Актаныш
Бар ил белән, бар республика белән әллә нинди Нәүруз бәйрәме үткәреп яталар безнекеләр. Безгә чит фарсылар бәйрәмен, чит традисия, гореф-гадәтләрне тагарга кирәкми. Җитмәсә саф фарсыча “Нәүруз – мөбәрәкбад!”, - дип тәбрикләшеп тә яталар әле. Нәүруз урынына безнең үз бәйрәмебез бар, язгы көн-төн тигезләшү көнендә үткәрелә торган. 21 мартта. Ул татарны, төрки-татарларның Йомырка бәйрәме. Борынгыдан ук килгән бәйрәм. Яз җитү бәйрәме, табигатнең уяну бәйрәме. 3 мең ел бу бәйрәмгә Морат Атчы раславынча. Ә ул шулай билгеләп үтелә. Кешеләр бәйрәм алды көнне өйдәге бар иске, кирәкмәгән әйберләрне җыеп, төенләп куялар. Мунча кереп, яки ванна алып чистарыналар, яңа юылган таза киемнәр кияләр. Йомыркаларны суган кабыгына, синкага маналар, сырлыйлар, сурәтләр төшерәләр аларга. Аннары Тәңгрегә келәү әйтеп ул йомыркаларны имлиләр, ырымлыйлар. Гомумән, ул йомыркаларны күп итеп пешереп куялар, бар кунакларга, аны җыярга дип кергән балаларга бирергә җитәрлек итеп. Миче булганы мичкә ягып аның көлен берәр чиләккә тутырып куя.
Ә Йомырка көнне кешеләр иртүк торып янда булган иң биек тауга иртүк менәләр. Аның башында учак ягалар. Өйдән алып килгән бар иске әйберләрне шул учакта ягалар. Бар искелекләрдән, гөнаһлардан, чирләрдән, үпкә-үчегүләрдән арыналар шуларны яндырып. Шул учак тирәли әйлән-бәйлән йөреп, шаярып-көлеп, учак аша сикереп Кояш чыгышын каршылыйлар. Ут аша ыргып чыгу татарларда тазарыну йоласы булып исәпләнгән. Уяак аша сикереп чыкканда кеше яман уйларыннан, начар ниятләреннән, гөнаһларыннан арына. Нәк менә Кояш чыкканда келәү җиткерәләр Тәңгрегә. Җазык әйтәләр. Ел буе эшләгән яман эшләреңне тану, Тәңгредән ярлыкау сорау җазык әйтү була татарда. Бер-береңә карата үпкәләрне кичереп, яман уйлардан арынып кулны баш өстенә куеп әйтелә җазык. Шуннан инде учакка өч казан асалар һәм өч төрле ботка пешерәләр. Бу елның уңышы мул булсын дип. Ботка пешкәнче йомыркалар конкурсы үткәрелә. Кемнең йомыркасы матуррак бизәлгән, кемнең йомыркасы матуррак сырланган дип. Аннары – таудан йомырка тәгәрәтү ярышы була. Берничә номинасиядә. Кемнеке ераграк тәгәри, кемнеке тизрәк тәгәрәп төшә. Кемнекенең берсе дә ватылмый, төшкән вакытта.
Шуннан инде учак янында сый башлана. Пешкән ботка белән Тәңгрене дә сыйлыйлар, моның өчен Тәңгрегә келәү әйтеп, таудагы агач башына мөмкин кадәр югарырак менеп (Күк-Тәңгрегә мөмкин кадәр ныграк якынлашып) тасмага тезелгән йомыркаларны ботаклар арасына бәйләп куялар, агач кайрыларына майлы ботка сылап куялар. Тәңгребез, бу Сезнең өлеш дип. Өйдән алып килгән тәм-томнар белән дә сыйланалар Йомырка бәйрәмен үткәрүчеләр.
Шуннан соң җырлый-җырлый таудан төшәләр. Өйдә җыелган көл чиләкләрен алып килеп аннары кырларга-басуларга китәләр. Тагын Тәңрегә келәү җиткереп алып килгән көлләрне басу-еырларга сибәләр. Бар басуларны да урап чыгалар. Уңыш мул булсын өчен. Шуны ун ихатадагы бакчаларда да эшлиләр.
Өйгә кайткач, бала-чагаларны күкәй җыярга чыгарып җибәреләр өйдән өйгә. Йомырка сорап кергән балаларга алар чәберләми торып күкәй бирмиләр. Хуҗаларгы саулык, йорт-җирләргә кот, ырыслык теләп шигри юллар әйтү чәберләү була татарда (“Йортыгызга кот булсын, мал-туарлар күп булсын” кебегрәк). Кичен инде, туган-тумача, күрше тирәләрне җыеп сый оештырыла. келәү әйтеп йомыркаларны ашагыз, бәрәкәт сеңәр тәнегезгә, уңыш мул булыр, Анда ризыкны тәгамләү келәү әйтеп башкарыла: кайгы-хәсрәт ерак йөрсен, дөн-ядарга кот керсен, Тәңгре саулык, уңыш бирсен дип.
