поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

АРСЛАНОВ НУРИ

(1912-1991)

Шагыйрь һәм тәрҗемәче Нури Газиз улы Арсланов 1912 елның 19 сентябрендә Казакъстандагы Петропавел (Кызылъяр) шәһәрендә эшче-көнлекче гаиләсендә туган. 1928 елда Күкчәтау шәһәрендә җидееллык татар мәктәбен тәмамлый, аннан, укуын дәвам итү теләге белән Казанга килеп, 1928—1931 елларда сәнгать техникумының рәсем бүлегендә укый. Техникумны тәмамлагач, 1933 елның көзенә кадәр башта Татарстанның Кукмара эшчеләр поселогында, аннары Урта Азиядә рәсем-сызым укытучысы һәм Ерак Көнчыгыш шәһәрләрендә художник-бизәүче булып эшли. 1933 елның сентябреннән Н. Арсланов яңадан Казанда — балалар журналы «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») һәм «Яшь ленинчы» газетасы редакцияләрендә рәссам хезмәтендә. 1934—1936 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтып, әүвәлге эш урынында ике елдан артыграк вакыт эшләп алгач, фин сугышы башлануы сәбәпле, Н.Арслановны яңадан хәрби хезмәткә чакыралар. У л махсус миномет батальоны составында ак финнарга каршы сугышта катнаша, сугышны фин шәһәре Сартавалада тәмамлый. Фронттан кайтып, редакциядәге эшендә ике елны тутырырга да өлгерми, сугышның тагы да афәтлерәге— Беек Ватан сугышы башлана. 1941 елның август аеннан 1946 елның июленә кадәр Н. Арсланов яңадан армия сафларында. Башта ул Ульяновск шәһәрендәге хәрби пехота училищесында укый, аннары рота командиры сыйфатында Төньяк-Көнбатыш фронтның Ржев шәһәре өчен барган канлы сугышларында катнашып, авыр яра ала һәм госпитальгә озатыла. Дәваланып чыккач, 1943 елның языннан 1946 елның җәенәчә, республикабызнын, Буа һәм Зеленодольск шәһәрләре хәрби комиссариатларында өлкән инструктор булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы чорындагы сугышчан хезмәтләре өчен Совет хөеүмәте аны Кызыл Йолдыз ордены (1942), «Батырлык өчен» медале белән бүләкли. Беек Ватан сугышыннан соң Нури Арсланов ун елга якын «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә — рәссам, 1964—1972 елларда «Казан утлары» журналында поэзия бүлеге мөдире булып эшли. 1972 елда ул бетенләе белән профессиональ язучылык хезмәтенә күчә.

Әдәбиятка Н. Арсланов сугышның иц кызган чорында «Мәхәббәт» (1942) һәм «Рус кызы» (1943) исемле поэмалары белән килеп керә. Сугыш тәэсирләреннән туган һәм совет кешеләренең патриотик хисләрен, фронттагы батырлыкларын данлаган бу поэмалар үз вакытында әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан жылы каршы алына. Шуннан соц аның шигъри таланты, осталыгы китаптан-китапка үсә-чарлана бара, иҗаты яңадан-яңа сыйфатлар һәм яңа темалар белән байый. Илленче елларда бетен дөньяда җәелгән тынычлык өчен көрәш, изелгән халыкларның милли азатлык хәрәкәтләре, сугыштан соңгы Татарстан тормышындагы социаль һәм әкономик узгәрешләр, нефть промышленносте барлыкка килүе — болар берсе дә шагыйрьнең игътибарыннан читтә калмый. «Ай Хян белән Ли» (1950), «Корея гөле» (1951), «Давыл кызы» (1954), «Яшьлек чишмәсе» (1954), «Көзге» (1955), «Тапкыр игенче» (1959) кебек терле халыкларның авыз иҗаты әсәрләреннән файдаланып язылган поэма-легендалар һәм поэма-әкиятләр, «Девон фонтаннары», «Якты юл», «Язгы яңгыр алдыннан» исемле шигырь жыентыклары, балалар өчен язылган «Ауда», «Сыерчык», «Карамаймалай әкияте» исемле китаплар һәм, ниһаять, «Баулылар» (1950), «Көймәдә» (1957) кебек тиз вакыт эчендә халык арасында популярлашып киткән жырлары Н. Арслановның бу еллардагы иҗат диапазонын билгелиләр.

Алтмышынчы еллардан башлап Н. Арслановның шигърияте нигезендә яткан лирик-философик башлангычлар, ватандарлык, кешелеклелек хасиятләре тагы да тирәнәеп һәм яңа яклары белән ачылып, үзенчәлекле бер шигъри дөнья тудыруга китерә. Аның шигырьләрендәге фикер һәм хис тагы да тыгызлана төшә, аларның эмоциональ тәэсир иту көче бермә-бер арта. Заман турында, туган җир, халык язмышы турында фәлсәфи уйланулар рәвешендә зур поэтик осталык белән язылган күп санлы шигырьләре, «Монсар» (1966), «Горур Гайшә» (1967), «Диңгез ярында» (1967), «Романтика» (1969), «Майра» (1969) кебек лирик-философик поэмалары һәм бигрәк тә якты хисле мәхәббәт лирикасы Н. Арслановны бугенге татар поэзиясенең алгы сафында барган шагыйрь итеп таныта.

Татар халык иҗатын һәм классик әдәбиятын, Шәрекъ һәм төрки халыкларның поэзиясен тирәнтен белү Н. Арслановка үз иҗатында форма һәм тел-сүрәтләүнең яңа чараларын, төрләрен табарга, күп кенә гомумтөрки сүзләрне, традицион гыйбарәләрне шигырь тукымасына бик урынлы һәм табигый яңгырашында кертеп җибәрергә мөмкинлек бирә.

Шагыйрьнең күп кенә шигырьләре композиторлар тарафыннан музыкага салынган. «Республикам минем» (Н. Җиһанов), «Казан кызы» (3. Хәбибуллин), «Нәсимә» (3. Хәбибуллин), «Үрдәкләрем-дүдәкләрем» (И. Хисамов), «Гәрәбә» (Р. Гобәйдуллин) кебек җырларны татар жыр сәнгатенең матур үрнәкләре дип бәяләргә мөмкин.

Н. Арсланов тәрҗемә өлкәсендә дә иҗатының башлангыч чорыннан ук туктаусыз һәм нәтиҗәле эшләп килә. Пушкин, Лермонтов, Байрон, Гете, Шелли, Беранже, Хәйям, Хафиз, Мәхтүм Колый, Токтогул, Абай, Райнис, Гамзатов һәм башка бик күпләрнең поэтик әсәрләре аның тәрҗемәсендә татар телендә яңгырый.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Н. Арсланов Халыклар Дуслыгы (1982), Хезмәт Кызыл Байрагы (1971) һәм «Почет Билгесе» (1957) орденнары белән бүләкләнде.

Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Иделем-илем» (1982) исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен Нури Арсланов 1985 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

