|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.БАТТАЛОВ АБДУЛЛААбдулла Вазих улы Батталов 1916 елның 1 маенда Татарстанның Биләр (хәзерге Алексеевский) районының Олы Тигәнәле авылында туа. Авыл мәктәбендә җиде класс бтергәннән соң, колхозда эшли. Чистайда, Донбасста эшләп ала. 1937 елны аны армиягә алалар. Абдулла бик теләп бара, чөнки кече чшьтән үк хәрби кеше булырга хыяллана. Ул Казанда, Кремльдә хезмәт итә. Аны кече командирлар курсына укырга билгелиләр. Ләкин көтмәгәндә Абдулла бәхетсезлеккә очрый: аягын имгәтә. Госпитальдә ятып чыкканнан соң, хәрби хезмәткә яраксыз дип, аны өенә кайтарып җибәрәләр.
|
Иң күп укылган
|