поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ҺАДИ РАВИЛ

«ТАТАР ТЕЛЕ – КИЛӘЧӘК ТЕЛЕ»

КДУның теоретик кибернетика кафедрасы мөгаллиме Равил Һади яңа китабын тәкъдим итте. Әлеге хезмәт «Татар теле – киләчәк теле» дип атала. Биредә төрки-татарларның дөнья мәдәниятенә керткән өлеше турында сөйләнә, аерым алганда, рус, Көнбатыш Европа, гарәп-фарсы һәм күрше халыкларда сакланып калган төрки-татар сүзләре бәян ителә. Татар теле фәлсәфәсе, информатика терминнары буенча төрле фикерләр, халык әкиятләрендә, грек мифологиясендә төркилек элементлары киң колач җәюе күрсәтелә, дин, фольклорга мөрәҗәгать ителә. Автор әйтүенчә, киләчәктә татар милләт буларак яшәүдән туктаса да, аның теле бетмәячәк. Бу хезмәт интеллигенция катламына адреслана. Без РАВИЛ ҺАДИ белән әле табадан гына төшкән китабы уңаеннан әңгәмә кордык.
ТЕЛ МӘСЬӘЛӘСЕ

– Тел аралашу чарасы гына түгел. Төрки телләр - белемне эшкәртүче телләр. Семит (гарәп, яһүд һәм башка) телләре – белемне саклый торган телләр. Шушы урталыкта кулланучы телләр – Европа телләре.

Белемне көчлерәк эшкәртүче телләр нәтиҗәне яхшырак чыгара. Белем чыгара алмый торган телләр белән эшләп булмый, бу буш урында азаплануга гына китерә. Нәтиҗәдә, халык үлсә дә, аның теле яңадан килеп чыгачак. Чөнки ул безнең күп кенә телләрдә сакланган. Конструктив буларак, мәсәлән, итек белән стенаны ватып булмаган кебек, белемне тиз генә үзләштерү механизмы өчен төрки телләр ярдәмгә килә.

– Сезнең бер фикерегез: татар әле ХХ гасыр уртасында гына Аллага да «син» дип дәшкән... Бүген каладагы татар халкы, хөрмәтләп, олы йә дәрәҗәле кешегә «Сез» дип мөрәҗәгать итә. Рус теле басымы белән рус мәгърифәте аша «Сез» дигән сүз «Вы» төшенчәсе булып керә бара. Нәтиҗәдә, татар дөньясында булган шәхес һәм җәмгыять (гаилә) әгъзалары арасындагы җылы мөнәсәбәт зәгыйфьләнә бара. Һәм Сез кереш сүздә йөзебез белән кайсы дөньяга борылуыбызның һаман да билгеле түгеллегенә ишарә ясыйсыз. Шуңа бәйле әлифбаның халык тормышының төрле тармакларына кагылуын, киләчәкне билгеләүче сәясәт белән нык бәйләнүен әйтәсез. Ул безнең холкыбызга ни дәрәҗәдә тәэсир итте?

– Алфавитны үзгәртү безгә зур зыян китерде. Безнең тел 3 принципка нигезләнеп яшәде: сүз байлыгы, синтаксис һәм омонимия. Сүз байлыгы һәр халыкта да бар, синтаксис кемдә көчле, кемдә зәгыйфь. Омонимия (сүзләрнең күпкырлылыгы), мәсәлән, рус телендә «замок», «ключ» сүзе ике мәгънә белдерә, имеш, гаҗәп сүз икән. Ә без һәр сүзебезне карый башласак, бишәр-алтышар мәгънә күзәтә алабыз. Алфавит кергәч, бу хәзинәне югалттык. Мәсәлән, «төймә» – киемнең бер өлеше һәм фигыльне (тимә) белдерә. XIX гасырда ул бер сүз булган. Икесе дә «ти» тамырына кайтып кала. Бердән ике сүз ясалды, шул рәвешле, омонимия бетерелә, ул хәзер юк дәрәҗәсендә.

