поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

АЛИШЕВ СӘЛӘМ

Салям Хатыпович Алишев родился 20 марта 1929 года в деревне Щербень (Шәрбән) Чистопольского кантона ТАССР (ныне Аксубаевского района РТ). В 1947 году после окончания школы он едет в Казань и поступает на исторический факультет педагогического института. После окончания института был направлен учителем в Лаишевский район, где быстро дорос до должности директора школы, потом работал заведующим РОНО Верхнеуслонского района.

В 35 лет С. Алишев решает заняться исторической наукой. В 1963 году он приезжает в Казань и поступает в аспирантуру при Институте языка, литературы и истории. Начинает заниматься вопросами участия татар в восстании Пугачева 1773-1775 годов.

В 1968 году защищает диссертацию, занимается изучением проблемы присоединения Казанского ханства к России, историей Казани и другими малоизученными в то время темами. В 1990 году Салям Алишев становится доктором исторических наук, и его назначают заведующим отделом истории.

В настоящее время Салям Алишев продолжает работу в отделе средневековой истории Института истории АН РТ.


Kitap.net.ru


Каһарман бабайларыбызның берсе

Сәләм ага Аксубай районының Шәрбән авылында бер генә ел яшәсә дә, райондашлары аны Нәҗип Думави, Хәсән Туфан кебек мәшһүр якташларыннан саный. Шуңа күрә галимнең туган көнен, түгәрәк датасын райондагы иң зур татар авылында – Иске Ибрайда зур тантана ясап билгеләп үтәр­гә булганнар. Районда гына түгел, республикадагы иң зур татар авылларыннан берсе икән бу сала. Халык саны буенча Шәледән генә калышкан бу авылда ике мең кеше яши. Шул ук вакытта мәчетләренең саны буенча республикада беренче ул. Биредә дүрт мәчет эшли. Татарстан Диния нәзарәтенең күптән түгел генә вафат булган беренче баш казые, Мәрҗани мәчете имамы Габделхак хәзрәт Саматовның биредә туып үсүе очраклы хәл булмаган, димәк.

Әлеге конференцияне районда уздыру фикере иң элек Иске Ибрай урта мәк­тәбенең тарих укытучысы Рамил Сөләйманов башына килгән. Белем йортында туган якны өйрәнү музеен оештырган Р.Сөләймановның укучыларына гына түгел, башка мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләргә дә тарих җене кагылганын күрдек без ул көнне. Үз фәнеңә мәхәббәт уята алу – укытучы һөнәренә бәя бирүнең төп күрсәткече ул. Иске Ибрай урта мәктәбе укучылары гына түгел, Татар Майнасы мәктәбе укучылары да кызыклы чыгыш ясады конференциядә.

Ул көнне С.Алишевның тарих фәнен үстерүгә керт­кән өлеше турында сөйләргә ике дистәләп галим – Тарих институты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Казан дәүләт университеты хезмәткәрләре һәм мөгаллимнәре килгән иде. Татарстанда гы­на түгел, Россия күләмендә танылган, күп илләрдә билгеле галим ул, дип хезмәттәшләре, шә­кертләре аның эшчәнлегенә югары бәя бирде. Унсигез китап, биш йөзләп мәкалә бастырган аксакалыбызның хезмәте, чынлап та, сокланырлык. Ул йөзләгән конференциядә катнашып чыгыш ясаган. Кайберәүләр алтмыш яше тулгач тынычланып кала, ә Сәләм абый темпын киметми, ел саен китап чыгара, мәкаләләрен бастыра, дип зурладылар аны. Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы С.Алишев үзе исә конференциягә нәсел-нәсәбе, чыгышы турында "Галишаһ-морза нәселе" дигән чыгыш әзерләп килгән иде. Баксаң, балалар язучысы Абдулла Алиш та шушы шәҗәрәгә – Алтын Урда морзаларының берсе булган Галишаһка тоташа икән.

Сәләм ага хакында аеруча яратып һәм тәфсилләп сөйләүче, үзен аның шәкерте дип исәпләүче тарих фәннәре кандидаты Рәшит Галләм булды. Аның фикеренчә, Ш.Мәрҗани, Һ.Атласи, Г.Гобәйдуллин кебек профессиональ, академик тарихчыларыбызның берсе ул С.Алишев. Аның татар, ватан историографиясенә керткән өлеше шактый зур. Иң күренекле һәм башлангыч хезмәтләренең берсе – "Урта Идел буе татарлары Пугачев явында" дигән монографиясе. Бу хезмәт тарихи хәтеребезне яңартуда шактый зур роль уйнаган. Аңа таянып, "Бәхтияр Канкаев" кебек драма әсәрләре, поэмалар, шигырьләр иҗат ителгән. Әлеге хезмәтен дәвам иттереп, галим балалар һәм яшүсмерләр өчен "Каһарман бабайлар" дигән китап чыгарган. Пугачев полковникларыннан Бәхтияр Канкаев, Хәсән Карачурин, Мәсәгут Гомәров, аннары 1755 елны безнең якларда баш күтәрүне башлап йөргән Батырша – Габдулла Галиев восстаниесе турында ул беренчеләрдән язып чыккан.
Казан тарихын язуда да аның роле зур. Эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше – тарихи мирасыбызны, революциягә хәтле яшәгән, язган тарихчыларыбызның хезмәтләрен халыкка кайтару. Әйтик, Һ.Атласи, Г.Гобәйдуллин кебек классик тарихчыларыбызның мирасын халыкка кайтаруда ул зур хезмәт башкарган. Мәсәлән, Һ.Атласиның "Сөенбикә", "Казан ханлыгы" дигән әсәр­ләрен кириллицага күчереп бастырып чыгарган. Газиз Гобәйдуллин әсәрләрен туплап чыгаруы да мактауга лаек. Туксанынчы еллар ахырында аның "Азатлык өчен көрәшнең сикәлтәле юллары" дигән монографиясе дә дөнья күрде. Монда инде татар халкының Казанны алганнан соң 1552-57 еллардагы һәм аннан соңгы ирек өчен баш күтәрүләре, көрәше чагылдырылган.

Тагын бер күренекле монографиясе – "XVI йөз уртасында – XIX йөз башында Идел буе халыклары" дигән хезмәте. Тарихи белемебезне тагын бер баскычка югары күтәрүдә ул шактый зур роль уйнаган кеше. Дөрес, хәзерге фән күзлегеннән караганда, аның кайбер гыйльми нәтиҗәләре искергән булып та күренергә мөмкин. Ләкин Казан ханлыгы, татарларда милли азатлык көрәше проблемаларын куйганда һәм чишүне дәвам иткәндә, Сәләм ага хезмәт­ләреннән башка бу эшне башкарып чыгу мөмкин түгел. Ул үзе дә каһарман бабаларыбызның берсе. Соңгы китапларыннан берсе булган "Төркиләрнең бөтендөнья культурасында тоткан урыны" дигән хезмәте – милли үзаңыбызны тәрбияләүдә кыйммәтле әсәр. Әйтик, беренче карашка бик гади тоелган иярне, көпчәкне генә алыйк. Аларны төркиләр уйлап тапкан бит. Иярсез атка атланып булмый. Мәсәлән, борынгы Рим дәүләтендә атлы гаскәр булмаган, атка атланып сугышу алымнары Европага төркиләрдән килеп кергән. Күптән түгел генә аның "Все о Казани" дигән китабы басылып чыкты. Бу өлкәдәге ачышларын һәм табышларын җыеп бастырган ул әлеге хезмәтендә.

Сүз уңаеннан шуны да әйтик: фәнни җыелыш барышында балаларыбызга тарих укытуга кагылышлы тагын бер күңелле вакыйга булды. Тарих институтындагы милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе Марат Гыйбатдинов җәмәгатьчелек игътибарына әле яңа гына табадан төшкән "Татарстан һәм татар халкы тарихы" электрон дәреслегенең икенче кисәген тәкъдим итте.


РӘШИТ МИНҺАҖ
www.Vatatntat.ru, 2009.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»