Н. Арсланов—1946 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Рус кызы. (Зоя): Поэма.— Казан: Татгосиздат, 1943.— 56 б. 3000.
Җиңү: Шигырьләр, поэмалар.— Казан: Татгосиздат, 1948.—90 б. 5000.
Шатлык: Шигырьләр.— Казан: Татгосиздат, 1951.—88 б. 3065.
Зоя: Поэма.— Казан: Татгосиздат, 1951.—36 б. 5065.— (Мәкт. к-ханәсе).
Мәхәббәт: Поэмалар.— Казан: Татгосиздат, 1952.— 48 б. 3065.
Ауда: Чын әкият. (Шигырь).— Казан: Таткнигоиздат, 1953.—12 б. 10000.
Девон фонтаннары: (Шигырьләр).— Казан: Татгосиздат, 1953.—64 б. 5000.
Якты юл: Шигырьләр һәм поэмалар.— Казан: Таткнигоиздат, 1954.— 19 б. 5000.
Сыерчык: [Шигырьләр].— Казан: Таткнигоиздат, 1957.—24 б., ил. 35000.
Яшьлек чишмәсе: (Легендалар һәм поэмалар).— Казан: Таткнигоиздат, 1957.—39 б. 8000.
Язгы яңгыр алдыннан: Шигырьләр.— Казан: Таткнигоиздат, 1958.— 95 б. 4000.
Карамай малай әкияте.— Казан: Таткитнәшр., 1960.—24 б. 25000.
Без кояшка күтәрелдек: Шигырьләр һәм поэмалар.— Казан: Таткитнәшр., 1961.—103 б., портр. 3000.
Шигырьләр. Поэма. [3. Мансур кереш сүзе].— Казан: Таткитнәшр., 1962.— 152 б. 4000.
Айсылу: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1964.—80 б. 5000.
Дилбәр: Шигырьләр, жырлар.— Казан: Таткитнәшр., 1966.—96 б. 5000.
Ак таннар: Шигырьләр, жырлар, легендалар. [С. Хәким кереш сүзе].— Казан: Таткитнәшр., 1967.—303 б., портр. 6000.
Нурия: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1967.—64 б. 10000.
Моңсар: Сайланма әсәрләр.— Казан: Таткитнәшр., 1971.—367 б., портр. (Шигырь к-ханәсе). 3000.
Шәһәргә керде батырлар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1971.— 14 б., ил. 15000.
Җилкәнче.— Казан: Таткитнәшр., 1972.—8 б., ил. 16000.
Талпыну: Шигырьләр, жырлар, поэма.— Казан: Таткитнәшр 1974-152 б., портр. 3000.
Айсылу: Шигырь.— Казан: Таткитнәшр., 1976.—11 б., ил. 14000.
Казан кызы: [Шагыйрь сузләренә язылган жырлар].— Казан: Таткитк нәшр., 1976.—63 б. 5000.
Уйлар, сагышлар: Шигырьләр, жырлар.— Казан: Таткитнәшр., 1978. 160 б. 4000.
Рец.: Мөхәммәдиев Р. Якутлар табыладыр вакыт белән...— Кит.: Мехәммәдиев Р. Ђгәр без янмасак: (Ђдәби тәнкыйть мәкаләләре). Казан, 1980, 21—34 б.; шул ук мәкалә.— Казан утлары, 1979, № 3, 160-165 б.
Иделем-илем: Шигырьләр, поэмалар.— Казан: Таткитнәшр., 1982.— 384 б., портр. 3400.
Көлгәләк: Шигырьләр, мәзәкләр, әкиятләр.— Казан: Таткитнәшр., 1983.— 64 б., ил. 10000.
Перед весенним дождем: Стихи. Авториз. пер. с татар.— М.: Сов. писатель, 1957.—72 с. 7000.
Белые зори: Стихи, поэмы, Пер. с татар.—Казань: Таткнигоиздат, 1982.— 96 с. 10000.
Мы поднялись до солнца: Стихи/Пер. Г. Садә.— Уфа: Башкнигоиздат, 1981.—95 б. 3000.—На башк. яз.

АНЫҢ ТУРЫНДА

Xәким С. Каләмдәш дус.— Кит.: Хәким С. Њз тавышың белән. Казан, 1969, 187—191 б.
Мөхәммәдиев Р. Тылсымчы шагыйрь.— Кит.: Мехәммәдиев Р. Якутлар табыладыр вакыт белән. Казан, 1983, 81—92 б.
Хәким С. Бөтен җаны белән елмаючы.— Соц. Татарстан, 1962, 2 окт.
Латыйпов К. Замандашлар белән бергә.— Соц. Татарстан, 1963, 24 сент.
Гәрәй Р. Шагыйрьнең иҗат шатлыгы.— Казан утлары, 1966, № 9, 142—143 б.
Саттаров И. Шигърият тавы каршында.— Соц. Татарстан, 1968, 10 сент.
Садри М. Нури Арсланов портретына берничә сызма.— Казан утлары, 1971. № 3, 121—124 б.
Нури Арслановка 60 яшь.—Казан утлары, 1972, № 12, 184—185 б.
Фәйзуллин Р. Хикмәтле дә җыры, дәртле дә.— Казан утлары, 1972, № 9, 140—150 б.
Хәким С. Чордаш, замандаш.—Соц. Татарстан, 1972, 19 сент.
Зөлфәт. Чорыбыз уртасыннан шагыйрь бара.— Татарстан яшьләре, 1972. 19 сент.
Мансуров З. Њзгәрде рух, китте җан уянып...— Казан утлары, 1982, № 9, 161-167 б.
Моратов Г. Моңсар нигә үлемсез.— Татарстан яшьләре, 1982, 21 сент.
Шәфигуллин Ф. Шигърият дөньясы.— Ялкын, 1982, № 6, 8 б.
Мустафин Р. Жаворонки не старөют: Поэту Н. Арсланову 70 лет.— Веч. Казань, 1982, 16 сент.
Мустафин Р. В начале было слово.— Комсомолец Татарии, 1982, 19 сент.
Кожевникова Р. Всегда молодое сердце: К 70-летию Н. Арсланова.—Сов. Татария, 1982, 18 сент.
 

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. –  Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»