поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

АГИЕВ ФӘХРЕЛИСЛАМ

(1887-1938)

Балалар язучысы Фәхрелислам Нигъмәтулла улы Агиев 1887 елда элекке Тамбов губернасы Тимникәү (Темников) өязе Тенишево авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала. Ундүрт яшендә, бер сәүдәгәргә ялланып, Харбинга китә. Анда алдынгы карашлы кешеләр белән аралаша, бик яшьли эшчеләр хәрәкәтенә кушылып, 1905 елгы революция көннәрендә тимерьюлчылар арасында пропаганда алып бара. 1906 елда Ф. Агиев Казанга килә һәм, үзлегеннән хәзерләнеп, учительләр мәктәбе программасы нигезендә имтиханнар тапшыра. 1908—1915 елларда Казан шәһәрендә балалар укыта һәм бер ук вакытта язу белән дә шөгыльләнә. Аның мәкалә һәм хикәяләре 1907 елдан башлап Казанда чыга торган «әлһислах», «әхбар» газеталарында, соңрак «Кояш» газетасында һәм «Аң», «Мәктәп» журналларында басыла. Шулай ук ул мәктәпләр өчен дәреслекләр язу, уку китаплары төзү эшенә дә күп көч куя.

Әмма әдипнең иҗат эшчәнлегендәге иң әһәмиятле тармак итеп аның татар балалар әдәбиятын устеругә салган хезмәтен санарга кирәк. 1913 елның апреленнән башлап ул үз наширлегендә һәм редакторлыгында балалар өчен «Ак юл» исемле әдәби журнал чыгара башлый. Биш ел дәвамында чыгып килгән бу журнал битләрендә балалар әдәбиятында эшләүче әдипләрнең күп санлы шигырһләре, хикәяләре, сәхнә әсәрләре басылып чыга. Совет чорында күренекле татар балалар шагыйре булып танылган Бари Рәхмәт, әдип Нәкый Исәнбәтнең дә беренче шигъри тәҗрибәләре иң башлап шушы журнал битләрендә дөнья күрә. Ф. Агиев үзе дә балалар язучысы буларак «Ак юл» журналын чыгарган чорда формалаша. Аның балалар психологиясен тирән аңлап, аларның яшь үзенчәлекләренә яраштырып язган шигырьләре, кечкенә хикәяләре, тәрҗемә әсәрләре журналның һәр санында диярлек биреп барыла. Әдипнең «Кәкре аяклы тавык» исемле шигъри әкияте балаларның иң яратып укый торган китапларыннан берсенә әверелә.

Октябрь революциясеннән соң, 1917-1924 елларда, Ф. Агиев туган якларында волость ярлылар комитеты председателе, губернадагы татарлар арасында мәгариф эшләрен оештыручы була, Пенза шәһәрендә «Сабанчы» газетасын чыгаруда актив катнаша. 1924 елда ул Мәскәүгә күчә һәм РСФСР Мәгариф комиссариатында инструктор-методист, СССР халыклары үзәк нәшриятында (Центриздат) татар бүлеге секретаре, соңыннан үзәк татар драма театрының директоры булып эшли. Шушы елларда аның берничә тәрҗемә китабы һәм «Хикәяләр жыентыгы» басылып чыга.

Ф. Агиев совет чорында көндәлек матбугатта әдәбият тарихына кагылышлы мәкаләләре белән дә чыгышлар ясый. Ул беренче татар пролетар язучысы Гафур Коләхмәтовның иҗат биографиясен өйрәнеп, әдипнең беренче әсәрләр җыелмасын бастырып чыгара.

Ф. Агиев 1938 елда вафат була.

БИБЛИОГРАФИЯ

Кыйраәт ибтиданә. 4-кит. 2 басма.— Казан: Мәгариф, 1917.— 67 б.
Булдыклы табиб. Фатиханың яшерен сере: (Хикәя).— Казан: Мәгариф, 1921.—15 б. 20000.
Зур сугыш.— Казан: Татар Совет Социаль Жөмһүрияте дәүләт нәшр., 1921.—12 б. 20000. (Кучмә уку к-ханәсе).— Китапта шулай ук Г.Тукайның «Аждаһа» әсәре.
Куяннар.—Казан: Мәгариф, 1921.—16 б. 20000.—Китапта шулай ук X.Әбелханның «Дуслык бетте» әсәре.
Сукыр Ильяс: Хикәя.—Казан: Мәгариф, 1921.—14 б. 20000.
(Балалар күңеле, 12-кит.). Китапта шулай ук Ш.әхмәдиевның «Ай алдады» хикәясе.
Кәкре аяклы тавык: Шигъри хикәя.— М: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1926.—24 б. 4000.
Хикәяләр җыентыгы.— М.: Нәшр. кооперативы матбагасы, 1926.—60 б. 4000.

АНЫҢ ТУРЫНДА

Гайнуллин М. фәхрелислам Агиев (1887—1938).— Кит.: Гайнуллин М. Татар әдипләре: (Иҗат портретлары). Казан, 1978, 256—258 б.
Фатыйма И.Фәхрелислам Агиевка 90 яшь.— Казан утлары, 1977, № 8, 179 б.


"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986), беркадәр үзгәрешләр кертелде.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»