поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

АХУНОВА НАИЛӘ

Наилә Гарифҗан кызы Ахунова 1959 елның 12 июнендә Татарстанның Әлмәт шәһәрендә язучы Гариф Ахунов гаиләсендә туа. 1968 елда алар Казанга күчеп кайталар. 1975 елда Наилә 126 нчы номерлы урта мәктәпне һәм 4 нче номерлы сәнгать мәктәбен тәмамлый. Үзенең тәүге шигырьләрен һәм проза әсәрләрен ул 1970 еллар башында «Пионер» журналына җибәрә. Аннан уңай җавап алу аның күңелендә мәңге җуелмаслык эз калдыра.


1986 елда Н. Ахунова Казан дәүләт мәдәният институтының китапханәчеләр әзерли торган факультетын тәмамлый. 1985 елда яшь китапханәчеләр конкурсында җиңеп чыга.


1978-1980 елларда ул — рәссам-бизәүче; аннан соң Казан дәүләт медицина университетында һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясендә әйдәп баручы китапханәче булып эшли; 1985-1992 елларда сәүдә һәм медицина хезмәткәрләре мәдәният йортында китапханәчеләр профсоюзын җитәкли; Наилә соңрак «Татарские края» газетасы һәм «Казанская афиша» журналы корреспонденты, «Казанский медик» газетасының (1994-1997) баш мөхәррире.

Наилә Ахунова, 1970 еллар ахырында М.Горький музеенда оештырылган әдәби түгәрәккә, КДУда «АРС»ка, 80 нче еллар ахырында «Комсомолец Татарии» газетасында ЛИТОга йөрсә дә, үзенең рухи укытучылары итеп беренче чиратта әтисе Гариф Ахуновны һәм әнисе Шәһидә Максудованы исәпли.

Н.Ахунованың шигырьләре, әкиятләре республика һәм үзәк матбугатта 1979 елдан басыла башлый. «Роза и Подсолнух» дигән иң беренче әкияте 1979 елның маенда «Комсомолец Татарии» газетасында дөнья күрә. Шуннан соң әсәрләре «Библиотека», «Миша» (Мәскәү); «Казан», «Татарстан», «Идель», «Зонтик», «Сөембикә» журналларында, «Книжное обозрение», «Литературная Россия» газеталарында һәм башка җыентыкларда басыла.


1997 елның маенда Казан медицина университеты ярдәме белән ул «Белая ворона» исемле әдәби түгәрәк оештыра. Бүгенге көндә әлеге түгәрәк эшенә Татарстан Язучылар берлеге дә югары бәя бирә. Күпсанлы мактау грамоталары, дипломнар моңа мисал булып тора.
1998 елдан Н.Ахунова ел саен «Галактика любви» дигән республика поэзия фестивале, 2000 елдан шагыйрь һәм автор башкаручылар арасында ачык шәһәр бәйгесе уздыра. Ул 1998-2004 елларда яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгының информацион үзәгендә һәм Казан дәүләт медицина университетында биш альманах төзи һәм редакцияли.

Н.Ахунова (КДУның журналистика кафедрасы һәм Е.Боратынский музее белән берлектә) «Поэт шагает по Казани» (1998) публицистик җыентыгының, А.Әпсәләмованың «Осколки снов» (1997), «Я люблю писать курсивом» (2001) шигырь китапларының төзүче-мөхәррире. Ул 2000 елда Мәскәүдә Халыкара Пушкин сәнгать фестивалендә, Россия яшь язучыларының өченче форумында (Мәскәү-Липки, 2003) катнаша. Аның шигырьләре Н.Акмал, Н.Сафина, Ә.Гадел һ.б. тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителеп, «Казан», «Сөембикә», «Салават күпере» журналларында, «Мәдәни җомга», «Татар иле» газеталарында басыла. Ул үзе дә татар теленнән Н.Хәсәнов, В.Монасыйпов әсәрләрен, татар халык әкиятләрен һ.б. тәрҗемә итә.

Н.Ахунова 2003 елның ноябрендә «Казан» милли-мәдәни үзәк сәхнәсендә куелган «Воскрешение» шигъри спектакленең сценарий авторы. Ул мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Здравствуй, Ёжик!» пьесасын яза. Аның премьерасы 2004 елның маенда «Әкият» курчак театрында уза.

Н.Ахунова — Беренче Бөтенроссия хокку шигыре бәйгесе лауреаты (1998). Ул күпсанлы мактау грамоталары белән бүләкләнә. Хәзерге көндә КДМУда ЛИТО әдәби түгәрәген җитәкли, мәктәп балалары өчен нәшер ителүче «Зонтик» журналының баш мөхәррир урынбасары. КДМУда тәрбия эшләре буенча әйдәп баручы белгеч.

2008 елда әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен А.Горький исемендәге премия белән бүләкләнә.

Н.Ахунова — 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Далекий свет: стихи. — Казань: НМ РТ, 1995. — 40 с. — 500 экз.
Принцесса Сластена: сказка. — Казань: Зонтик, 1996. — 12 с. — 1000 экз.
Бабье лето: стихи. — Казань: Мастер-Лайн, 1998. — 48 с. — 500 экз.
Качели: стихотворения. — Казань: Плутон, 2004. — 116 с. — 1000 экз.
Вечернее солнце: стихотворения. — Казань: Плутон, 2005. — 56 с. — 1000 экз.
Окно: стихотворения. — Казань: Плутон, 2005. — 108 с. — 500 экз.
Чему улыбается ночь: лирические трехстишия. — Казань: Плутон, 2007. — 132 с.—1000 экз.
Махаон: стихи, статьи. — Казань: Отчизна, 2008. — 96 с. — 500 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гадел Ә. Язлар дәвамы//Татар иле. — 2000. — №3.
Галиуллина М. «Ак карга»ның ак җырлары // Шәһри Казан. — 2002. — 25 окт.

* * *
Михеева Н. «Никогда не была белоручкой...» // Казанские ведомости. — 1999.—11 нояб.
Нурутдинова Л. Книга никогда не подведет. — Казань: Республиканская детская библиотека, 2004. — С. 18.
Беспалова Н. Любовь к трем поросятам // Лидер Татарстана. — 2004. — №4. —С. 81-82.
Орлова Н. Наиля Ахунова // Элективные курсы по русскому языку и литературе. — Казань: ИПКРО РТ, 2005. — С. 46-48.
 

Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»