Татарның борынгы Йомырка бәйрәме шулай була. Морат Атчы бу турыда бик тәфсилләп язган. Татарларда йомырка – бар дөн-яны, тереклекнең мәңгелек яңарышын символлаштыра. Мәңгелек яшәеш, тормыш, бәхет, шатлык, муллык, уңыш символы ул Йомырка. Йомырка-күкәй - ир һәм хатын-кызның җенси әгъзалары, тормыш яралу, яралгы, ана карыны, бишек, туган йорт (нигез), нәсел, милләт, ватан. Күкәй сүзе элек күккәй булып яңшыраган. Күккәй, ягъни Тәңгрекәй. Мәңгелек Зәңгәр Күккә табынганнар элек татарлар, Тәңгрегә. Күккәй-күкәй – Тәңгрекәй дигән сүз була. Тәңре – үзе бер олы бер йомырка, яшәеш, тормыш бүләк итүче. Керәшен татарларындагы Олы бәйрәм сүзе дә шуннан.
Админ сез татарның атаклы Йомырка бәйрәме турында берәр мәкалә урнаштырыр идегез, минем бу язманы булса да: “Фарсы Нәүрузымы, әллә татарның Йомырка бәйрәмеме?” дип.
1,5 айлык теше бозау сатыла. 89083372960
Син,куберэк, татар тарихы турында яз эле) Укулары рэхэт,грамотно язгансын) эфэрин!!!!
Дорес. Столыпинны 1911 елда революционерлар атып утергэннэр, чонки ботен Россия халкын баш министр хэм МВД министры буларак ул адэм бик нык интектергэн. Революционерларны астырып, саллар белэн агызган. Шул исэптэн мосеманнарны да. Ул вакыттагы Дэлэт Думасында утыручы урыс байлары да, татар байлары да купчелек Столыпинны яклап чыканнар.Барсы да акча, байлык аркасында. Акчага табынучыларга дин дэ, миллэт тэ кирэкми. Урыс байлары да, татар байлары да халыкны талап, 14 эр сэгать ялсыз нисез эшлэтеп баеганнар. Шул барлык миллэт байларынын комсызлыкларыннан, ерткычлыклврыннан туйган барлык миллэт халыклары 17нче елда коммунистлар оештырган революцияне яклап чыканнар.Без моны китаплардан гына тугел, эби-бабаларыбызнын сойлэгэннэреннэн дэ белэбез. Комсызлык, гади халыкны алдап-талап артык байлык артынан куу барыбер яхшылыкка илтми.Доньялыкта булмаса, алахе тэгалэ каршында жавап бирэчэклэр ди иде безнен эби.
Тагын сорау: нэрсэсе усештэ булган сон татар халкынын революциягэ кадэр? Юкэ чабатасымы? Арык атымы? Ансы эле булса.Ач балаларымы? Язгы карлы суда яланаяк йоргэн? "Вывоз капитала" дигэн термин бар политэкономиядэ.Менэ шул монда жыйган капиталны Урта АзиягэКытайга, Индиягэ, доресрэге Пакистанга алып чыгып киткэннэр татар байлары.Хазергечэ - офшор.Шунда фабрикалар ачканнар, чонки анда "дешёвая рабочая сила" булган. Менэ шулай агай-эне. Барысы да бик гади.Байлык очен корэш дип атала. Э милли, дини лозунглар пэрдэ ролен утилэр.
17 елга кадәр татар милләте зур үсештә булган. Татар эшмәкәрләре зур уңышка ирешеп үз акчаларына мәгариф, мәдәният, әдәбият һ.б.ларны үстергәннәр. Бар төрки халыклар арасында иң алдынгылары татарлар булган. Алар Ырынбур, Троиск, Сәмәй (Семипулат), Чиләбе, Эрбет (Ирбит) һ.б. ларда гына туктап калмаганнар, сәүдә белән, татар китап-гәзит-мәдрәсә-мәчетләре белән Кытайга, Һиндстанга, хәтта Германиягә дә барып җиткәннәр. Җайлап кына экономиканың күп өлеше татарлар кулына күчеп барган. Тимер юл вокзалларындагы ашханәләр (шул исәптән Киев, Мәскәү һ.б. шәһәрләрдә), Себер елгаларындагы пароходстволар, Уралдагы мәгдан, алтын приискалары һ.б. татарларныкы булган.
