поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бүген математикадан нинди билге алдың, улым?
    – Биш плюс дүрт минус җиде.
Бүген кемнәр туган
  • 29 Ноябрь
  • • Йосыф Акчура (1876-1935) - язучы
  • • Әхәт Фазылҗанов - язучы
  • • Фаил Ибраһимов - режиссер
  • • Маннур Саттаров (1920-2016) - шагыйрь
  • • Шәһидә Максудова (1926-2009) - язучы
  • • Руслан Кираметдинов - җырчы
  • Хэлэл угез ите сатыла. Ал-630, Арт-650. Шэхэргэ китереп биру момкинлеге бар. Ашлык ватып та бирэбез кирэк кешегэ. 89393453961
  • Сдается двухкомнатная квартира в центре Актаныша, на длительный срок. с.T 89274767230
  • Угез ите сатыла. Ал-620,Арт-660. Китереп биру момкинлеге бар. 89503282206
  • Яшь Тай ите сатыла. Декабрь башында суелачак. Казанга китереп биру момкинлеге бар.шалтыратыгыз, 89520347319.
  • Студент егеткэ с подселением эзлим бүлмэ. Энергоуниверситет тирэлэрендэ. 89172618276
  • Тандем сэудэ узэге янында урнашкан 2 булмэле фатирга узем белэн торырга кызлар эзлим.89534004384
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

АНАК ШАМИЛ

(1928-2005)

Шамил Анак (Шамил Гомәр улы Мәхмүдев) 1928 елның 25 ноябрендә Башкортстанның Әлшәй районы Габдрәшит авылында туа. Дәүләкән педагогия училищесында укыганнан соң, М.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын һәм аспирантураны тәмамлый.

М.Горький исемендәге Әдәбият институтында (1957-1959), Прага университетында (1959-1960) укыта.

1959 елда шагыйрь туган авылына кайта. Моннан соңгы гомерен туган төбәгендә яши.
Шамил Анак поэзиясе — чынбарлыкны сәнгатьле фикерләү аша күзаллап тасвирларга омтылуы, сурәтле образларга таянып яңа сүз әйтүе, шигъри формадагы тәҗрибәләре, бигрәк тә ак шигырь һәм ирекле шигырь өлкәсендәге эзләнүләре белән үзенчәлекле. Ул — татар, башкорт, рус телләрендә басылып чыккан ике дистәләп китап авторы.

Шамил Анак — киң мәгълүматлы әдәбият белгече, оста тәрҗемәче. Ул төрек шагыйре Назыйм Хикмәтнең ике шигырь китабын, шулай ук төрек хикәяләрен тәрҗемә итә.

Шамил Анакка 1990 елда Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә.

Ш.Анак — 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Тыйнак табын: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. — 255 б. — 3000 д.
Сөю тамгалары. — Өфө: Китап, 1988. (Башкорт телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Харисов Р. Юл өстендә кояш // Казан утлары. — 1967. — № 12. — 127-132 б.
Галиуллин Т. Тыйнак табынга кил, укучы! // Казан утлары. — 1983. — 11.— 141-1446.


Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы