|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.БАДЮГИНА АЗАЛИЯАзалия Исмәгыйль кызы Бадюгина 1933 елның 29 маенда Алма-Ата шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Казан шәһәрендә уза, шунда урта мәктәпне тәмамлап, 1952— 1957 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының рус филологиясе бүлегендә югары белем ала. 1957—1958 елларда Әлмәт шәһәрендә «Знамя труда» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, 1962—1964 елларда Ленинград мәктәпләренең берсендә педагог-тәрбияче булып эшли 1964 елның ноябреннән бирле ул — Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә редактор хезмәтендә. 1973 елдан КПСС члены. А. Бадюгина — тәрҗемәче, татар язучыларының проза әсәрләрен русчага тәрҗемә итә. Беренче тәрҗемә үрнәкләре (Ә. Еники, Г. Гали, Л. Ихсанова хикәяләре) 1963 елда Мәскәүдә һәм Казанда чыккан күмәк җыентыкларда дөнья күрә. А. Бадюгинаның күләмлерәк тәрҗемәләреннән Г. Гобәйнең «Без үскәндә» («Когда мы росли», 1964) повестен, X. Мөҗәйнең «Сугыш елъязмасы» («Летопись войны», 1978) китабын, Ә. Еникинең «Повесть һәм хикәяләр»ен («Повести и рассказы», 1982), Ш. Камалның «Таң атканда» («На заре», 1983) романын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Аның тәрҗемәләре арасында шулай ук К. Насыйри, Ф. Әмирхан, Ә. Фәйзи, Г. Бәширов, Р. Төхфәтуллин, Г. Минский, Ф. Яруллин кебек төрле буын татар прозаикларының аерым әсәрләре һәм татар халык әкиятләре дә бар.
|
Иң күп укылган
|