XX гасырның 20нче елларда язма татар теленең мәгълүматны тиз җиткерүенә һәм теркәп бирүенә Галимҗан Шәрәф тә игътибар иткән. Ул гасыр башында керәшен һәм мөслим татар балаларына бер үк язуны биреп, язу һәм уку тизлеген чагыштырып караган. Галимҗан Шәрәф күзәтүе буенча, гарәп хәрефләренә нигезләнгән татар әлифбасында язу һәм уку, латин һәм кирилл алфавитын куллануга караганда 10-15%ка тизрәк барганын ачыклаган. Бу мисаллардан күренгәнчә, сөйләм телебез генә түгел, латин һәм кирилл алфавиты белән чагыштырганда гарәп әлифбасына корылган язма телебез дә мәгълүмат алышу өчен уңайрак система булуын дәлилләгән. Тел сыйфатына туры килеп латин һәм кирилл әлифбасына караганда гарәп әлифбасы татар сөйләменә якынрак булган.
Хәзер без шәһәр дигәндә, «һ»мы, «х»мы дип уйланып торабыз. Ул вакытта уйламаганнар. Сүз җөмләнең кайсы урынында булган, шул мәгънәне белдергән. «Кара кара кара». Биредә 3 мәгънә: сыйфат, исем һәм фигыль.

Әлифбаны алыштыру гамәлдә булган авазлар системасын үзгәртә. Татар теленә килгәндә, авазлар системасын үзгәртү – сөйләм тизлеген киметергә... һәм, ниһаять, татарның холкын үзгәртүгә сәбәп булырга мөмкин.

– Безнең тел белгечләре моны аңлыймы һәм аларның бүгенге роле нинди?

– Алар сәясәткә буйсынып, 30нчы елларда Сталинның бөтен кеше бер телдә сөйләшергә тиеш дигән карары белән безнең грамматиканы үзгәртеп, яраклаштырып яңадан яза башлаган эшне дәвам итәләр. Мәсәлән, «яз+Ырмы», әллә «яз+Армы». «Язар» дигәндә, кагыйдәне 5-6 бит язарга кирәк, ул меңләгән искәрмәләр белән тулган. Ә «языр» кагыйдәсен ике җөмлә белән әйтергә була. Киләчәк заман белән бәйле «ырга/ергә/ргә/рга» урынына мөмкин булганда «арга/әргә» кушымчасын үзгәртеп кору бара. Шул рәвешле, телгә кирәкмәгән бозык кагыйдәләр кертәләр.

Бу тел өлкәсендә генә түгел, гомумән, бездә даими эш алып бару юк. Борынгы язулар буенча үзебезнең анализны чыгардым һәм ачыкладым: алар эрмитажда ята. Материаллар барлыгы 8 еллап билгеле булса да, беркемнең барып анализлаганы юк. Күбесенчә XIV гасырдан ары китә алмыйбыз, гарәп язуыннан чыга алмыйбыз, 50 гасыр элекке язмаларны тикшерә алмыйлар.

– Шулай да Cез тәкъдим иткән яңа лексика җәмәгатьчелектә төрле фикер уята. Шул ук компьютер – санак, газета – уйчак дигәндә килешмәүчеләр җитәрлек. Фәннең милләте юк, дигән караш өстенлек итә.

– Һәр сүз үз мәгънәсен, вазифасын үтәргә тиеш. “Компьютер”, “газета” сүзләре бездә бернәрсәне дә аңлатмый. “Компьютер” сүзе 60нчы елларда руста да, татар телендә дә түгел, ә инглиз телендә булды. Ул бездә ЭВМ дип барды. Аннан рус теле үзен саклый алмыйча чит телләргә ябышкач, аның артыннан компьютер да керде. Рус теле үзе дә бозык мәгълүмат кабул итә, безнекеләр дә шуңа иярә. Ә компьютер мәгънәсе ягыннан шул ук, белемне эшкәртүче, исәпләүче, санаучы җиһаз. Бездә көрәү – көрәк булган кебек, санау – ул санак.

