поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

АКЪЕГЕТ МУСА

(1864—1923)

Муса Акъегет, Акъегетзадә (Муса Мөхәммәтҗан улы Акжегетов) 1864 елның 3 декабрендә Пенза губернасы Чембар (хәзерге Белинский) каласында урта хәлле чиновник гаиләсендә туа. Башта дүрт класслы рус мәктәбендә, аннары Пенза гимназиясендә укый. Гимназияне тәмамлагач (1884), Мәскәү, аннан Казан дәүләт университетына керергә сорап гариза бирсә дә, үтенече кире кагыла. Ахырда югары белем алу нияте белән Төркиягә китә (1888). Анда дәүләт мөәссәсәләре (учреждениеләре) өчен белгечләр әзерли торган Мөлкия югары мәктәбенә кереп укый, бер үк вакытта хәрби мәктәптә рус теле укыта. 1908 еллар тирәсендә Истанбулда «Мәтен» («Асыл нөсхә») исемле газета чыгара, күпмедер вакыт Төркиянең Анадолу өлешендә өяз башлыгы булып та тора. 1914 елдан башлап Муса Акъегет Истанбул фәнни китапханәсендә хезмәт итә, анда заманында Казаннан сатып алынган Катанов китапларын, кулъязмаларын барлау, тәртипкә салу эше белән шөгыльләнә. Ул 1923 елның 24 сентябрендә Истанбулда вафат була.

Пенза гимназиясендә укыган чагында Муса Акъегет «Хисаметдин менла» исемле роман яза. Урта күләмле (72 битле) бу әсәр 1886 елда Казанда аерым китап булып басылып чыга. Бездә татарча тәүге роман һәм рус орфографиясе нигезендә тыныш билгеләре куеп басылган беренче китап та шул була. Төркиядә Муса Акъегет икътисад буенча фәнни хезмәтләр яза, «Ауру-па мәдәниятенең әсасенә бер нәзар» (1906), «Икътисад, яхуд Гыйльме сәрвәт» (1918) дигән китапларын бастыра.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Хисаметдин менла: роман. — Казан (?), 1886. — 72 б.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мусин Ф. Муса Акъегет // Татар әдәбияты тарихы. — 2 т. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. —291-301 б.
Әйди Т. Муса Акъегет Төркиядә // Казан утлары. — 1996. — № 4. — 169-172 б.
Өлкән X. Муса Акъегет // Казан утлары. — 1996. — № 4. — 172-178 б.
Миңнегулов X. Татар әдәбиятының атасы II Татарстан. — 1996. — № 5. — 50-526.


Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек.
Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


МУСА АКЪЕГЕТ

XIX йөзнең икенче яртысы татар прозасының күренекле вәкилләреннән берсе — Муса Акъегет. Яңа чор прозасының оригиналь әсәре «Хисаметдин менла» белән, М. Акъегет татар әдәбиятында мәгърифәтчелек реализмының метод буларак яши башлавын раслады.

М. Акъегетнең «Хисаметдин менла» романы идея-тематик яңалыгы белән тиз арада җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә. «Мусульманские печатные издания в России» дигән хезмәтендә (1888) В. Д. Смирнов роман турында беренчеләрдән булып язып чыга, заман чынбарлыгы турындагы бу әсәрдә татарларның яңа прогрессив идеяләре — дөньяви белем бирү кирәклеге, семья һәм җәмгыять тормышының иреклерәк булырга тиешлеге яктыртылуын әйтә.

Татар әдәбиятчыларыннан Н. Гасрыйның Г. Ибраһимов һәм Г. Сәгъдинең хезмәтләрендә бу романның мәгърифәтчелек идеяләрен кыю чагылдырган, татар әдәбиятында идея-эстетик яңару башлануын күрсәткән беренче әсәрләрдән булуына басым ясала. Татар әдәбияты тарихын өч дәвергә бүлеп караган Г. Ибраһимов икенче дәверне «җәдит әдәбият» дип атый һәм, ул «Муса Акъегетзадә әфәнденең «Хисаметдин менла»сы белән башлана», ди.

Сугыштан соңгы елларда М. Акъегет иҗатын өйрәнүгә М. Гайнуллин, И. Нуруллин, С. Хафизов хезмәтләрендә кин урын бирелә.

Муса Мөхәммәтҗан улы Акъегет 1864 елның 3 декабрендә элекке Пенза губернасы Чембар шәһәрендә (хәзерге Белинск шәһәре) урта дәрәҗәле чиновник гаиләсендә туа. Аның бабасы Алтынбай Акъегетов Чембар өязе Мачали авылы крестьяны була. Ул 1812 елгы Ватан сугышында катнаша, күрсәткән батырлыклары өчен прапорщик званиесе һәм дворянлык дәрәҗәсе ала. Мусаның әтисе Мөхәммәтҗан башта туган авылы Мачалида укый, аннары, Чембарга килеп, дүрт класслы рус мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын шул ук шәһәрдә башлап, писарьдан урта дәрәҗәле чиновникка кадәр үсә.

