поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

АППАКОВА ДӘРҖИЯ

(1898—1948)

Татар совет балалар әдәбиятын устеругә сизелерлек өлеш керткән талантлы прозаик һәм драматург Дәрҗия Аппакова (Дәрҗия Сәйфулла кызы Аппакова) 1898 елның 2 мартында Уфа губернасының Минзәлә өязе (хәзерге Татарстанның Түбән Кама районы) Байгол авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Унөч яшендә Казанга килеп, керәшен татарлары өчен ачылган укытучылар мәктәбендә укый (1914—1917), аны тәмамлагач, берничә ел Казанда һәм туган авылында балалар укыта. 1922—1923 ел ларда Казан совет партия мәктәбендә һәм Казан Зур театры каршындагы студиядә махсус белем алып чыккач, берникадәр вакыт хәрби труппада артистка, аннары (1925— 1928 елларда) комсомолның Татарстан өлкә комитеты инструкторы һәм РКПб)ның Бөгелмә кантоны бүлегендә оештыручы-хезмәткәр булып эшли. 1928—1943 елларда Д. Аппакова Урта Азиядә яши һәм укытучылык, хатын-кызлар арасында мәгариф-агарту эшләре белән шөгыльләнә. 1943 елда янә Казанга кайтып, гомеренең соңгы көннәренәчә (Д. Аппакова 1948 елның 28 маенда вафат булды), профессиональ язучы буларак, иҗат эшчәнлеген дәвам иттерә.

Д. Аппакова әдәбиятка журналистика аша килеп керә. Егерменче елларда Казанда керәшен татарлары өчен чыга торган «Кызыл әләм» (соңыннан— «Киңәш») газетасы битләрендә аның авыл тормышындагы үзгәрешләр, хатын-кызлар хәрәкәте турында күп кенә мәкаләләре, очерклары басыла. Ташкентка күчеп киткәч исә ул ныклап торып әдәби иҗат эшенә керешә. 1932-1940 еллар арасында Ташкентта үзбәк һәм рус телләрендә балалар һәм зурлар өчен язучының терле милләт халыкларының үткәндәге һәм революциядән соңгы тормыш күренешләрен яктырткан «Сәнәкчеләр» (1932), «Яшь ударниклар» (1932), «Мәмәт һәм Аман карт» (1934), «Хезмәт» («Михнәт», ике кисәктән торган роман, 1934, 1935), «Кечкенә Бануның тарихы» (1937) ;семле хикәя, повестьлары һәм балалар театры өчен «Дошман» (1939) дигән өч пэрдәле пьесасы дөнья күрә. Болардан «Кечкенә Бануның тарихы» повете аеруча нык таныла. Беек Октябрь революциясенә кадәрге авыл тормышын, ярлы балаларының аяныч язмышын һәм революциядән соц аларның бәхетле, азат тормышка чыгуларын гаҗәеп реалистик буяулар белән тасвирлаган бу повесть тиз арада рус, татар, үзбәк һәм инглиз телләрендә басылып чыга.

Казан чорында (1943—1948) Д. Аппакова төп игътибарын балалар драматургиясенә юнәлтә. Бу елларда аның «Тапкыр егет» (1943), «Шүрәле» (1944), «Бишек жыры» (1946), «Илдус» (1947) исемле пьесалары иҗат ителә. Татар фольклоры мотивларына нигезләп язылган «Тапкыр егет» пьесасы 1945—1946 һәм 1974—1975 елларда Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелып, тамашачыларның мәхәббәтен казана. Ул шулай ук, русчага тәрҗемә ителеп, Казанның Яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) сәхнәсендә дә уныш белән бара.
Д. Аппакова 1935 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Кечкенә Бануның тарихы: (Повесть).— Казан: Татгосиздат, 1938.— 136 б. 10000.
Дүрт әкият.— Казан: Татгосиздат, 1945.— 32 б. 10185.
Тапкыр егет: Пьеса 4 пәрдәдә, 7 карт. (Татар халык әкиятеннән файдаланып).— Казан: 8 нче Рем. училище тип., 1946.—15 б., ил. 1500.
Шул ук: Пьеса-әкият.—Казан: Татгосиздат, 1950.—52 б. (Мәкт. к-ханәсе). 5000.
Рец: Харисов М. Сәхнәдә — әкият.—Соц. Татарстан, 1974, 11 янв.
Шыгырдавыклы башмаклар: (Хикәяләр).— Казан: Татгосиздат, 1948.—24 б., 10000.
Хикәяләр һәм пьесалар — Казан: Татгосиздат, 1953.—120 б. 5000.
Йолдызкай: (Хикәя).—Казан: Таткитнәшр., 1959.—14 б. 30000.
Сөяк саплы пәке: [Хикәя].—Казан: Таткитнәшр., 1959.—16 б. (Мәкт. к-ханәсе) 9000.
Сараның башыннан үткәннәре.— Казан: Таткитнәшр., 1973.—14 б., ил. 15000.
Сараның башыннан үткәннәре. Хикәяләр һәм пьеса. [Л. Ихсанова кереш сүзе. Төз.: С. Шакирҗанова].— Казан: Таткитнәшр., 1978.—136 б. 13000.
Избранное.—Казань: Таткнигоиздат, 1957.—320 с., ил., 5 л. ил. 6000.
Враг: Пьеса в 3 д., 5 карт. Для ТЮЗов и самодөят. театров.—Ташкент: ЦК ЛКСМ Узбекистана, Детюнгиздат, 1939.—47 с.
Михнат: Роман. Кн. 2.—Ташкент: Узгиз, 1935.—144 с.
Находчивый юноша.— Казань, 1946.—16 с.
Илдус: ПЬеса в 3-х д./Пер. с татар. С. Ибрагимовой.— Казань: Татгосиздат, 1952.—36 с. 5 105.

АНЫҢ ТУРЫНДА

Бакир Г. Язучы Дәрҗия Аппакова.—Соц. Татарстан, 1968, 3 март.
Гайсин Н. Дәрҗия Аппакова (1898—1948).—Казан утлары, 1968, № 3, 156 б.
Галимов Д. Кыйммәтле мирас.— Сов. мәктәбе, 1978, № 3, 42—43 б. Ихсанова Л. Дәрҗия Аппакова.— Казан утлары, 1978, № 3, 176— 177 б.
 

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»