поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

АСЫЛОВ ДАМИР

Дамир АСЫЛОВ Бөгелмәдә яшәп иҗат итүче журналист.

Башмак тишек түгелме?

Бу араларда Таҗи Гыйззәтнең моннан би-ик күп еллар элек «теккән» башмагын, әллә кайлардан актарып алып, тузанын да какмыйча, тагын кия башладылар бит әле. К. Тинчурин исемендәге театр да чыгарып селкеде аны. Инде Казан дәүләт консерваториясе белән Казан музыка көллияте дә уртак мал иткәннәр башмакны. Алай гынамы, «Башмагым»ны үзешчән театрлар да даулашырга тотынды. Аерым алганда, мәсәлән, Бөгелмә шәһәре Татар мәдәният үзәге муниципаль учреждениесе халык театры «Башмагым»ны, үзенчә сәхнәләштереп, тамашачыга тәкъдим итте. Алай гына да түгел, үзенең шул спектаклен Казанга, республика халык театрларының чираттагы ункөнлегенә дә алып барды. Аның бу гамәле Бөгелмәдә, хәтта район һәм шәһәр җитәкчелеге тарафыннан да, зур вакыйга буларак кабул ителеп, ярыйсы ук көчле яңгыраш алды.

«Соңгы елларда онытыла башлаган «Башмагым»ны сәхнәгә кую уе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе, белеме буенча режиссер Флюра Шәриповага тынгылык бирми. Республика Мәдәният министрлыгында халык театрларының иҗади осталыкларын камилләштерү максатында декада уздыру турында карар кабул ителүгә, Татар мәдәният үзәге халык театры артистлары «Башмагым»ны сәхнәгә кую өчен дәртләнеп репетиция башлый», — дип яза Сәлах Шәрипов, Татар мәдәният үзәге куйган әлеге спектакльгә карата мөнәсәбәтен белдереп. Ләкин икенче берәүләр моның киресен раслый. Мәсәлән, Сиринә Латыйпова: «Композитор Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясе язылуга 67 ел узса да, аңа игътибар кимемәде. Ватан сугышы елларында, халыкның күңеле төшенке вакытта язылган музыкаль комедия озын гомерле булып чыкты», — дип, үзенчә нәтиҗә чыгара. Бу музыкаль комедияне куярга хәтта авылларда алыну очраклары да күп була. Мәсәлән, 40 нчы елларның азагында ук әле Тымытык авылы үзешчәннәре (ул чакта Тымытык үзе район үзәге иде), «Башмагым»ны сәхнәләштереп, тирә-якны шаккатырган иде. Музыканы, җыр партияләрен тулысынча башкарып бит! «Башмагым»ның халык тарафыннан яратып кабул ителүенең төп сере, әлбәттә, халык көйләрен файдаланып язылган музыкасына бәйле. Нәкъ шуңа күрә дип әйтергә мөмкин, комедиянең җырлары халык арасында бик тиз таралды. Чынлап та, алар — бер тыңлауга ук хәтәргә сеңә торган көйләр. Бигрәк тә Галимҗан җырын еш башкаралар иде. Гадәттә, арада такмаза ишегә маһирлар аз булмый, шуңа күрә аптырап тормый халык, башлыча аның сүзләрен үзенчә үзгәртеп җырлый иде. Мәсәлән, күз тотып йөргән кызыннан «отказ» алган егет-җиләннең бәгъзеләре:

Башмагымның башы башка,
Берсе тора тишек ташка!
Башкаемны әрәм итмим
Синең ише тузган башка, —

дип ярып салырга да тартынып тормый иде. Такмаклар нигездә зәһәр, үткен, ачы сатира белән өртелгән иде. Сугыш, сугыштан соңгы еллар. Тормышның чамадан тыш авыр вакытлары. Авыл ач. Өскә-башка, аякка кияргә юк. Музыкаль комедиядә чабатага да тилмергән әнә шул халыкны үртәп:

Башмагымның башы башка,
Берсе тора асыл ташка... —
дип тәкърарлап мактаналар. Халык исә минор тонда:

Бер башмагым да калмады
Киеп йөрергә алмашка!
Хәсрәт тулы башкаемны
Орыйм микән әллә ташка, —
дип моңлана иде чарасызлыктан.

Шуңа да карамастан, «Башмагым»ны оныта алмыйча интегүчеләр, аны һаман халыкка тәкъдим итүчеләр дә бар шул әле. «67 ел элек язылса да, музыкаль комедия озын гомерле булды», — дип расласалар да, шул гомер ул сәхнәдә тоташ бармады. Куйганнарының гомере дә алай ук озын булмады. Чөнки тамашачы ул спектакльләрне өнәп бетермәде, тиз суынды. Чөнки андагы вакыйгалар ясалма. Ул татарны, татарның тормышын, милли горефләрен, яшәү рәвешен көлкегә калдыруга корылган әсәр. Нәкъ менә шушы тенденциоз эчтәлеге хакына халыкларны урыслаштыру тарафдарлары аны кабат-кабат сәхнәгә кайтару, тәрҗемә итеп, гыйбрәт сыйфатында төрле халыкларга күрсәтеп, татардан көлдерү өчен файдаланды.

Безнең әдәбияттә татар тормышын кимсетеп тасвирлау кебек чир элек-электән үк килә. Дәүләтчелекне югалтуга дучар булу, гасырлар дәвамында коллыкта яшәү галәмәте инде бу. Совет чорында бу галәмәт яңа рәвешләрдә дәвам итте. Байлардан, зыялылардан, дин әһелләреннән төрлечә көлү, аларны аңгыра, надан итеп сурәтләү, татар халкын бары урыс халкы гына яктыга чыгарган, бары ул гына укырга-язарга өйрәткән, мәдәниятле иткән дип сөйләү әдәбияткә куелган таләп булды. Халыкның, милләтләрнең чын хәлен яктырту, мәнфәгатьләре турында фикер йөртү тыелган тема иде. Шушы җирлектә бик күп, хәтта тау-тау агитацион әсәрләр язылды.

«Башмагым» музыкаль комедиясендә тасвир ителгән вакыйгаларны күңелдән кичереп карыйк әле. Бөтен Казанны үз кулында тоткан Кәрим бай белән дөнья базарында эш йөрткән, миллионнарча сум байлыкка ия була алган Себер сәүдәгәре Зыя Гафуров ниндидер бер паждан — хезмәтче малайдан, кемдер берәүнең «прикашшигы» Галимҗан шул инде ул, алдатып торырга мөмкиннәрме? Ай-һай! Мантыйкка бөтенләй туры килми бу, җәмәгать! Кәрим байны урысча адрес та яза белми торган итеп күрсәтү — монысы инде бернинди киртәгә дә сыймый. Мәкәрҗәләргә, башка кала-кыйтгаларга йөреп, төрле телләрдә аралашып, байлык арты байлык туплауга ирешә алган затның ничек инде адрес язарлык та гыйлеме булмасын?! Татарлар, бигрәк тә аның байлары, ким дигәндә 4-5 тел белгән. Төрки телләр аларга туган тел хөкемендә булган. Акчуриннар һәм аларның ишләре алман, инглиз, француз телләрендә иркен аралашкан. Кәрим бай да шулар ише ләбаса! Дин әһелләре дә дөньякүләм танылган затлар булган. Рәшит казый Ибраһимов, әнә, бик күп дәүләт башлыклары белән бер дәрәҗәдә сөйләшкән. Япония кадәр Япониядә мәчет-мәдрәсәләр салдыруга ирешкән. Мөфти Ризаэтдин Фәхретдин белән Сталин булып Сталин исәпләшергә мәҗбүр булган. Хәер, болар тарихтан киң мәгълүм инде. Консерватория һәм музыка көллияте студентлары катнашында куелган спектакльдә дә Кәрим байны дуамал, тәмам котырган, тинтәк бер кара бәндә итеп уйнадылар. Өстәвенә, кияве, олы кызының ире дә шыр чыккан җүләр, мәхлукның да мәхлугы, авызын ачса, ярты сәгать сүзен әйтә алмыйча үзе дә интегә, кешеләрне дә интектерә торган бер биртәк. Бөгелмәләр аны шулай сурәтләде. Ул бичараны опера һәм балет театры да теләгәнчә мыскыл итте инде. Куелышларның берсендә аны, балдызын сөюдән чик-чамасыз калдырып, хәтта ыштан төбенә җибәрттерделәр.

Үз заманының олигархларын төп башыңа утырта алыр елгырлыкка ия булган Галимҗаннар, Җиһан карчыклар безнең сылу кызларыбызның, сөлектәй егетләребезнең үсеп җиткән берен йотып баручы чит-ят кавемнән йолып калып, балаларын, хәтта калымсыз-нисез чит кавем кулына сатучы хәсрәт интеллигенциябезне төп башына утыртып, сабак бирә торган итеп куелса — менә булыр иде бу чын-чыннан куандыра торган, рухи яктан файдалы спектакль! Кыскасы, бүгенге көндә модасы чыккан ул башмакка еш кагылмаганда ярыйсы булыр. Яки аны бүген киярлек итеп төзәтергә кирәк.
Башмак, башмак, тишек башмак!
Кем калдырган сине ташлап?
Сине алып алданырга
Булырга кирәк шыр ахмак! —
дип такмакларлык булмасын иде ул.


«Мәдәни җомга» газетасы, 13.08.2010. Материал Таян Аллага сайтыннан алынды.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»