Муса уку яшенә җиткәч, татарча укырга-язарга өйрәнсен дип, аны әтисенең туган авылы Мачалига җибәрәләр. Анда берничә ел укыганнан соң, яңадан Чембарга алып кайталар, рус мәктәбенә бирәләро Бу мәктәпне бетергәч, 1878 елның август аенда, Муса Пенза шәһәренә килә, беренче гимназиягә укырга керә. Биредә ул, рус теленнән тыш, француз телен дә бик бирелеп өйрәнә, әдәбият белән кызыксына башлый. Ул рус һәм Көнбатыш Европа язучыларының әсәрләрен күп укый. Шул ук вакытта татар әдәбиятына һәм культурасына игътибары көчәя. 1884 елда гимназияне уңышлы тәмамлагач, Муса Мәскәү университетына керергә тели, ләкин аның үтенече кире кагыла. Казан университетына керү теләге дә тормышка ашмый. М. Акъегетнең югары уку йортына керә алмавының төп сәбәбе — царизмның вак милләтләргә карата алып барган реакцион политикасы. Мәгълүм булганча, патша администрациясе Россиядәге башка халыкларның иҗтимагый-рухи үсешен төрлечә тоткарларга тырыша. Бу реакцион политика мәгариф һәм культура өлкәсендә үзен аеруча нык сиздерә.

Югары уку йортына керү омтылышы барып чыкмагач, М. Акъегет ныклап иҗат эшенә керешә. Гимназияне бетергән елларда ул, татар дөньясында беренчеләрдән булып, роман язарга алына. «Хисаметдин менла» романын 1886 елда Казан университеты типографиясендә бастырып чыгара. Әсәре дөнья күргәч, М. Акъегет Кырымга китә, Бакчасарай шәһәрендә чыга торган «Тәрҗеман» газетасы редакциясендә эшли. Анда елдан артык торгач, 1888 елда Төркиягә китә, Истамбулда дәүләт учреждениеләре өчен кадрлар әзерли торган Мөлкия, мәктәбенә укырга керә. Мәктәпне тәмамлагач; шунда рус теле укытучысы булып эшкә кала. 1908 еллар тирәсендә «Мәтин» («Чынлык») исемендә газета чыгара, Казаннан сатып алынган китапларны (Н. Катанов китапханәсен) тәртипкә китерү буенча 1914 елда Истамбул китапханәсендә эшли башлый. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр шул китапханәдә эшли, 1923 елның 24 сентябрендә 59 яшендә Истамбул шәһәрендә вафат була.

М. Акъегет татар әдәбияты тарихына «Хисаметдин менла» романы белән кереп калды. Бу әсәрнең татар дөньясындагы яңалыгын, югарыда әйтелгәнчә, шул чор рус матбугаты да күрсәтеп уза.

Романның тарихи әһәмияте, барыннан да элек, яңа заман татар прозасының мәгърифәтчелек реализмы юлына басуын ңүрсәткән беренче әсәрләрдән булуында. Әсәрдә күтәрелгән үзәк мәсьәләләрнең берсе — шәхес иреге. Аны шул тарихи чорүзе игътибар үзәгенә куйган иде. 1861 елгы реформадан соң Россиядә буржуаз тәртипләр һәм мөнәсәбәтләр көчәя башлау татар җәмгыяте үсешенә дә йогынты ясады. Бу үсешнең мөһим бер факторы — шәхесне феодаль-патриархаль богаулардан азат итү өчен көрәш башланy, «Хисаметдин менла»да шул көрәшне сурәтләү үзәк урынны ала. М. Акъегет аны тасвирлауга, нигездә, мәгърифәтчеләрчә килә. Ул шәхеснең мәхәббәттә һәм гаиләдә азатлыгы өчен көрәшә. Шул мәгънәдә аңлаган шәхес иреге өчен көрәшүчеләр итеп романның үзәк геройлары — Хисаметдин менла белән Хәнифә туташ күрсәтелә. Бер-берсен яраткан бу яшьләр шул заман татар тормышының реаль шартларында сурәтләнә. Аларның кавышу юлларында реаль тормыш тудырган җитди каршылыклар, киртәләр бар. «Бөек вә бай адәмнәр арасына кереп, әкърибалык вә руглык кәсеп» итү турында хыялланган Габбас ага белән Шәмсия абыстай, кызлары Хәнифәне «вилаятьтә бөек һәм мәшһүр» сәүдәгәр Гали бай Җәватовның улы Сибгатуллага хатынлыкка бирергә шатланып риза булалар. Кызның ризалыгын сорап та тормыйлар. Хәнифәнең Хисаметдин менлага гыйшык тотуын белгәч, кызларын үгет-ңәсыйхәт һәм им-том ярдәмендә яраткан егетеннән биздерергә тырышалар. Нәтиҗәдә Хәнифә белән Хисаметдин үткәндәге кайбер әсәрләр — Ә. Курмашинын «Таһир — Зөһрә» һәм «Бүз егет» геройлары хәлендәрәк калалар.Әмма гашыйклар юлындагы киртәне, каршылыклы ситуацияне узу ягыннан «Хисаметдин менла» Ә. Курмаши әсәрләреннән шактый аерыла. Биредә М. Акъегетнең мәгърифәтчелек реализмы вәкиле булуы, шул метод принципларыннан чыгып зш итүе күзгә ташлана. (М. Акъегет геройларын мәгълүм бер идеал яктылыгында сурәтләргә алына һәм бу идеалның тормышка ашуын күрсәтүне максат итә. Ул идеал — шәхес иреге. М. Акъегет югары әхла^ды кеше тормышта үзенең «табигый» теләкләренә һәм максатларына ирешергә тиеш дип фикер йөртә. Геройлар үзләре дә кешенең әхлаклылыгын иң мөһим сыйфат дип саныйлар. Егет мәхәббәтен белдереп хат язгач, кыз башта болай җавап бирә: «Куәтле гыйшык икемезнең дә әхлак вә табигатемез беленгәч вөҗүдә кәлер», — ди. Моңа Хисаметдин менла: «Газизә Хәнифә, сәнең ялңыз заһири кыяфәтеңә дәгел, хөсне әхлакыңа кәзалик гашыйк улдым», — дип җавап кайтара. Кызның әхлаклылыгын егет, барыннан да элек, аның мәгърифәтле булуында күрә. Аныңча, «яшьлектән гыйлем вә укымак сәүгән инсанның әхлак вә әфкяренең яман улмакы шөбһәледер».