Фәннең милләте бар. Менә «эмбрион» сүзен алыйк. Ул бөтен дөньяда төшенчә буларак бара. Алманнардан алынган «эмберөүн»не татарча укысаң, «ине берәү» килеп чыга. Эмбрионның мәгънәсе бер күзәнәкле дигәнне аңлата. Әллә ни уйлап торырга кирәкми, татарча төшенчәләрдә ни икәне ачык әйтелгән. «Вакуум» сүзендә дә шул ук хәл, бу сүзне физиклар ничек тә аңлатып карамакчы, ләкин барыбер татарча чыга: «вак уым», шул вак уым белән һавасыз киңлек ясыйлар. «Ванна» – «уана», уына торган җир. Фәннең милләте төшенчәләрне чит телдән алганда гына югала.

ИНФОРМАТИКА

– КДУның теоретик кибернетика кафедрасы мөгаллиме буларак, төрки телләрнең информатикага иң якын телләр булуын әйтәсез. Бу нәрсәдә чагыла?

– Информатика өлкәсендә эшләүчеләр буларак, һәр сүзгә игътибар итәбез. Чөнки мәсьәләләрне нинди тел белән чишәргә җиңелрәк икәнен аңлау мөһим. Чынлыкта татар теле иң тизләрдән санала. Татар теле тиз эшкәртүгә нигезләнгән, безгә булган нәрсәдән нидер (гамәл) ясау системасы хас.

«Problem» дигәндә, без аны ачыкланмаган белем дип әйтәбез. «Pro» – эш башкарылып бетмәгән дигән кушымча. «Blem» – безнеңчә, белем. Башка телләрдә ул – төшенчә, ә татар телендә ул аңлатма буларак бара. Латин телләрендәге «blem» һәм татар телендәге «белем» бер мәгънәне белдерә. Ләкин латин телендә «blem» дигән сүз юк. Бу мисалдан «problem» сүзе төркидән чыкканы аңлашыла.

– Аңлашыла, тел ул – аралашу чарасы гына түгел, теге яисә бу халыкның холкын билгеләүче, күрсәтүче фактор да. Татарларга яңа белем ачу юлы бирелгән, диелде. Бу бүген ни дәрәҗәдә чагыла?

– Шул ук информатика өлкәсен алыйк, биредә һәрчак көчле татар галимнәре алгы сафта булды. СССРда беренче санак уйлап чыгарып ясаучы кеше татар – Бәшир Рәмиев. Бүген яңа санакларны җыючы, бу юнәлештә Русиядә эшне җитәкләүче Камил Вәлиев, ул МДУда кафедра мөдире булып эшли, яңа квантлы санакларны җитештерү белән шөгыльләнә. КДУда бу эшне кафедра мөдире Фәрит Аблаев җитәкли. Монда 15ләп яшь галим катнаша. Быел әлеге мәсьәләләргә кагылышлы халыкара конференция оештырыла.
Космосны алыйк, Сәгъдиев, Галиев, Дибайлар... 50-70нче елларда космос өлкәсендә дә татарлар күбрәк иде. Космоска белемне без булдырдык.

Кайберәүләр геннарында төрле мөмкинчелек салынган, кемдәдер ул салынмаган. Чабышларда еш кына Африка халкы отып бара. Без чабыш дигәндә оттырабыз, ләкин алар атта безне уза алмый.

ДИННӘР

– Үзегез әйткәнчә, безгә исламга, христианга, әллә тәңречелеккә кайту отышлымы? – Язмышта хикмәт башка. Бу сүзләргә игътибар итсәк, язмышта Алла кешене җиргә сөргән, диелә. Татар язмышына Алла юл күрсәткән. Ә гарәп дигәндә, Алла аларга язмыш юлын күрсәтә һәм ахырда аның язмышын бәяли. Димәк, икесе ике төрле юлда.

