Матбугат.ру коймасы
Килешәм,цивилизация Европаны,аның халкын бетерә,демографик коллапс аркылы бетерә.Ә азиатлар алны-артны карамыйча үрчиләр.Закон сообщающихся сосуд буенча,халыктан бушаган җирләрне башка халыклар тутыра,ягъни миграция башлана.Бу иң дөресе.Мисалга Себерне генә ал,төп халык кими,алар урынына кытайлар тула бара.
Ә бик тирәнгә кереп китсәк, без барыбыз да африканнар, хомо сапиенс Африкадан килеп чыккан Евразиягә. чын кешеләр, чын хомо сапиенслар Африкада гына дип юкка гына язмыйлар бит инде Африка расистлары, калганнары барысы да хомо сапиенс белән неандерталеслаоның катнашмасы дип.
Без барыбыз да азиатлар тарих тирәнлегенә кереп китсәк. Алдан язуымча, европаның төр халкы үзе Азиядән чыккан кавем. Чыңгызга килик. аның бабалары Алтайдан, анда тимер эшкәрткәннәр, Азия белән Европаның кушылган җиреннән. Тышкы кыяфәте дә типик азиат булмаган аның.
Татар ашы,тукта әле кызма,ату барысын да бергә бутап азиат ясап бетердең бугай инде.Алай тирәнгә китсәң Адәмгә кадәр дә ерак калмый бит.
Европалы европалы инде ул,азиат-азиат булып калсын.
Бүгенге көнгә килик. Европа тирән ресессиядә, аска таба тәгәри. Азия алга бара. Киләчәкнең Азия кулында булуын сукыр гына күрмәскә мөмкин. Шул яктан караган вакытта да, ул евросентризм белән артык мавыгуны туктатырга кирәктер минемчә.
Соң,Чыңгыз азиат түгел мени? Димәк аның нәселе дә азияле буладыр ич инде.
Соң,Чыңгыз азиат түгел мени? Димәк аның нәселе дә азияле буладыр ич инде.
Индеазиат булмый, юк сүз сөйләмә, ә индоевропа халкы була. Хәзерге европа халкы, ярман һәм романнар, аларның үзләре аңлатуы буенча, бернинди дә җирле, яуропа халкы түгелләр, ә бу кыйтгага Азиядә килгән индоарийләр, шул ук азиатлар була инде.
Татар ашы,бик дөрес,ләкин нәкъ менә европалы бн азияленең менталитеты,аң дәрәҗәсе,культурасы бик нык аерыла бит.Беләм,хәзер примерлар китерерсең,имеш кытайларда фән алга киткән булган,японнар электрониклар , һ.б.,һ.б..Тик минем өчен европалылык әле ул көнбатыш европасын күз алдына китерү түгел.Факт бик упрямый нәрсә бит.Бүгенге көнне әйтәм.
Син Чыңгызның бар халкы азиат дигән ул әкиятне каян алдың соң әле? Рус полклары татар императорын сакламаганнармы да, һинд-кытайны яулап алмаганнармы? Болгарлар (дөресе биләрләр) татарлар белән бергә европаны татар империясенә кушмаганнармы?
Аның армиясендә европалы кыпчак, бәҗәнәк, угыз, славяннар булмаганмы Әдрән диңгезенә килеп җиткәндә?
Шәхсән мин үзем европалык яклы да, Азялелек яклы да, американлык яклы да, африканлык яклы да түгел, мине дөрес аңлагыз. Минем өчен кешеләрнең агы да, карасы да, кызылы да, яшеле дә, сарысы да бер үк төрле, бер үк кешеләр. Араларында бик яхшылары да бар, яхшылыклары чамалылары да һәр кайсысының да. Кеше ак яки кара яисә азияле яки европалы булудан гына яхшы яки начар булып китми. Кешегә үзенең европалы яки азияле белән генә мактанырга калгач, аның эше чынлап та хөрт инде, димәк, шәхсән аның үзенең мактанырлык башка бер нәрсәсе дә юк.
Мин бары тик кайберәүләрнең без европалы, без ак, без фәлән, без төгән дип тырышып тырышып ниндидер юк сүз сөйләп ятуларын гына аңлый алмыйм, һәм дә берничек тә.