Геройларның төп теләге — шәхси иреккә ирешү. Хәнифәнең Сибгатуллага хатынлыкка биреләчәге мәгълүм булгач, үз-үзенә нык ышанган Хисаметдин кызга болай ди: «Безем ихтыяр вә хөрриятемезне ала алмаслар. Җаным! Инсан мәгыйшәтендә бер бәһалы вә яхшы шәй — хөррияттер. Без үз хөрриятемезне саклый белермез», — ди. «Хөрриятсез яшәмәк көч вә зәхмәт идекене бән дә белермен», — дип жавап бирә Хәнифә туташ.

Геройларның «хөррият»кә ирешүләрен рационалистик рухта тасвирлап, үз максатларына ирешәчәкләренә ышанган гашыйкларын автор, барыннан да элек, тәкъдиргә буйсынудан баш тарттыра. Хәнифәнең туе булачагын белгәч, Хисаметдиннең әнисе улына болай ди: «Углым, сабыр ит, язылмаган!» Егет исә бу фикер белән килешергә уйлап та карамый: «Яшьмә» анай, нинди язылмаган? Язылган»,— ди. Хәнифә дә югалып калмый. Хисаметдиннән хәбәр булмаса да (егет китап таратырга авылга киткән була), туй алдыннан гади татар кызы өчен гаять зур тәвәккәллек күрсәтә: төн уртасында тәрәзәдән чыгып кача һәм танышлары Гайниҗамал абыстайларга килә. Берничә көннән соң кыз шул йортта сөйгәне белән очрша. Ахырдан гашыйклар, барлык каршылыкларны җиңеп, бәхетле гаилә коралар. Мондый финал рационалистик хикәяләүгә хас.

Үзәк геройларның шәхси тормышларын тасвирлауга корылган бу рационалистик сюжетта М. Акъегет башка күп кенә мәсьәләләрне дә кузгата, гыйлемле һәм эшлекле шәхес мәсьәләсенә аеруча еш туктала. Мондый шәхесләр үрнәге итеп Хисаметдин менла алынa. Төркиядә укыган, «хәтта гыйльме фикъһедән», хәтта «гыйльме хикмәттән» «тәмам хәбәрдар» булып кайткан Хисаметдин «үзләре аз белдекләреннән, чук илә» башкаларга хәсәтлек итеп» яшәүче муллаларга, беренче чиратта «карьянең указный менласы» Бикбулатка, каршы куела. Хисаметдиннең аны яратмавының төп сәбәбе — Бикбулатның үз эшендә наданлыгы һәм булдыксызлыгы, гайбәт сатып «тәзйигы гомер итеп» яшәве.
Заманы өчен зур белемле Хисаметдиннең М. Акъегет өчен икенче мөһим сыйфаты — булдыклылыгы, эшлеклелеге. Яңа метод белән укытып, ул ике ел эчендә балаларга «язу язмак,, хат танымак, гыйльме хисап, гыйльме халь» өйрәтүгә ирешә. «Указной менла» Бикбулатта укучы балалар исә хәреф таный башлаудан ары китмиләр.

Хисаметдин тагын «хәрәкәт вә кәсеп сәвән менла». Ул игенчелек эше белән дә бик теләп шөгыльләнә. Аныңча, «кәсепеә эш шәригатә бинаән намаз вә уруҗ кеби фарыз вә гыйбадәттер». Шул фикерне куәтләгән М. Акъегет башка уңай геройларының да эш сөючән һәм кәсепле затлар булуларына басым ясый. Хәнифә туку, тегү эшләрен ярата. Хисаметдиннең якын дусты, «ислам вә рус, гыйлем вә һөнәр китапларын укымага һәвәскяр» Гайса Зурколаков бакырчылык эше белән мәшгуль.

Мондый сыйфатларга ия булу кирәклеге турында әсәрдә тулы бер фәлсәфә чагылдырыла. Аерым алганда, гыйлем һәм һөнәрнең әһәмиятен аңламаган, алардан башка да яшәп була, дип уйлаган консерватив карашлы кешеләр белән ул бәхәскә керә. Авторны нык борчыган икенче ялгыш караш — «һөнәркяр, мәгълүматлы кавем улмак, әлбәттә, яхшыдыр, ләкин татар милләте һөнәркяр ула алмас. Бик күп еллар кәчте, татар милләте зыяланмады да... бу мөмкин дәгел», — дип уйлаучылар фикере. Татар халкының гыйльми һәм профессиональ үсешенә мондый пессимистик фикергә М. Акъегет кискен рәвештә каршы чыга. Бу үсешнең хәзергә акрынрак баруын «эчемездә мәгълүмат таләпкярлыгы» җитмәүдән дип аңлата.

Шулай итеп, М. Акъегет мәгърифәтчеләр өчен тагын да мөһим мәсьәләгә — милләт язмышы проблемасына килә. Биредә хикәяләү тоны үзгәрә. Бу мәсьәлә турында автор, турыдан-туры укучыга мөрәҗәгать итеп, публицистик пафос белән сөйли. Татар милләтенең рухи мөмкинлекләренә шикләнеп караган кешеләргә автор исеменнән сөйләүче гимназист Әбүзәр «ачыйгланып» болай ди: «Уйганыңыз, кардәшләр! Уйганыңыз, буның кеби гакылсыз дәлилләреңезлә үзеңездән көлдермәңез! Бакыңыз башка милләтләрә, иштә французлара, иштә немец-ләрә; бунлар дәгел суда кимәдә балык кеби йөзмәки, һавада кош кеби очмак машинасы төзә беләләр. Әмма безнең сукаламак илә вак сәүдәдән башка һөнәремез юк кебидер...»

Бөтен халык турында кайгыртуны үз өстенә алган Хисаметдин менла да «Тәрҗеман» газетасында басылган милләт язмышы турындагы мәкаләне елый-елый укый. Анда меңнәрчә «кардәшләремез бең төрле дәрдә мөбталә улып, наданлык вә һөнәрсезлек кеби ике олуг вә гаддар дошманның эленә төшеп, җа талашдыкы» турында, аларны бу хәлдән коткару өчен матбугат кирәклеге хакында сүз бара.

Шул нигездә автор мәгърифәтчел милләтпәрвәрлек (милләт кирәген кайгырту) идеясен күтәрә. Әдип өчен бик кадерле бу идея әсәрдә төрле сыйныф вәкилләре булган өч кешене — бәк улы Әбүзәрне, Хисаметдин менлдны һәм теләнче егет Мохтарны якынайта һәм дуслаштыра. Милләтпәрвәрлек идеясеняктыртуда М. Акъегет мәгърифәтче әдипләрнең иң мөһим сыйфатларыннан берсен чагылдыра.

В. И. Ленин сүзләре белән әйткәндә: «Мәгърифәтчеләр халыкның бер сыйныфын да аерым рәвештә игътибар үзәгенә алмадылар, гомумән халык турында гына түгел, хәтта гомумән милләт турында сөйләделәр».

Туып килүче буржуаз стройның сыйнфый каршылыкларын әле күрә алмаган М. Акъегет тә татар җәмгыятен сыйныфларга бүлеп караудан ерак тора, бөтен милләт турында кайгырта, Хисаметдин менла әсәрдә «кәндү милләтене, ягъни татарлар ны чук сәван адәм» итеп кенә түгел, «Россиядә сакин ун миллион ислам кардәшләрене ядына» алган шәхес рәвешендә дә күрсәтелә. Нәтиҗәдә милләтпәрвәрлек идеясе бу әсәрдә «чабаталы илә бәһалы киемнәрне», ягъни ярлы белән байны дус итә. Милләтпәрвәрлекне заманның иң мөһим идеалларыннан берсе итеп караган М. Акъегет бу идеал өчен көрәшүнең үрнәге итеп Петр 1не ала: «Бу падишаһымыз Петрның милләтләр-вәрлеге сәясендә Русиядә низамәте җәдидә вә ислахат юлында тәбәтделат мәйдана чыкты. Хәзердә мәүҗүд университетлар, ягъни дарелфөнүннәр ачылды. Мәзкүр падишаһның милләтпәрвәрлеге сәясендә руслар диңгез фәннәрене үгрәнмәя башлаюб, пароход вә хәрб кимәләре мәйданә чыкты. Руслар гыйльме механика, гыйльме техника үгрәнмәя башладылар, Олуг Петр милләтеннән бәһалы бер шәй белмәз иде. Башында һәрвакыт рус вә рус, вә рус иде. Вә диде ки, миллионнар илә русларым бәңа бер углымнан бәһалыдыр, мәйданә куйдыгым ислахат углым тарафыннан бозылса, русларым хәрабаты халә килмәсеннәр...».

М. Акъегет милләтпәрвәрлекнең әһәмияте турында сөйләп кенә калмый, бу идеяне тормышка ашыруның конкрет юллары турында да уйлана./Шул идея белән яшәгән Гайса Зурколаков дуслары Хисаметдин менла белән Әбүзәр бәккә: «Дуслар, файдәи миллия, фаидәи миллия — сөйләнәсез, сүз илә файдә хосулә кәлмәз, эш кәрәк, җилкуганнар», — ди.

Егетләр сүздән эшкә күчәләр. Татарларның күп фәннәрдән аз хәбәрдар булуын искә алып, алар авылларга фәнни китап тарату эшен башлап җибәрәләр. Милләтпәрвәрлек юлында зур эшләр башкару өчен гыйлемле булу гына җитмәвен, байлык та кирәклеген күрсәтә автор. Теләнче егет Мохтарның гыйлеме дә, байлыгы да юк. Аңа нишләргә соң? Дуслары Әбүзәр бәк белән Хисаметдин менла аңа баю кирәклеген әйтәләр һәм киңәшләр бирәләр. Мәгърифәтчеләрчә караганда, Мохтарның баю максаты изге (милләткә күбрәк файда китерү өчен) булган кебек, аның баю ысулы да автор тарафыннан аклана. Мохтар «йөз монет» акча җыеп сәүдә эшенә керешергә тели. Әмма Әбүзәр бәкнең ярдәменнән баш тарта, акчаны хәләл көч белән җыярга була. Шул максат белән Мохтар извозчик булып яллана, төннәрен дә эшли. Аның бу эшен, «эшлә, эшлә, зүвәл җәфа, соңра сафа», дип, Хисаметдин менла да хуплый. Менә шулай «әрсезлек вә кискенлек илә» кәсеп итеп, Мохтар тиешле акча туплый, зур сәүдәгәр булып китә.

Мохтар образы ике яктан әһәмиятле. Бердән, ул мәгърифәтче әдип идеалының—милләт файдасы өчен эшлекле, булуның рационалистик гәүдәләнеше булып тора. Баегач, Мохтар милләт өчен файдалы эш эшли: үз исәбенә зур мәдрәсә салдыра һәм «мәдрәсә шәкертләренә кесәсеннән мәгашлык акча» бирә. Икенчедән, бу образда, объектив рәвештә, капиталистик формациянең башлангыч чорына характерлы процесс — беренче буржуаз предпринимательләрнең ничек барлыкка килүе чагылыш таба.

Әлбәттә, Мохтарның буржуаз малтабарга әверелүен аңлаудан автор ерак тора. Әдипнең мәгърифәтчелек карашларыннан туган бу хәл Гали бай Җәватов, аның улы Сибгатулла һәм Бикбулат хәзрәт кебек тискәре персонажларга мөнәсәбәттә тагын да ачыграк күренә. Хисаметдин менла кешегә аның бай яки ярлы булуына, хәтта гыйлемле яки надан булуына карап та бәя бирми. Аның өчен иң мөһиме — кешенең «яхшы күңелле инсан», «халис инсан», «хакыйкать инсаниятле» булуы. Бу караш белән тыгыз бәйләнгән «табигый тәртип» концепциясе исә романда ислам динен бәяләүдә шактый сизелә. Романның геройлары бу динне «иң хакыйкать дин» дип атыйлар: Әбүзәр бәк, Көнбатыш Европада кайберәүләр исламиятнең бер кимчелеге дип аның хатын-кызларны «хур күреп, ноксанлыкта» тотуын әйтәләр, ди. Хисаметдин менла фикеренчә, мондый караш дөреслеккә туры килми, чөнки ул шәригатьнең асылын белмәүдән туган. Чынлыкта «шәригате Исламия кадыннар хокукыны һич нәкыс итмәз... гыйлем үгрәнәмәк һәм мөслимгә һәм Мөслимәгә фарыздыр». Күп кенә хатын-кызларның надан һәм хокуксыз булуларына дин түгел, ә аларның ата-аналары, ирләре гаепле.

Байтак мөселман халыкларының, Көнбатыш Европа халыклары белән чагыштырганда, «кәсепкярлеге вә һөнәркярлеге бик ашагы вә түбән дәрәҗәдә» булуны да Хисаметдин менла диннән түгел, ә халыкларның үзләреннән күрә. Шәригать кушканча эш итсәк, ди ул, «безгә инглиздән мәһарәтлерәк булмак лязим кәлә». Шәригать кушканнарны төгәл үтәүнең нинди нәтиҗәләргә китерүен күрсәтү өчен Әбүзәр бәк ерак тарихка мөрәҗәгать итә. «Бәдәви вә хайван кебек» яшәгән борынгы гарәпләр ислам динен кабул иткәч, ди ул, алар «хөләфадә шәйлә бер мәмләкәт тәэсис иттеләр ки, ул вакыт гарәб җиреннән олуг җир юк иде: Азиядә вакыйг һинд дәрьясыннан Аурупада мәүҗүд Пирәнә дагларына дик гарәб җире ислам дәүләте улып, бу дәүләттә исламият сәясендә нәкадәр маһир хакимнәр, нәкадәр камил табибләр вә голәмалар мәйданә чыкты! Вәлхасыйл, исламият сәясендә гарәбләр истикълаль бер мәдәният тәэсис иттеләр».