Менә шуннан курыккан да инде Столыпин. Ул: әгәр дә татар-төрки кабиләләр Идел-Урал татарлары лидерлыгында бер халыкка берләшсәләр, безгә хана булачак, безнең халык эчә, тырыш түгел - барысы да татарларныкы булачак дип коты очкан.
Шуңа да бердәм татар телен, бердәм татар халкын булдырмау өчен көчен кызганмаган.
Татардагы мондый үсеш 17 елга кадәр барган. 17 елда татарның хәлле кешеләренең байлыкларын тартып алгач, татар мәдәнияте, татар мәдәни экспансиясе туктап калган. Ә ул татарофоб, явыз Столыпинны 1911 елда Киевта атып үтергәннәр.
Ачнын хэлен тук белми,бай кеше шулай оятсыз була инде,кеше рэнжеше тошэсен уйламый.
Сатыла:
1)4 торэнле 2 сабан
2)Окучник 4 рэтле
3)Окучник на запчасти
4)Бэрэнге чапкыч
5)2 тар арткы Беларусь тэгэрмэчлэре
ТЕЛ 89673689443
Или обмен
Фураж сатып алам. 89520472033
Ике булмэле фатир озак вакыткка яшэп тору очен бирелэ. тел: 89375974361 89274064966.
Синен язманны анлап булмый: Столыпин 17 нче елга кадэр татарларны таратканмы, эллэ 17 нче елдан сон мы? Минем белуемчэ, Столыпин патша Николай Второй вакытында 17 нче елдан алда яшэгэн хэм патшага хезмэт иткэн.
Сорау: 17 нче елгы революциялэр Столыпин реформаларына этэргеч ясаган мени???
Столыпин - үтә насионалист, татарофоб булган. Ул, нәк менә ул, Рәсәй дигән илгә килгән төп хәвеф татарлардан дип язган. Татарлар эчмиләр, тәртиплеләр, эшчәннәр, укымышлылар, аеруча Идел_урал татарлары. Алар гәзитләр чыгарып, мәдрәсәләр төзеп башка татарларны аңга, мәгарифкә алдынгылыкка илтәләр. Җитмәсә алар сәнәгат, сәүдә эшендә осталар, хәзер капитал җыйдылар, шуңа да, безнең бүгенге көндә беренче бурыч - татарларны таркатырга, меңгә бүләргә, кыргыз-кайсак, сарт, кавказ, алтай, хакас һ.б. татарларны аерым халык дип иглан итәргә тиешбез дигән. Аларга дәүләт акчасына русско-татарские школалар төзергә, аерым алфавитлар ясап бирергә кирәк. Идел-Урал татарларының экономик, култура экспансиясен туктату - бүгенге көннең беренче бурычы аның фикере буенча Ул татарлардан җеннән курыккан кебек курыккан, эчмәгән эшлекле татарлар бар экономиканы, бар култураны басып алырлар дип.
Чынлап та шуннан соң кыргыз, кумык, сарт, хакас, алтай һ.б. алфавитлар төзелә башлый, шул телләрдә басмалар чыгарыла, алар аерым бер халык дип иглан ителә. Әгәр дә 17 ел вакыйгалары булмаса, татар шул рәвешле үсеп барган булса, ул Кавказдан алып Хакасиягә кадәр бар халыкны берләштергән булыр иде татар исеме астында, иң алдынгы милләт булыр иде. Инде ул вакытта ук татарлар кибетләре, мәдрәсәләре белән Себер, Ташкент һ.б-дарга гына түгел, ә Кытайның Харбин, хайларына ук барып җиткән булганнар.
- << Первая
- < Артка
- 145
- 146
- 147
- 148
- 149
- 150
- 151
- 152
- 153
- 154
- 155
- 156
- 157
- 158
- 159
- 160
- 161
- 162
- 163
- 164
- 165
- 166
- 167
- 168
- 169
- 170
- 171
- 172
- 173
- 174
- 175
- 176
- 177
- 178
- 179
- 180
- 181
- 182
- 183
- 184
- 185
- 186
- 187
- 188
- 189
- 190
- 191
- 192
- 193
- 194
- 195
- 196
- 197
- 198
- 199
- 200
- 201
- 202
- 203
- 204
- 205
- 206
- 207
- 208
- 209
- 210
- 211
- 212
- 213
- 214
- 215
- 216
- 217
- 218
- 219
- 220
- 221
- 222
- 223
- 224
- 225
- 226
- 227
- 228
- 229
- 230
- 231
- 232
- 233
- 234
- 235
- 236
- 237
- 238
- 239
- 240
- 241
- 242
- 243
- 244
- Алга >
- Последняя >>