– «Дингә бер караш» дигән хезмәтегездә ислам динен төркилекнең бер күренеше дип атыйсыз. Тик, ни генә әйтмә, бүген безгә мең еллар буе татарда формалашкан традицион ислам күпкә якынрак.

– Ислам дигәндә, сәүдә китә бит, «Мин Алла белән бәхәсләшәм» килеп чыга. Кадер кичәсендә син яхшылык, начарлык эшләдең дип исәплиләр. Ә тәңречелектә юл бирелә, алгоритм: «Син менә болай яшә!»

– Ә ул яшәмәсә?

– Алгоритм дигәндә, ничек яшәргә икәне алдан билгеле түгел, ләкин яңалыклар ачу юлы бирелгән. Безнең вазифа башка. Ә ислам булганны куллана. Эшкәртәбез, гарәпкә кирәк икән, ул аны тегеннән-моннан эзләп җыештыра башлый.

Төркиләр гасырлар буе яхшы яшәгән һәм гарәпләр төркиләрнең механизмын кулланышка алган. Анда ни өчен төрки хайваннар турында әйтелә, гарәпнеке хакында телгә алынмый. Ат, качыр һәм ишәк атланып йөрергә, йөк ташырга дип яратылган диелә (Коръән, 16:8). Нигә филе юк, мәсәлән?

– Коръәнне ничек аңлыйсыз?

– Коръән дигәндә, ул Мөхәммәд пәйгамбәр заманында булмаган.

– Аңа Китап иңдерелгәндә меңләгән сәхабәләр ятлый, Мөхәммәд пәйгамбәр үлгәч, 20 елдан соң китап буларак җыеп туплыйлар. Аңарчы фрагментлар белән төрле тире, яфрак, ташларга язылган, меңләгән халык тарафыннан ятланган була. Аның анысы да югалган, китап буларак ул соңрак формалаша. Коръән кешеләр тарафыннан канунлаштырылган. Коръәнне уңай кабул итәм, ул җәмгыятьне яхшылыкка, тәртипкә китерүче канун.

– Татарлар ислам белән хәрәкәт итә алмый, димәк?

– Әдәплек ягыннан ул бик файдалы. 20 ел элек эчүчелек күп иде, татар яшьләре арасында ул кимеде. Әмма соңгы 5-6 елда исламның татарга зыян китерүен күрәм. Мәчет элек мәхәлләнеке иде, хәзер мәчетләргә кем генә йөрми. Мәчетләр зур, ярты шәһәр шунда йөри. Ә аралашу чарасы булып рус теле – дәүләт теле гамәлдә.

– Тел мәсьәләсендә бүген төп проблема нинди булып кала?

– Хәрефләрне яңадан бер әйләнеп чыгарга кирәк. Латинга күчәбез дигәндә, ул хәрәкәт бераз башланган иде. Сәяси сәбәпләр аркасында тукталды. Анализлап, бәлки, шул кириллицаны да үзгәртергә булыр иде. Соңгы 20 елда рус теле үзгәрешләр кичерә, камилләшә бара. Мәсәлән, «кофе» сүзе искәрмә иде, хәзер аны кагыйдәгә буйсындыралар (элек муж.род иде, хәзер сред.родка күчерделәр), күчеш чоры, икесе дә дөрес килеп чыга. Ләкин татар телен камилләштерүгә рөхсәт юк. Бер өстәлдә бу мәсьәләләрне уртага салып, яңадан карап чыгарга, кагыйдәләрне бераз тәртипкә китереп камилләштерергә кирәк. Шул ук татар телен укытканда да катлаулы дип зарланалар. Чөнки кагыйдәләр башка принциплар белән төзелгән, аны кире төркилеккә кайтару мәслихәт. Кеше корт кебек үрмәли ала дип, татарны бүген яткызалар һәм хәрәкәт итәргә кушалар.


Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Безнең гәҗит
№ 21 | 02.06.2010
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»