Европалы булса да азияле булса да барыбер түгелмени, яхшы кеше булсын гына түгелмени?
Татар ашы,мин мәсәлән азиатлыктан курыкмыйм,ләкин нишлим соң индеазиат булмагач.Тагын бер кат әйтәм ,мин - ИДЕЛ БУЕ ТАТАРЫ.Азиядән түгел.Һәм минем бабайлар да шуннан ук дип беләм.Әгәр үзеңне Чынгызхан нәселеннән дип уйлыйсың икән,Алла хакы өчен азиат бул!Беркем бер сүз дә әйтми сиңа.Тик бар татарны да бер калыпка салма гына.Мәнди анасына да билгеле,татарның җыелма халык икәне.
Кытай императоры, беренче тапкыр европалыны күргәч (ул бер инглиз лазутчигы булган императорга аудиенсиягә зур тырышлык белән эләккән), "Нигә мине кабердән чыккан өрәкләр белән очраштыра башладыгыз, ул әрвахның битендә кан әсәре юк, ит әсәре юк, тире белән сөяк кенә, күзендә нур юк, үтә күренмәле төссез күзе, тәнендә җаны юк, дип, аудиенсия үткәрергә рөхсәт иткәннәрнең барысын да җәзага тарткан. Шул заманнан бирле кытайлылар да, япуннар да, һинд-кытайлылар да европалылардан көлдеп кабердән чыккан җансыз өрәкләр дип атап йөртәләр европалыларны, япуннар аларны бүрәнәләр диләр. Маоның билгеле китабында европалылар турында ни язылганын булса да белегез инде, апннан соң кешелек тарихын һәм хәзерге фән казанышларын, алар берсе генә дә европалылар файдасына түгел бит, кешелекнең алга таба прогрессына пргноз да.
Нигә котыгыз оча соң ул азиатлыктан?
Күпме чирләргә була махсус тагылган ул евросентризм чире белән.
Европаның ни кадәр өтек, ни кадәр кечкенә, ни кадәр аз казанышлы, аз тарихлы булуына Наполеон Банопартның Изге Елена утравында язган мемуарларыннан бер генә өзек китерәм (актарып ятарга вакыт юк, хәтердән): Что җе такое эта ваша ничтоҗная Европа наконес? Сообчество шкурников, лавочников, плейбеев и прочих ничтоҗеств. Это просто полуостров Великой Азии, все религии мира формировалис в Азии, все великие певолюсии происходили в Азии, все самые Великие империи мира тоҗе создавалис а Азии, в том чисе самая великая империя истории человечестива - Татарская империя Чингисхана.
Без мең ел элек тә, ике мең ел элек тә, Кушан империяләре вакытында ук, скиф-сарматлар вакытында ук, шул җирдә, шул илдә татарлар булып яшәгәнбез. Безгә Кырым (Татарстанда гына да алар нигезләгән дистәләрчә авыллар бар), казак, Әстерхан һ.б. татарлары катламнары өстәлгән икән, моннан гына барыбыз да килгәннәр дигән сүз түгел. Аннан соң, аның Әстерханы да татар җире, Себере дә, нугай даласы да, алар күченгәннәр икән, татар иленең бер өлкәсеннән икенчесенә генә күченгәннәр.
- << Первая
- < Артка
- 502
- 503
- 504
- 505
- 506
- 507
- 508
- 509
- 510
- 511
- 512
- 513
- 514
- 515
- 516
- 517
- 518
- 519
- 520
- 521
- 522
- 523
- 524
- 525
- 526
- 527
- 528
- 529
- 530
- 531
- 532
- 533
- 534
- 535
- 536
- 537
- 538
- 539
- 540
- 541
- 542
- 543
- 544
- 545
- 546
- 547
- 548
- 549
- 550
- 551
- 552
- 553
- 554
- 555
- 556
- 557
- 558
- 559
- 560
- 561
- 562
- 563
- 564
- 565
- 566
- 567
- 568
- 569
- 570
- 571
- 572
- 573
- 574
- 575
- 576
- 577
- 578
- 579
- 580
- 581
- 582
- 583
- 584
- 585
- 586
- 587
- 588
- 589
- 590
- 591
- 592
- 593
- 594
- 595
- 596
- 597
- 598
- 599
- 600
- 601
- Алга >
- Последняя >>