поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 

Мөслим

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№10100 / 26.05.2010 15:46:58

Маладис Рима! Үз диваналыкларын кешегә сылтамаучыларны яратам мин.

№10098 / 26.05.2010 14:50:06

Күрәзәчегә мин иптәш кызым белән бардым. Исерек вакытта гына дөрес әйтә икән дип ишеткән бар иде. Юл буе “исерек булса гына ярар иде” дип теләп бардык.
Өен тиз эзләп таптык. Менә дустым ишекне шакый башлады. Ә миндә тизрәк моннан качып китү теләге уянды. Иптәшем өчен генә көчкә үземне тыеп кала алдым.
Көттереп кенә ишек ачылды. Без “күрергә теләгән кыяфәттә” түгел иде ул хатын.
Кулына тиздән акча керәсен чамалапмы, көчәнеп кенә елмаеп, реверанс ясап (!) каршы алды ул безне.
- Апалы-сеңелле бит сез, - аның беренче “юравы” шул булды. Аннан, безнең шикләнә башлаганны тоеп:
- Ой, юк икән, сез шулкадәр якын дуслар, инде бер-берегезгә туганнар кебек булып беткәнсез, - дип, “хата”сын төзәтергә ашыкты.
Без тынычлана башладык. Дөрес сөйли бит күрәзәче!
...Соңгы мода белән киенгән, алтын алка, беләзек, муенына алтын чылбыр таккан дустыма карап дәвам итте:
- Синең әтиең бик зур кеше икән...
Күрәзәче апа көттереп кенә сөйли, безнең реакцияне күзәтә шулай. Ә безнең әле сабыйлык чыгып бетмәгән: йөзләр дә сөйли, күзләр дә... Шулай да шикләнү бар.
Ярый, әлегә дөрес юлдан барасыз, апа, дустымның әтисе, чыннан да, зур кеше...
- Ә әниең... Әниең - бик тә уңган-булган хатын...
Ой, юк инде, апа кеше, тагын дөрес сөйләми башладың! Андый иргә ярап яшәү өчен, бик тырыш, сабыр хатын булу кирәк дип уйлыйсың инде син. Әйе, түрәләрнең күбесенең янәшәсендә - уңган, чибәр һәм түзем хатын. Ә монда – исключение! Дустым үзе ялганларга ирек бирмәс, алда сурәтләнгән хатын-кызлардан ераграк иде шул аның әнисе...
Әмма апабызның җавабы һәр очракка әзер:
- Шундый ирне эләктереп алуын әйтәм мин аның булган хатын дип!
Аннары ул безнең “бәхетле киләчәгебез”гә күчте. Хәзергә безнең икебезнең дә арттан зәңгәр һәм кара күзле ике егет йөри икән. Мин дустыма шикләнеп карыйм: кара күзлесен беләм инде, ә зәңгәр күзлесен ник яшерәсең?! Аның күзләре бөтенләй маңгайга менгән: егетем юк дигән буласың, икесен дә әйттерәм, моннан исән-сау чыксак!
Дустыма тиздән кияүгә чыгачагын хәбәр итте. (Ул берничә айдан соң чыннан да тормышка чыкты. Әмма аның тиздән аерылачагы турында күрәзәчегә “хәбәр” килмәде, күрәсең. Бәлки, хәбәр булып та, әйтергә “яхшысынмагандыр” инде...)
Мин фәлән елдан кияүгә чыгарга булдым. Дустыма да, миңа да икешәр бала юрап, без биргән биш сумлык тимер акчаларга бик канәгать булып озатты ул безне. Бер нәрсәгә үпкәләдек: озатканда инде ул реверанслар ясап маташмады...
Үзебез дә канәгать идек бугай без: начарны юрамады бит ул безгә. Бер барасы килеп йөрдек, менә бардык, күрдек, ишеттек... Ун сум акча гына әрәм китте... Хәер, ник әрәм китсен ди, шул акчага кәефләнеп, тагын кемнәргәдер матур киләчәк юраячак бит әле ул!

