|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.АЛКАЕВ-ЧҮПРӘЛЕ ВӘЛИУЛЛААЛКАЕВ-ЧҮПРӘЛЕ Вәлиулла (19 йөзнең 2 нче яртысы), дин эшлеклесе, шагыйрь. Тумышы б-н Сембер губ. Буа өязенең Түбән Чүпрәле авылыннан дип уйланыла. Туган авылы мәдрәсәсендә һәм Казанда Зәңгәр мәчет каршындагы мәдрәсәдә белем ала. Аннан туган авылында имам булып тора, балалар укыта, әдәби иҗат б-н шөгыльләнә. Сатирик шигырьләр һәм мәдхияләр язган. Гали Рәхимдә сакланган зур кулъязма архивы утызынчы елларда юкка чыга. Иҗаты һәм тәрҗемәи хәле аз өйрәнелгән. Гали Чокрыйның "Мәдхе Казан" (1889) исемле китабына кушымта итеп басылган 4 шигыре билгеле.
|
Иң күп укылган
|