поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

БАЯНОВ ӘХСӘН

Әхсән Фәтхелбаян улы Баянов 1927 елның 8 декабрендә Башкортстан АССРның Илеш районы Әшмән авылында туган. 1943 елда күрше Ишкар авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, берничә ел колхозда эшли, аннары 1947—1950 елларда район үзәге Югары Яркәйдәге Культура йортында художество җитәкчесе хезмәтендә була. Шунда, төп эшеннән аерылмыйча, урта мәктәпне тәмамлый. Бер ел авылда укытучылык иткәннән соң, 1951 елда Казанга килә һәм В. И. Ульянов-Ленин исемендәге университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1956 елда университетны тәмамланганнан бирле Ә. Баянов озак еллар журналистика өлкәсендә эшли: 1956—1962 елларда «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә башта хәбәрче, соңыннан әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, 1962—1966 елларда «Казан утлары» журналынын җаваплы секретаре, 1977—1981 елларда исә шул ук журналның баш редакторы урынбасары вазифаларын башкара.

Әхсән Баянов әдәбият сөючеләргз иң әүвәл шигъри әсәрләре белән танылган язучы. Аның шигырьләре республика матбугатында 1951 елдан күренә башлый. 1959 елда исә «Дингез шавы» исемле беренче җыентыгы басылып чыга. Хәзерге көндә ул шигъри әсәрләре тупланган дистәдән артык китап авторы. Аның күп санлы лирик һәм фәлсәфи-публицистик шигырьләре, балладалары, «Яшел мәйдан» (1957), «Диңгез шавы» (1958), «Мират» (1959), «Сез аңларсыз мине» (1963), «Сәяхәтнамә» (1969), «Һәйкәл» (1970), «Кышкы чәчәкләр» (1974) кебек поэмалары, заманның характерлы билгеләрен, үз буынының уй-хисләрен, яшәү һәм хезмәт проблемаларын сәнгатьчә гәүдәләндерү юлында үзенчәлекле иҗат тәҗрибәсе буларак, бүгенге татар поэзиясе хәзинәсендә лаеклы урын алып торалар.

Ә. Баянов проза һәм драматургия жанрларында да нәтиҗәле эшли. Нигездә сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы авыл тормышы вакыйгаларына бәйләп, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне чагылдырган «Яшьлегемне эзлим» (1966), «Дүрт монолог» (1968), «Тау ягы повесте» (1972), «Төлке тоту кыен түгел» (1975), «Тавыш — табигать бүләге» (1977), «Аязучан болытлы hава» (1978), «Аргы яр» (1979) повестьлары һәм Кама буендагы гигант төзелеш картиналарын гыйбрәтле язмышлар аша гәүдәләндергән «Ут һәм Су» (1971), «Таш китап» (1981) романнары укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уята. Поэзиядәге кебек үк, прозасында да әдип үзенчәлекле язу манерасына ия. Аның проза әсәрләре, рухы һәм җирлеге реалистик булу өстенә, романтик һәм символик образларга бай. Сюжет-композиция төзүдә автор еш кына шартлы алымнарга мөрәҗәгать итә. Гомумән, дөньяны шигъри күзаллау — әдипнең бөтен иҗатына хас сыйфат.

Әхсән Баянов — «Күзләре нинди иде» һәм «Џәйкәл» исемле драмалар авторы. Боларның беренчесе 1965—1967 елларда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә, икенчесе 1970—1975 елларда Минзәлә дәүләт драма театрында куелды. Әдипнен, «Тау ягы повесте» буенча телевидение өчен шулай ук Љч серияле нәфис фильм да эшләнде.

«Ут һәм Су» романы өчен Ә. Баянов 1975 елда «Камгэсэнергострой» берләшмәсенең беренче дәрәҗә премиясенә лаек булды.

Ә. Баяновның аерым әсәрләре бөтенсоюз укучысына да яхшы таныш. Аның шигырьләре «Дружба народов», «Москва», «Крестьянка» кебек үзәк матбугат органнарында, «Яшьлегемне эзлим» повесте — «Волга», ә «Дүрт монолог» повесте «Огонек» журналларында басылып чыкты. Ә. Баянов әдәби иҗат эшен җәмәгать эшләре белән тыгыз бәйләп бара. Ул 1974 елдан бирле Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены. Шулай ук озак еллар «Казан утлары» журналы һәм «Идел» альманахы редколлегияләренең члены булып торды.

Әдәбиятны үстеру өлкәсендәге хезмәтләре өчен Әхсән Баянов 1977 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнде.

Ул— 1965 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Диңгез шавы: Поэма һәм шигырьләр.— Казан.: Таткитнәшр., 1959.— 36 б. 3000. Еллар тавышын тынлыйм: [Поэма «Букет манара»: Легенда].— Казан: Таткитнәшр., 1962.—28 б. 4000. Рец.: Галимов С. —Сов. әдәбияты, 1963, № 3, 150—151 б. Мират: Шигырьләр һәм поэмалар.— Казан: Таткитнәшр., 1963.—62 б. 5000.
Әйт сүзеңне, яшьлек!: Шигырьләр, поэма.— Казан: Таткитнәшр., 1965.— Б5 б. 5000.
Мәңге зәнгәр күгебез: Шигырьләр һәм поэмалар.— Казан: Таткитнәшр., 1966.—Т1 б. 8000.
Яшен исе: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1967.—63 б. 5000.
Ике аккош: Шигырьләр, поэма.— Казан: Таткитнәшр., 1968.— 48 б. 8000.
Елларга ышаныгыз! Шигырьләр һәм балладалар.— Казан: Таткитнәшр., 1969.—95 б. 4500.
Сез аңларсыз мине: Баллада һәм поэмалар /X. Камалов кереш сүзе.— Казан: Таткитнәшр., 1971.—160 б., портр. 3000.
Ут һәм Су: Роман.—Казан: Таткитнәшр., 1973.—264 б. 15000. Рец.: Мостафин Р. Романтик омтылышмы, аек акылмы? — Казан утлары, 1973, № 11, 184—186 б.; Мостафин Р. Каршылыклар аша.—Соц. Татарстан, 1977, 14 авг.; Хәйри X.—Соц. Татарстан, 1974, 6 окт.; Мустафин Р. Человек и его дело.— Лит. обозрение, 1973, № 6, с. 13—16.
Язмыштан узмыш: Лирик повестьлар.— Казан: Таткитнәшр., 1975.— 208 б. 15000. Рец.: Гыйләжев А. Ә син үзең кем, укучы?! — Казан утлары, 1967, № И, 151—156 б. «Яшьлегемне эзлим» повесте; Маликова М. Кем ул Әнис Бадигин? — Казан утлары, 1967, № 8, 144—147 б. Шул ук әсәр турында; Нәжметдинов Г. Мин үкенмим.— Казан утлары, 1967, № 9, 152 б. Шул ук әсәр турында; Әхмәдиева Л. Әсәр хакында берничә сүз.— Казан утлары, 1967, № 9, 151 б. Шул ук әсәр турында.
Җәй — яшел кош: Шигырьләр һәм поэмалар.— Казан: Таткитнәшр., 1976.—127 б. 2500.
Елларга сәяхәт: Шигырьләр һәм поэмалар. /С. Хәким кереш сүзе.— Казан: Таткитнәшр., 1977.—368 б. 4500. Рец.: Гатауллин Р.
Еллар дан матур хисап.— Соц. Татарстан, 1977, 2 дек.; Низамиев Р. Мәңгелек сәяхәт.—Казан утлары, 1978, № 2, 173—176 б.
Тау ягы повесте: Повестьлар һәм лирик парчалар.— Казан: Таткитнәшр., 1979.—280 б. 15000.
Аязучан болытлы һава: Повестьлар.— Казан: Таткитнәшр., 1981.—288 б. 8000. Рец.: Нуруллин И. Әдәбиятта шартлылык турында.— Кит.: Нуруллин И. Тормыш һәм сәнгать чынлыгы. Казан, 1983, 47—65 б.
Ак канатлар: Шигырьләр һәм поэмалар.— Казан: Таткитнәшр., 1983.— 352 б. 3500.
Таш китап: Роман.—Казан: Таткитнәшр., 1984—248 б. 15000. Заман сүрәтләре: Лирик язмалар, мәкаләләр, очерклар.— Казан: Таткитнәшр., 1985—271 б. 3600.
Вы поймете меня: Стихи и поэма/Авториз пер. с татар. В. Леоновича.—• М.: Сов. писатель, 1968.—95 с., ил. 10000. Рец.: Кронгауз А.— Дружба народов, 1969, № 10, с. 271—272.
Ищу молодость: Лирич. повесть /Авториз. пер. с татар. Н. Нефедова.— М.: Сов. писатель, 1971.—238 с., ил. 30000. Рец.: Ищу молодость.— Молодая гвардия, 1972, № 2, с. 293—294.
Зимние цветы: Стихи и поэма. Пер. с татар.— М.: Современник, 1975.— 77 с. 10000. Рец.: Мустафин Р. К беспечности, душа, не привыкай.—Дружба народов, 1976, № 9, с. 278; та же статья.— Казан утлары, 1976, № 12, с. 181 — 182.
Повесть Горной стороны: Повести. Пер. с татар.— М.:
Современник, 1978.—351 с. 75000. Рец.: Валеев М. Порывы души человеческой.— Сов. Татария, 1979, 28 янв.
Судьба стучится в дверь: Стихотворения и поэма. Пер. с татар.— Казань: Таткнигоиздат, 1980.—192 с., портр. 5000.
Другой земли нет: Стихи /Пер. с татар. В. Леоновича.— М.: Сов. писатель, 1983.—88 с. 10000.

АНЫҢ ТУРЫНДА

Баянов Ә. Минем дөньям.— Азат хатын, 1983, № 8, 20—21 б.
Әхсән Баянга 50 яшь.— Казан утлары, 1977, № 12, 6 б.
Рәхим Г. Кояшлы киңлекләргә.— Соц. Татарстан, 1977, 8 дек.
Камалов Б. Елларга сәяхәт: Э. Баянга 50 яшь.—Татарстан яшьләре, 1977, 8 дек.
Шәрифуллин Ф. Яңа үрләргә карап.— Сов. мәктәбе, 1976, № 3.. 28—29 б.
Гаффар Ә. Әхлак сафлыгы.— Соц. Татарстан, 1977, 25 июнь. «Тау ягы повесте» нигезендә эшләнгән «Йолдызлар җитә һәркемгә» исемле телевизион фильм-спектакль турында.
Галимуллин Ф. «Таш китап»та ниләр бар? — Соц. Татарстан, 1983,, 12 июнь. Авторның шул исемдәге әсәре турында.
Хаким С. В поэзии и прозе.— Сов. Татария, 1977, 8 дек. Камалов Б. Поэт, прозаик, драматург.— Комсомолец Татарии, 1977» 7 дек.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»