поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

БАЛАСАГУНИ

1069—1070 елларда язылган «Котадгу белег» («Бәхет белеге») дидактик поэмасының авторы Йосыф Баласагуни Караханилар сараенда хезмәт итүче кеше булган. Әдәби мирасына карап фикер йөрткәндә, ул үз чоры өчен зур белем алган, гарәп һәм фарсы-дари телләрен бик шәп белгән. Шул чорның укымышлы кешеләренә хас булганча, ул заманына билгеле барлык фәннәрдән хәбәрдар булган. М. Кашгари кебек үк Баласагуни да төрки диалектларны яхшы өйрәнгән. Ул төрки әдәби телгә нигез салучылардан хисаплана. Үзенең «Котадгу белег» поэмасы турында ул: «Гарәп һәм таҗик телләрендә күп китаплар язылган. Әмма безнең телебездә бу — беренче әсәр»,— ди.

Урта Азиядәге Саманилар династиясе (875—999) заманында ук шигъри әсәрне хөкемдарга, эре феодалга яки нинди дә булса башка кодрәтле затка багышлау гадәткә кергән булган. Баласагуни «Котадгу белег» поэмасын Караханилар дәүләте башлыкларының берсе булган Бограханга бүләк иткән.

Поэма зур дан казанган, аны «Идарә әдәбе», «Кодрәтле дәүләт кануннары», «Асыл затлар күрке», «Патшаларга киңәшләр», дип, ә фарсылар «Төрки Шаһнамә» дип атаганнар. Соңгы чагыштыру, әлбәттә, формаль характерда. «Шаһнамә» — ул иран халыкларының эпик кыйссалар җыйнамасы, Баласагуни поэмасы исә — акыллы киңәшләр һәм үгет-нәсихәт җыентыгы. Шулай булса да, Баласагуни үз хезмәтен язар өчен күп кенә материалны Фирдәүсинең атаклы эпопеясеннән алган. Аерым ал« ганда, ул Фирдәүсидәң шигырь формасын үзләштергән. «Котадгу белег» тә «Шаһнамә» үлчәмендә, ягъни мөтәкариб белән язылган.

Поэма алдында прозаик кереш бар. Анда Баласагуни, шул чорда яшәп килгән йола буенча, илаһиятне, мөселманнарның пәйгамбәрен һәм пәйгамбәрдән соң идарәдә калган дүрт хәлифәне мактый. Шуннан соң язга мәдех җырлауга күчә. Бу бүлекләр Бограханга мәдхия уку белән тәмамлана. Керештә әдәбият һәм фәннең файдасы турында да сүз алып барыла. Шунда ук двтор үз поэмасының төп эчтәлеген дә искәртеп уза. Китапта дүрт төп проблема куелган: гаделлек, идарә, акыл һәм саклык. Аларның һәрберсенә төркичә исемнәр бирелгән: гаделлек — Көнтугды (Кояш чыкды). Бу исемне, автор фикеренчә, падишаһ йөртергә тиеш; үзидарә — Айтулды (Тулган ай) вәзиргә туры килә; акыллылык — Угдулмыш (Акыллы, Белгеч) вәзир улының сыйфатларын чагылдыра; саклык сыйфаты, ягъни Удгурмыш (Зирәк) исеме якын туганнарга бирелә.

Поэма шушы сыйфат ияләренең үзара сөйләшүе, әңгәмәсе рәвешендә төзелгән.


©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган
"Татар әдәбияты тарихы" китабы, 1нче том
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»