Гарәп дәүләтенең соңга таба көчсезләнүен, таркалуын Хисаметдин менла хәлифәләрнең» исламият күстәрдеке тарикътан» чыгуларыннан, ягъни шәригать юлыннан читкә тайпылуларыннан дип аңлата.

Геройларның бу фикерләре тарихи дөреслектән бик ерак тора, әлбәттә. Алар биредә М. Акъегетнең дөньяга мәгърифәтчел карашларын чагылдырулары белән игътибарга лаек. Әдип ислам динен тарихның табигый һәм дөрес үсүен тәэмин итә торган борынгы һәм гадел тәгълимат итеп карый. Бу тәгълимат кануннарын аз гына бозу яки алардан читкә тайпылу тарихның нормаль үсешен, «табигый тәртип»не, борынгы гармонияне юкка чыгара, ди. Шәригать кушканнарны белмәүнең яки аларны бозуның бер мисалы итеп автор дини хорафатларга, им-томга ышануны саный. Әсәрдә шул ышануларны фаш итә торган (им-томчы ишан чакырылу) гыйбрәтле эпизод та бар.

Күренә ки, «Хисаметдин менла»да мәгърифәтчелек идеологиясенең һәм философиясенең күп кенә мөһим законнары ачык чагыла. Әсәрдә мәгърифәтчелек реализмының әһәмиятле эстетик принциплары гәүдәләнә. Роман мәгърифәтчелек реализмы прозасына бик характерлы сюжетка — мәхәббәт-авантюралы сюжетка корылган. Шул сюжет җебенә автор үзенең карашларын чагылдырган эпизодларны теркәп бара. Бу карашларны ул йә турыдан-туры үзе белдерә, яисә геройлардан әйттерә, һәр очракта да публицистик стиль өстенлек итә.

Автор сюжет үсешен, хикәяләүне үз ихтыярына буйсындыра. Бу хәл вакыйга күчешен укучыга белдереп баруда аеруча ачык күренә. Икенче очракта автор хикәяләүгә турыдан-туры катнашып китә.

Мәгърифәтчелек реализмы әсәрләренә хас бу сыйфат әдипләрнең реаль тормышка, укучы массага якын торырга, алар белән җанлы бәйләнештә булырга теләүләреннән туа. Мәгълүм булганча, милләт тормышы һәм язмышы мәсьәләләренә игътибар арттырган мәгърифәтчеләр халык иҗатына да җитди карый башлыйлар, иҗатларында да аннан күбрәк файдаланырга омтылалар. Заманына хас булганча, гарәп, фарсы сүзләрен күп кулланып язган М. Акъегет тә әледән-әле хикәяләүгә күчә:
Каенсар төбендә кар булмас,
Кайгылы йөрәктә май булмас, —

яки:

Ак эшләпә мамыктан, кызлар карый ярыктан,
Карамас иде ярыктан, бер күрергә зарыккан, —
кебек татар халык җырларын, «эшлә-эшлә — әүвәл җәфа, соңра сафа», «сән — бала, бән — ана: баштан колак зур булмас» кебек мәкальләрне кертеп җибәрә. Халыкчан чагыштыруларны («муртадан чыккан корт кеби», «үлек кеби агарып», «аучы куян вә үрдәкне өмет итеп сакладыкы кеби» һ. б.) оста файдалана.

Бу әдипләрнең халык иҗатына игътибары һәм ихтирамы аларның эстетик карашларында фольклор эстетикасы белән аваздашлык булуга да бәйле. Мәсәлән, әкияттә дә, мәгърифәтче әдип әсәрендә дә герой социаль-сыйнфый конкретлыктан азат ителә. Ул берьяклы, аерым бер сыйфатка ия; йә яхшы, йә начар кеше итеп күрсәтелә. Бу хәл геройны билгеле бер гомум идеяне раслаучы, йә гаделлекне, йә явызлыкны гәүдәләндерүче итеп сурәтләүдән килә. Ике очракта да гаделлекнең җиңеп чыгуын, тантана итүен күрсәтү максат итеп куела. Шунлыктан аларда хикәяләү гадәттә «идеаль», «бәхетле» төгәлләнә. «Хисаметдин менла»да да хикәяләү әкияттәгечә «бәхетле» тәмамлана.

Моңа кадәрге әсәрләр белән чагыштырганда, «Хисаметдин менла» образлылык һәм мәгълүматка күп мәртәбә баерак. Бу хәл мәгърифәтче әдипләргә хас тенденция — аларның тасвирый хикәяләүгә омтылуларына бәйле. М. Акъегет әсәрне үзәк геройның туган авылы турында сөйләүдән башлап, аның шактый тулы, эчтәлекле күренешен күз алдына бастыра. Шунда ук авыл халкының шөгыльләре турында мәгълүмат бирә. Аннaн соң гына үзәк геройны тасвирлауга күчә.

