поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

БАДЫЙКШАН ЛОКМАН

Локман Бадыйкшан 1919нчы елның 12 декабрендә Әлмәт районы үзәге Әлмәт авылында (хәзер шәһәр) крәстиян гаиләсендә дөньяга килә. Бала чагыннан ук әдәбиятка, халык авыз иҗатына, җырга-моңга һәм матбугатка гашыйк булып үсә. Аның каләм тибрәтә башлавы да шул яшүсмер елларына туры килә. 1934 елда Норлат районы газетасына әдәби кушымта итеп чыгарылган «Күтәрелеш» дигән җыентыкта аның «Сөтле комган» исемле беренче басма хикәясе дөнья күрә.

Авылда җидееллык мәктәпне (ТБУМ) тәмамлагач, киләчәктә югары уку йортында белем алуны күздә тотып, унбиш яшьлек Локман 1935 елда Казанга юл тота һәм Казан химия-технология институтының рабфагына укырга керә. Гомуми белемнәрне үзләштерү өстенә ул заман рабфакларында аерым гуманитар фән буларак татар теле һәм әдәбияты да эзлекле тәртиптә укытылган. Бадыйкшанның әлеге рабфакта татар теле һәм әдәбияты укытучысы язучы Нәкый Исәнбәт була. Бу да егетнең әдәби иҗатка омтылу хыялларына ялкын өстәп җибәрә. Ул дәртләнеп-илһамланып яза башлый. 1938 елда «Туган ил» исемле альманахта «Дуслар» дигән хикәясе урнаштырыла. Гомумән, сугыш алды елларында «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы һәм «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы битләрендә яшь авторның сигезләп хикәясе басылып чыга, шактый гына язмалары Татарстан радиосы аша балалар-яшүсмерләр өчен әдәби тапшыруларда яңгырый.

1937-1939 елларда Л.Бадыйкшан Казан укытучылар институтында белем ала. Институтны тәмамлагач, аны рәсми юллама белән Татарстанның Сарман районы Иске Минзәләбаш авылы мәктәбенә тел-әдәбият укытучысы итеп билгелиләр. Күп тә үтми, ул янәдән Казанга — «Яшь ленинчы» газетасы редакциясенә эшкә чакырып алына, аннары Л.Бадыйкшанны, гаскәри хезмәт мөддәте җитеп, Ерак Көнчыгышка — хәрби флотта хезмәт итәргә җибәрәләр.

Ерак Көнчыгыш Хәрби диңгез флотында Л.Бадыйкшан җиде елдан артык хезмәт итә. Хәрби хезмәт шартларында да ул каләмен кулыннан төшерми, матрослар тормышын һәм хезмәтен яктырткан язмаларын Хабаровск шәһәрендә татар телендә чыга торган «Тревога» исемле гаскәри газетага даими җибәреп тора. Аның «Матрос бирелми» дигән бер хикәясе Казанда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында да басылып чыга (1944, № 11-12).

Инде сугышлар тәмамланып, демобилизация, туган якларга кайту турында хыялланып йөргән бер мәлдә Л.Бадыйкшан кинәт кенә уена да китермәгән коточкыч язмышка тап була: 1947 елның 10 мартында аны, Советка каршы нахак гамәлләрдә гаепләп, кулга алалар һәм, совет җинаятьләр кодексының яманаты чыккан 58 нче маддәсе нигезендә хөкем итеп, ун елга Колымага — «хезмәт белән төзәтү» лагерена озаталар. Монда ул Сталин концлагереның бөтен гаделсезлекләрен күреп, кол хезмәтенең барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татый. Бары алты ел газап чиккәннән соң гына, Сталинның шәхес культы фаш ителеп, Хрущев «җепшеклеге» заманында, ягъни 1953 елда, аңа туган якка кайту насыйп була. Гомум алганда, Л.Бадыйкшанның әдәби иҗат багажы артык зур түгел. 1959 елда Татарстан китап нәшриятында «Атау кызы» исеме белән җиде хикәя һәм җиде әкиятне үз эченә алган бер җыентыгы һәм 1971 елда биш хикәясе тупланган «Атау егете» дип аталган икенче китабы басылып чыга. Урта һәм олы яшьтәге балаларга адресланган бу китаплардагы хикәяләрнең күпчелеге диңгезчеләр тормышын чагылдыруы, диңгез романтикасын тспирлавы белән игътибарга лаеклы. Әкиятләре исә халык иҗатындагы шрлс тарихи легендалар сюжетына нигезләнеп язылганнар.

Үткән гасырның туксанынчы елларында Л.Бадыйкшан прозаның кү-иомлсрәк жанрларында да көчен сынап карый. «Казан утлары» журналының 1994 елгы 5-6 нчы саннарында әдипнең совет концлагерьларына бәйле нитобиографик истәлекләр нигезендә язылган «Мөртәд» исемле романы һәм 2001 елда «Мирас» журналының 7-8 нче саннарында «Колымадан кайткач» дигән күләмле әсәре басылып чыга. Әлегә бу әсәрләр аерым китап рәвешендә нәшер ителмәгәннәр.

Л.Бадыйкшан — 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Атау кызы: хикәяләр, әкиятләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. — 126 б. — 1000 д.
Атау егете; хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. — 96 б. — 8000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Камалов Б. Диңгезче әдип // Мирас. —- 2001. — № 3. — 29-35 б.
Гыйззәтуллин Р. Атау егете // Мирас. — 2002. — № 12. — 64-65 б.
Гыйззәтуллин Р. Тәмугны күргән агай //Мәдәни җомга. — 2004. — 10 дек.


Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек.
Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»