поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

АМАНУЛЛА

Драматург һәм прозаик Аманулла (Әмир Аман улы Камалиев) 1960 елның 29 маенда Татарстан Республикасының Апас районы Шыгай авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1975 елда сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан шәһәренең 15 нче номерлы техника-һөнәр училищесына укырга килә. Училищены тәмамлагач, Казан моторлар төзү берләшмәсендә токарь булып эшли башлый.

1980–1983 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән соң Казан төзүче-инженерлар институтына укырга керә. Студент елларында шәһәрдәге үзешчән сәнгать түгәрәкләренә яратып йөри һәм, үзенең киләчәк тормышын тулысынча сәнгать белән бәйләргә күңелен беркетеп, институтта укуын ташлый да 1984 елда Мәскәүнең М.Щепкин исемендәге театр училищесына укырга китә.

Театр училищесында укыганда Аманулла үзе дә каләм тибрәтә башлый – шигырьләр, хикәяләр языштыра, классик драматургия әсәрләрен тирәнтен өйрәнү тәэсирендә бу жанрда да көчен сынап карый.

1989 елда театр училищесын тәмамлап Казанга кайткач, Аманулла Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. Төп хезмәтеннән буш вакытларында үзенең беренче сәхнә әсәре «Җәйге кырау» драмасын яза. Ниһаять, 1992 елда әсәр, Чаллы татар дәүләт драма театрында сәхнәләштерелеп, тамашачыларга күрсәтелә. Беренче иҗат җимеше булуга карамастан, спектакль тамашачылар тарафыннан да, әдәби тәнкыйть тарафыннан да җылы кабул ителә.

Беренче иҗади уңышы яшь драматургны яңа әсәрләр иҗат итәргә рухландыра. 1994 елдан башлап аның каләменнән ел саен диярлек яңа сәхнә әсәре төшә бара. Алар арасында бүгенге тормыш материалына таянып язылган комедияләр, берничә драма, балалар сәхнәсе өчен биш-алты пьеса-әкият һәм башка сәхнә әсәрләре бар. 1994–2002 еллар арасында драматургның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында өч («Әлепле әртисләре», 1994; «Кылый Кирам балдагы», 1996; «Әле кичә генә яз иде», 1998), Чаллы татар дәүләт театрында ике («Җәйге кырау», 1992; «Их, рәхәт безгә ирсез дә!», 1995), Әлмәт татар драма театры сәхнәсендә ике («Әлепле әртисләре», 1995; «Мактанчык Әтәч», 1996), Түбән Кама татар драма театрында бер («Итәкле кияү», 1995), Уфаның «Нур» татар драма театрында өч («Әлепле әртисләре», 1995; «Кыйбла кая?», 1998; «Борын-борын заманда», 2000), Оренбург татар драма театрында бер («Моңлы ядкәр», 2002) һәм Казан татар яшь тамашачылар театры сәхнәсендә өч («Борын-борын заманда»,1996; «Моңлы ядкәр», 2001; «Светофорда кунакта», 2002) спектакленең премьералары була. 2004 елда «Яңа татар пьесасы» дигән республика конкурсында Аманулланың «Бер кирпеч, ике кирпеч» исемле пьесасы махсус бүләккә лаек була.

Аманулла 1995–2000 елларда «Казан» милли-мәдәни үзәктә режиссер, ә 2000–2002 елларда Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрының баш режиссеры булып эшли.

Аманулла эстрада өчен язылган күп кенә юмористик хикәяләр һәм шигырьләр авторы буларак та билгеле. Ул – «Чаян» журналының даими авторларыннан. Аның бу төр әсәрләре 2002 елда Казан авыл хуҗалыгы академиясе басмаханәсендә дөнья күргән «Кайсыгызның теше сызлый?» исемле җыентыкта урын ала.

Аманулла – 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Моңлы ядкәр: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 350 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Бәдретдинов Х. Җылы караш // Татарстан яшьләре. – 1989. – 6 июнь.
Хәбибуллина Л. «Сәхнә – юанычым…» // Татарстан хәбәрләре. – 1993. – 26 март.
Галимуллин Ф. Ышаныч тудыручы яшьләр // Шәһри Казан. – 1994. – 22 гыйнв.
Исламова Д. «Хыялый кеше» // Мәгърифәт. – 1994. – 28 май.
Таңчулпан. «Кылый Кирам балдагы» // Шәһри Казан. – 1996. – 18 май.
Әхмәдуллин А. Замана аферистлары // Ватаным Татарстан. – 1997. – 28 февр.
Әхмәдуллина Э. Сәхнәләрдә утлар сүнә, сүнмәсен күңелләрдә // Шәһри Казан. – 2001. – 6 июль.
Хәсәнова А. «Моңлы ядкәр» // Ватаным Татарстан. – 2001. – 13 июль.
Сираҗи И. Аманулла кызды... // Татарстан яшьләре. – 2005. – 29 окт.
Закирҗанов Ә. «Моңлы ядкәр» // Казан утлары. – 2007. – № 9. – 159–163 б.

* * *
Ганиева Н. Проделки за сценой // Нефтяник Татарстана. – 1996. – 7 мая.
Нигматуллина Ю. «Запоздалый модернизм» в тататрской литературе и изобразительном искусстве. – Казань: ФЭН, 2002.
Саттарова А. Современная татарская драматургия 1985–2000 гг: концепция эпохи и героя. – Казань: Gumanitarya, 2003. – С. 97–100.


Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»