Mәгърифәтчеләр, реаль чынбарлыкка йөз тотып, әсәрдәге тормыш дөреслеген көнкүрешне төгәл сурәтләү дип аңлыйлар. Шундый дөреслеккә омтылган М. Акъегет тә көнкүреш моментларына нык игътибар итә, чынбарлыкның җанлы күренешләрен тудыра. Әдип өчен бу үзмаксат түгел, бәлки билгеле бер идея-эстетик вазифа үти. Мәсәлән, Хәнифәне Сибгатуллага сорарга килгән Бикбулат мулланы Габбас өендә сыйлауны М. Акъегет «мөдәррис хәзрәтләренең» тәмле һәм күп ашарга күнеккән сорыкорт булуын ачу өчен файдалана. Әсәрдә чагыштырмача тулырак сурәтләнгән туйга бару күренешендә, булачак кияү Сибгатулла әфәнденең кыланышларын тасвирлауга игътибар ителә, аның дуамал зат булуы күрсәтелә, моның, өчен автор үргемле детальләр таба. Туй кешеләре урамнан үткәндә «мылтык атмактан, зәң вә кыңгырау тавышыннан колаклар агырар. Урамны төтен алды, санасән ки, бер мохарәбә купты, алдагы каләскәнең мылтыклары артыграк гөрелтәйерләр, бу каләскәдә кияү Сибгатулла әфәнде, кияү егетләре илә» бәрабәрлектә, яшен кеби йөкерерләр».

Сибгатулла һәм аның дусларының башбаштаклыклары» күрсәтү белән бергә, автор, гомумән алганда, туй бәйрәменең, бик матур күренеш булуын ача, моның өчен табигатькә дә мөрәҗәгать итә. Мәгърифәтчеләр табигый гүзәллек, гармония үрнәге дип караган саф табигать күренешләрен М. Акъегет тормыш матурлыгын, яшәүнең күркәм милли традицияләрен эмоциональ, экспрессив ачу максатында файдалана. Туй кунаклары авылдан чыкканда «көндез дүрт сәгатьләр вар иде. Көнәш нур вә эсселекне чыбарланмыш кырлара сачмеш иде. Яравой намилә мәгъруф кырларның күренеше пәк гүзәл иде: тәртип бәтәртип солы, карабогдай вә тары икмәкләреннән кырлар күзләре кызылт, акчылт, саргылт рәңендә күренерләр иде. Кырларның гүзәллеге шат туйчыларны янә шат идәр иде».

Тормыш-көнкүреш һәм табигать күренешләрен шулай җанлы һәм тәэсирле итеп сурәтләүдән тыш, М. Акъегет геройларның тышкы портретларын да оста гына бирә. Хисаметдин менла белән Хәнифә туташ портретлары, әлбәттә, идеаль төсләрдә тасвирлана. Менә Хисаметдин менланың портреты: «Йөзе гүзәл ачык. Яңаыдан чыкмыш кечек сакалы вә мыеклары вә кечек саче коңгыр рәңдә улып, җәмаләтле йөзенең гүзәллеген дәһа зиядәләштерерләр. Нурлы вә күк күзләре сәтра бәсәтра сәхифәи йөгереп кәчәерләр. Башында бәрхат Тәкыясының көмеш ае ялт-йолт ялтырар» (6). Герой матурлыгын М. Акъегет аның тышкы күренеше гармонияле, ягъни бар җире дә килгән булуда күрә. Хәнифәне тасвирлаганда автор бу карашын ту-рыдан-туры белдереп үтә. Хисаметдин менланы кызның матур киеме түгел, бәлки аның табигый матурлыгы, бөтен җире дә килгән, гармонияле булуы җәлеп итә. «Бу нәзек бил вә җәмилә кыз, — ди автор, — менланың күзенә тәмамән күренде».

Ләкин әдип геройларын тышкы «тәмамәнлеге» буенча гына бәяләүдән ерак тора. Аныңча, идеаль шәхеснең тышкы матурлыгы белән эчке матурлыгы тәңгәл килергә тиеш. Эчке матурлыкны М. Акъегет кешенең әхлаклы, гадел һәм мәгърифәтле булуында күрә. Әсәрнең үзәк геройлары — шушы ике матурлыкның органик берлеген гәүдәләндерүче шәхесләр. Гомумәналганда, М. Акъегет тышкы («заһири») матурлык эчке («батини») матурлыктан башка була алмый, алар аерым хәлдә яши алмыйлар дигән карашта тора. Хисаметдин менла белән Хәнифә туташ образларында бу ачык чагыла. Бу геройларның үзара тулыландырылган, башкаларга үрнәк булырлык тышкы һәм эчке портретларын автор мөмкин кадәр ачык бирергә омтыла. Шундый идеаль шәхес булудан ерак торган персонажларны — Бикбулат менланы, Гали байны, Сибгатулланы сурәтләгәндә әдип, киресенчә, саранлык күрсәтә: күбрәк әлеге персонажларның үз-үзләрен тотышын, гадәтләрен тасвирлый, нәтиҗәдә аларның күңел матурлыгыннан мәхрүм икәне ачыклана. Шуңа күрә бу персонажлар тышкы матурлыкка да ия була алмыйлар. Геройларының күбрәк идеалларын ассызыклаучы М. Акъегет, әлбәттә, Бикбулат хәзрәт, Гали бай һәм Сибгатуллаларның идеальлектән ерак сыйфатларын, идеалларын тәфсилләп торуны кирәк тапмый.

