поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бүген математикадан нинди билге алдың, улым?
    – Биш плюс дүрт минус җиде.
Бүген кемнәр туган
  • 29 Ноябрь
  • • Йосыф Акчура (1876-1935) - язучы
  • • Әхәт Фазылҗанов - язучы
  • • Фаил Ибраһимов - режиссер
  • • Маннур Саттаров (1920-2016) - шагыйрь
  • • Шәһидә Максудова (1926-2009) - язучы
  • • Руслан Кираметдинов - җырчы
  • Хэлэл угез ите сатыла. Ал-630, Арт-650. Шэхэргэ китереп биру момкинлеге бар. Ашлык ватып та бирэбез кирэк кешегэ. 89393453961
  • Сдается двухкомнатная квартира в центре Актаныша, на длительный срок. с.T 89274767230
  • Угез ите сатыла. Ал-620,Арт-660. Китереп биру момкинлеге бар. 89503282206
  • Яшь Тай ите сатыла. Декабрь башында суелачак. Казанга китереп биру момкинлеге бар.шалтыратыгыз, 89520347319.
  • Студент егеткэ с подселением эзлим бүлмэ. Энергоуниверситет тирэлэрендэ. 89172618276
  • Тандем сэудэ узэге янында урнашкан 2 булмэле фатирга узем белэн торырга кызлар эзлим.89534004384
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

АБИЛОВ ШАКИР

(1915-2004)

Шакир Шиһаб улы Абилов — татар әдәбият галиме. Ул 1915 елның 31 августында (15 июль? - http://tatarile.org/kitap/node/74)Чиләбе өлкәсенең Коншак районы Яңавыл (Бәгәрәктамак) дигән авылда күп балалы гаиләдә туа. Алтынчы сыйныфны тәмамлагач, Свердловск шәһәре татар рабфагында укый. Рабфакны тәмамлагач, Шакир аганы Оренбург педагогика институтына укырга җибәрәләр. Институттан соң ул Актанышта мәктәптә эшли. Ә 1940 елда Шакир Абиловны армия хезмәтенә алалар. Сугыш елларында ул татар телендә чыккан дистәләрчә фронт газеталарында эшли. Биредә язучы Гадел Кутуй белән очраша. Алар бергәләп ике-өч газета чыгаралар. Язучыны соңгы күрүчеләрнең берсе дә Шакир Абилов була.

Сугыштан соң туган авылында укытучылык итә, район мәгариф бүлегенә мөдирлек итә. 1956 елны Казанга килеп, Тел, әдәбият һәм тарих институтына аспирантурага керә. Шакир ага калган тормышын фән дөньясы белән бәйли. Шакир Абилов тарафыннан урта гасыр татар әдәбиятының онытылмаслык сәхифәләре языла. Барыннан да бигрәк ул Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдьяр иҗатын тикшерә. “Борынгы татар әдәбияты” (1963), “Мөхәммәдьярның “Нуры содур” (1997), “Татар әдәбияты тарихы”. 1 том (1984) кебек басмаларда Шакир Абиловның көче күп куелган.


www.http://tt.wikipedia.org
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы