|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.АЛМАЕВ МӘХМҮТАЛМАЕВ Мәхмүт Садретдин улы (24.8.1874, Сембер губ., Сызрань өязе, Сайман а.—27.8.1907, Оренбург ш.), шагыйрь, журналист, полиграфия белгече/Казанда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлый, Истанбул ун-тында укый, Германиядә полиграфия эшенә өйрәнеп кайта. Ана теленнән тыш, гарәп, төрек, рус, француз, немец телләрен яхшы белгән. Казанда бертуган Кәримевләр, 1905 елдан Оренбургта "Кәримев, Хөсәенев һәм К" ширкәте типографияләрендә техник җитәкче булып эшли. 1906 — 07 елларда Оренбургта сатирик "Чүкеч" ж-лы мөхәррире. "Урал" г-тасын чыгаруда Х.Ямашевка булышлык итә. Мәхмүт Фуад һ.б. тәхәллүсләр б-н чорның көлке ж-лларында, "Вакыт" г-та-сында языша. Татар шигъриятендә революцион поэзия юнәлешен башлап җибәрүчеләрдән берсе. Ф.И.Ибраһимова. |
Иң күп укылган
|