Яхшы яки яман зат итеп каралган геройны статик хәлдә күрсәтү үзәк геройларны сурәтләгәндә сакланса да, М. Акъегет аерым очракларда персонажның дөньяга карашларында үзгәрешләр тууны да күрсәтә. Бу, аерым алганда, Хәнифәнең әнисе Шәмсия абыстай образында чагылыш таба. Гали бай, Габбас кебекләрнең дәрәҗәсе һәм бәхете бай булуда дип уйлаучы Шәмсия абыстай кызын Сибгатуллага биреп, аны «ризыклы вә бай кадын» итү турында хыяллана. Туй алдыннан кызы юкка чыккач, Гали байлар аларга. килеп гауга куптаргач, ул әлеге карашның ялгыш булуын аңлый һәм Гали байга ачынып: «Алла, алла, байлыгыңыза инанып, кызымны көчләдем, хәраб улдым, йөрәк бәгърем баламнан аердың», — ди.

«Хисаметдин менла» яңа метод әдәбиятының күп кенә мөһим сыйфатларын һәм принципларын чагылдырды. Бу принцип романда берничә моментта күренә. Алардан иң әһәмиятлесе— заман герое бирелеше. Хисаметдин менла, Хәнифә, Мохтар, Әбүзәр Дәүләтгилдиев һәм Гайсә Зурколаков заманның яңа кешеләре, яңа тип геройлар булып алга басалар. Шушы геройлар образларында әсәрдә күтәрелгән төп мәсьәләләр һәм идеяләр гәүдәләнә. Кешенең, беренчедән, шәхес ирегенә омтылуында һәм милләт интересларына хезмәт итүендә, икенчедән, эшлекле, гадел һәм мәгърифәтле булуында автор заман герое идеалын күрә. Шушы уртак идеалларны чагылдырудан тыш, Хәнифә һәм Мохтар образларында М. Акъегет заманның конкрет проблемаларын да кузгата. Хәнифә образында хатын-кыз язмышы мәсьәләсе дә шул рухта хәл ителә. Биредә хатын-кыз иреге өчен көрәш—шәхес иреге өчен көрәшнең аерылгысыз өлеше.

Мохтар образында капитализмның башлангыч стадиясендә яңа буржуаз сыйныфның беренче вәкилләре ничек формалашуы күрсәтелә. Сүз — теләнче егет Мохтарның «мануфактура малы илә төҗҗар вә сахибе әмлаюжа әверелүен «үз гайрәте илә» һәм «иҗтиһат илә кәсеб» итүе нәтиҗәсе дип карау турында бара.

Әсәрдә тормыш-көнкүрешкә, аны мөмкин кадәр төгәлрәк сурәтләүгә игътибар арту заман чынбарлыгына йөз тотуның тагын бер мөһим билгесе булып тора. Бу чынбарлыкны тормыш-көнкүреш рәвешендә аңлаудан килә.

Мәгърифәтчеләр чынбарлыкны табигый бөтенлегендә алырга, аның гармониясен, вакыйгаларның идеаль төгәлләнешен күрсәтергә омтылдылар. Бу хәл, әлбәттә, мәгърифәтчелек философиясенең «табигый тәртип» концепциясенә бәйле. «Хисаметдин менла» әсәрендә конфликт йомшак булуны да авторның әлеге концепциягә турылыклылыгы нәтиҗәсе дип карарга кирәк.

Тормышны табигый хәлендә һәм гармонияле рәвештә күрсәтү өчен иң кулай форма — роман, әлбәттә. Чөнки бу жанр чынбарлык турында иркенләп һәм ирекле төстә хикәяләргә киң мөмкинлекләр бирә. М. Акъегетнең дә роман жанрына мөрәҗәгать итүнең төп сәбәпләреннән берсе шул дияргә була. Әдипнең, «милли роман» дип чикләнмичә, «яки хикәя» дип өстәве милли әдәби традицияләр йогынтысына бәйле. Башка мәгърифәтчеләр кебек, М. Акъегет тә милли культура тарихын яхшы белгән, аның рухын һәм традицияләрен тирән үзләштергән. Татар әдәбиятының борынгыдан килә торган мөһим традицияләреннән берсе — хикәячелек. Чәчмә әсәрләр генә түгел, шигъри әсәрләр дә «кыйсса», «хикәят» сөйләүгә корылган була. Хикәячелек әдипне чынбарлык күренешләрен һәм герой тормышын табигый хәлендә һәм агышында күрсәтергә мөмкинлек бирүе белән җәлеп итүе ихтимал.

«Хисаметдин менла» әсәре татар мәгърифәтчелек реализмы прозасы тууның төп закончалыгын — аның, заман тормышына борылып, чынбарлыкны мәгърифәтчелек карашларында торып гәүдәләндерүдә башка әдәбиятлар тәҗрибәсен милли әдәбият һәм халык иҗаты традицияләре белән бергә файдалануын күрсәтә. Болар XIX гасырның соңгы чирегендә татар әдәбиятында яңа пробаның үзенә тулы хокук алып яши башлавы турында сөйли.


Флүн Мусин.
 (CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 2нче том).


Хатыйп Миңнегулов. Егетлек күрсәткән Акъегет

 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»