поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

БӘДРЕТДИНОВА ГӨЛНАЗ

"Исламда дөрес юнәлеш бирергә тырышабыз"

Ислам сайтлары ник күбәйде? Аларның максатлары нинди? Каян килә бу? Бу турыда www.islam-portal.ru журналисты Гөлназ Бәдретдинова белән әңгәмә корабыз.

- Соңгы елларда исламга багышланган сайтлар күзгә күренеп артты. Дин темасына тормышта булган бәхәсләр, тарткалашулар хәзер пәрәвездә дә күзәтелә. Гөлназ, сезнең сайт та соңгы вакытларда оештырылды. Бу нинди максатлардан эшләнде?

- Исламда төрле юнәлешләр барлыкка килде. Тискәреләре дә бар. Безнең сайт мәгълүмати агарту, дөрес юнәлеш бирү максатларыннан ачылды.

- Гадәттә, ислам сайтлары артында аерым кешеләр тора. Бу сайт фәлән кешенеке, теге сайт тегән оешманыкы. Һәрберсенең үз позициясе, үз юнәлеше. Руста “лебедь, рак һәм щука” дигән образ бар. Бу шуңа охшаш түгелме?

- Алай димәс идем. Чыннан да һәрбер сайтның үз юнәлеше бар. Безнеке, мәсәлән, Русия ислам университеты тарафыннан оештырылды. Шуңа күрә без традицион ислам юнәлешен алып барабыз. Безгә уңайлырак, чөнки университет укытучылары безнең сайт эшенә үз өлешен кертә.

- Киләсе соравыма берникадәр җавап алдым. Шулай да пәрдә артын тагын да ачып җибәрмәссең микән? Сездә күпме кеше эшли, кем финанслый, нинди бинада утырасыз?

- Без Русия ислам университеты бинасында утырабыз. Матди ярдәм дә әлеге уку йорты тарафыннан башкарыла. Без өч кеше эшлибез – баш мөхәррир, чыгаручы мөхәррир һәм мин – журналист. Әле ярдәмче өч тәрҗемәчебез дә бар. Алар инглиз, гарәп һәм төрек телләреннән тәрҗемә итә. Шуңа күрә дөньяда булган барлык кызыклы вакыйгаларны биреп бара алабыз.

- Үзеңнең татар телең бик матур. Әмма сайтта татар язмалары, бүлекләре юк.

- Алай түгел. Бездә татар мәкаләләре чыга. Бүлекләрдә дә татар материалларын очратырга була. Хәзерге вакытта бер кызыклы проект эшлибез. Революциягә кадәр “Дин вә әдәп” дигән журнал чыгып барган. Анда күренекле шәхесләребез эшләгән: Муса Биги, мәсәлән. Журнал иске татар телендә, гарәп графикасында чыккан. Без китапханәгә барып, нөсхәләрен чыгардык, аның белән хәзер тәрҗемәчеләр эшли. Аларны иске гарәп язуыннан хәзерге графикага күчерәбез. Ул ике вариантта – рус һәм татар телләрендә чыгачак. Киләсе берничә айда сайтның татар версиясен дә булдырырга уйлап торабыз.

- Өч юнәлештә эшлисез, димәк: беренчесе – массакүләм мәгълүмат чарасы буларак, икенчесе – интерактив блоглар алып бару, өченчесе – электрон китапханә калыбында. Шулаймы?

- Блог мәсьәләсенә килгәндә, ул безнең бик бердәм. Башка сайтларда блоглар булдырып булмый. Ә бездә исә блог булдырып һәр кеше үз фикерен туплый ала, аның белән уртаклаша. Бездә комментарийлар бар. Алары да бөтен сайтта юк. Ә укучының фикерен белү бик файдалы.

- Дин темасында һәр кеше үзен белгеч саный кебек. Шул сәбәпле интернетта мөселманнар арасында низаглар туа. Моңа синең карашың?

- Моңа тискәре карыйм. Пәйгамбәребез әйткән: “Үз арагызда галимнәрне булдырыгыз һәм алар артыннан барыгыз”. Ә соңгы арада, аеруча яшь кешеләр Коръәнне, хәдисләрне укый да үзенчә нәтиҗә ясап куеп, “шулай булырга тиеш” дип йөри. Шундыйларга без юнәлеш күрсәтергә тырышабыз: борынгы, хәзерге галимнәрнең фикерләренә таянабыз.

- Дин өлкәсендә шактый белдекле, хәтта абруйлы кешеләр авызыннан еш кына сүгенү сүзләре дә ишетелә. Боларны псевдомөселманнар дип атаргамы?

- Бу әдәпсезлек, сабырсызлык дип уйлыйм. Кеше фикере белән килешмисең икән аны җентекләп уйларга кирәк. Өстәмә чыганаклардан шул хакта укырга кирәк. Ә хисләргә бирешергә ярамый дип уйлыйм. Алар, бәлки, мөселманнардыр да. Ышаналардыр. Ләкин ислам ул ышану гына түгел, ә үз-үзеңне камилләштерү дә.

- Ә сайтта язылган комментарийлар өчен кем җаваплы?

- Блогта язылган әйберләр өчен редакция җаваплы түгел, чөнки блог – ул укучының субъектив фикере. Ә берәр мәкалә, хәбәр астында язсалар, бу комментарны без күзәтеп барабыз. Тискәре фикерләр, мыскыллау, сүгенү булса, бетерәбез. Синең тагын бер эшең – Бөтендөнья татар яшьләре җыены шурасында җаваплы сәркатип вазифасы. Ягъни бөтен дөньяга сибелгән татар яшьләрен берләштерүче кеше син. Ничек уйлыйсың, бүген дин бөтен татар яшьләрен берләштерүче фактор була аламы?

- Бөтен яшьләрнең дә әлегә була алмый. Чөнки дингә тартып алып кереп булмый, моңа кеше үзе килергә тиеш. Безнең арада зәвыклы, акыллы, татар яшьләре бар. Аларның күбесе диндә. Алар ураза тота, намаз укый. Ә башкалары әлегә тартыла гына. Безне әлегә тел берләштерә ала дияр идем. Ләкин, кызганыч, бөтен татар яшьләре дә туган телебезне белеп бетерми.

- Син алар белән һәрдаим элемтәдә торасың. Телефон аша түгел, электронка ашадыр инде?

- Әйе. Бездә 100дән артык оешма бар. Миндә 1000 чамасы электрон адрес бар. Берәр кызыклы мәгълүмат, оештырасы вакыйга булса, мин аларга хат язам. Ул рассылка да түгел, ә шәхси хат. Чөнки рассылка спам бүлегенә китәргә мөмкин. Алар мине күбесе белә, тиз генә җавап бирәләр. Без гел элемтәдә торабыз.

- Татар яшьләре җыенында күп кеше җыела, аралаша. Ләкин интернетта чит төбәкләрдән язучы әллә ни күренми. Без Казанда татар сайтлары ясаган булабыз. Алар хәзер шактый күп. Әмма читтәге татар яшьләре алар белән файдаланамы соң?

- Аларның һәрберсенең җирле сайтлары бар. Оешма, төбәк сайтлары. Литва, Латвия, Үзбәкстан, Казакъстан, Мәскәү һ.б. татар яшьләренең, мәсәлән. Алар мәгълүматны безнең сайтлардан алып үзләренә туплый. Ләкин монда бер киртә бар: аларның күбесе татарча сөйләшсә дә, татарча укырга кыен аларга. Татар телен камил белмәгәнгә күрә дә, татарча сайтларга сирәк керәләр дип уйлыйм. Без шундый эш алып барабыз – кызыклы язмаларны татар теленнән урыс теленә тәрҗемә итәбез. Шулай итеп, татар егетләре-кызлары яңалыклар белән танышып бара ала.


Данил Сәфәров
www.Azatliq.org

 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»