№10094 / 26.05.2010 11:41:20

Туып-үскән авылың турында җирсеп язганда, нәкъ менә шул яктагы сөйләм үзенчәлекләрен кулланып язу бик урынлы ул.
Елытып әдәби телдә җылытып буладыр инде.
Телегездә башкорт акценты булу кимчелек түгел, ул Сезнең өстенлек тә әле. Башкорт теле - бик йомшак, аһәңле тел. Аның шул үзенчәлеге Сезгә дә күчкән.
Оло - дөрес язылыш: олы, олыраклар. Очондагы - очындагы, боролоп - борылып. Үскәчерәк - үскәчрәк.
Максатым хата эзләү түгел иде. Үзегез сорагач кына язарга булдым.
Бик матур тел белән язгансыз. Языгыз Сез. Үзегез белгән, үзегезгә якын булган тел белән языгыз.

№10074 / 25.05.2010 20:40:32

САГЫНУ! Чиста рус булып та шундый матур җөмләләр язгансың. Молодец! Укытучың синең тырышлыгыңны бәяләп 5 ле куйган. Димәк теләгең булган татар телен өйрәнергә. Бу үз телен санга сукмаган татарларга үрнәк.

РИМА! Син чынлап та куркыныч сорау биргәнсең. Кияүгә чыккан айларымда "Минем хәзер күгемдә ике кояш, әнием һәм ирем, берсен генә югалтсам да, нишләрмен инде" дип уйлый идем. (Хәзер дә шулай уйлыйм) Хәзер 3 кояш, баларарым да өстәлде. Беркем дә бер генә кояшын да югалтмасын иде дә соң!?

№10056 / 25.05.2010 08:50:16

Куркыныч сорау.

Институтның кысан гына бер бүлмәсендә лекция тыңлыйбыз. Мондый көндә, дәрес тыңлап утырганчы, авылга кайтып, фәлән сутыйлы бәрәңге бакчасын, я булмаса, фәлән буразна чөгендер эшкәртергә риза буласың. Сиксәнләп кешене сыйдырган бүлмәдә утыру шулкадәр авыр, ачык тәрәзәдән кергән шәһәр һавасы андагы бөркүлекне һич җиңә алмый.
Укытучы, без язарга өлгерсен дип, акрын гына, тыныч тавыш белән сөйли дә сөйли...
Шулчак коридордан җаннарны өзәрлек итеп кычкырган хатын-кыз тавышы ишетелде. Безнең йөрәкләргә шом керде: нәрсә булган? Әллә берәрсе акылдан яздымы?
Менә тавыш ерагайган кебек булды. Юк, бу тынлык вакытлыча гына... Инде ул кыз урамга да чыккан, хәзер ачык тәрәзәдән аның өзгәләнүләре тагын да көчлерәк булып яңгырый. Һәр нәрсәгә битараф шәһәр урамын да тетрәндерерлек тавыш бу! Кемнәрдер аны алып киттеләр, ә тавышы, җансыз таш диварларга бәрелеп, һаман яңгырый иде әле...
Дәрес ахырына кадәр: “ Кем? Кемнең кеме?” дигән сорау баштан китмәде. Без инде аңлаган идек: бик якын кешесен югалтканнар гына шулай өзгәләнә...
Бу пар бетүгә, кызлар белешеп керде: параллель группадагы бер студентка булган ул. Дуслары да төгәл генә белмиләр: кызның әнисе дә, ире дә авыр хәлдә булган, менә кайсыныңдыр хәбәрен җиткергәннәр...
Кызлар арасында бәхәс китте. Кем якынрак: әниме, әллә иреңме? Әле кияүгә чыгарга өлгермәгән кызлар бертавыштан: “Әни!” – диде. Егетләр күп, алар арасыннан үзеңә әллә ничә пар табарга була. Ә әни, әни берәү генә!
Кияүгә чыгарга өлгергән берсе генә: “Ирең дә шулай кадерле була ул, кызлар, - дип куйды. – Минем үземә ирем якынрак та хәзер”. Аңа кыяр-кыймас бүтән “кияүдәгеләр” кушылды: “Әйе, шул: әни дә, ирең дә - бик якын кешеләр”. “Кияүдә түгелләр” дә үз сүзләрен бирмәде: ничек инде Әни кадәр Әнине бүтән кешегә алыштырып булсын?
Бүлмә икегә бүленде: бер якта - әни, икенче якта – тормыш иптәше. Әгәр шундый сорау туса, кемне сайларга?
Куркыныч сорау иде бу... Җавап эзләү таләп тә ителми торган сорау иде... Тормыш бит ул: синнән-миннән сорап тормый... Иң кадерлең - әниеңме ул синең, җаныңның икенче яртысына әйләнгән тормыш иптәшеңме, газизләрдән газиз балаңмы...

№10054 / 24.05.2010 23:05:03

Хаталарымны курсэтсэтеп язсагыз мин бик рэхмэтле булыр идем.Кабат кабат укыйм дорес яздым микэн?

№10052 / 24.05.2010 22:46:43

Мин Башкортстандагы кечкенэ татар авылларырынын берсендэ туып устем,этием мал врачы булганга шунда направление белэн жибэргэннэр.
Мэктэпэ укыганда укытучыбыз Эминэ апа-Менэ хазер Сережа жавап бирер диеп -гел мине бастыра иде.
Мин уземне татарча белэмдер диеп саный идем татар теленнэн ул мина гел бишлелэр куя иде,значит янылышкан.
Сау булыгыз.
Узем мин урыс Сергей Миронов.

№10046 / 24.05.2010 15:37:19

кәҗә мәкәрҗ, типтэр ул, ботен хаталы язучыны ничу монда мишэрлэр списогына тыгарга... 

№10045 / 24.05.2010 13:32:51

Сагыну апаем! син мишәрме, башкортмы?

№10044 / 24.05.2010 11:57:10

Нигэдер буген генэ йорэкне кысып сагындырып авылым искэ тоште,купме кайтып килергэ кирэк диеп йоресэмдэ жае чыкмады я вакыт юк я бутэн сэбэбе табылып тора.
Иртэгэ кайтып килергэ кирэк,юк буген ук хазер ук.
Оло юлдан боролып авылга житэрэк тубэнлеккэ тошэм,тубэнлек диеп авыл очондагы бер тигезлекне атыйлар иде,урыны тубэн булмасада сойлэшкэндэ тубэнгэ тошэсенме диеп сойлэшэлэр иде.
Без ускэндэ ул тубэнлек такыраеп тузан очоп тора торган жир иде.Олораклар безне -Барыгыз ускэчерэк килерсез-диеп куалар иде.
Менэ килдек усеп житкэч тубэнлекне улэн баскан тубэнлек читендэ ускэн ялгыз каен да картайган,пэке белэн туезын ертып язган исемнэр калынаеп жыерчыкланып ертылып бкткэннэр Раил,Радик,Фэнил,Дамир...
Каеннан ерак тугел Ак чишмэ ,ботен туйларда киленнэрне суга чишмэ буена алып тошэлэр иде,суы тэмлелектэн генэ тугел ботен урамны тутырып гармуннар уйнатып зифа буйлы ак кулмэкле киленне авыл халкына курсэту иде.
Э сине каенкаем жил янгырдан качып сыеынышкан егетлэр кызлар узлэре елытып шомартып бетерэлэр иде.
Эх авылкам....

№10024 / 23.05.2010 19:12:54

Дога белән өшкерү - ул П.с.г.в. сөннәте санала. Әмма өшкерүчеләр ихлас күңелле мөселман булырга тиешләр. Һәм өшкерүче миңа фәлән кадәр акча бирегез дип сорап алырга тиеш түгел. Үзләре күпме бирсә шуңа риза булу яхшы, бирмәсәләр дә үпкәләргә тиеш түгел. Чөнки мөселман кешесе һәрбер эшен Аллаһы Ризалыгын өмет итеп эшләргә тиеш. Аллаһының рәхмәте дөньядагы теләсә нинди байлыктан да өстен.

№10023 / 23.05.2010 18:43:28

Узып баручы, дога белән өшкерүче әби-бабайга бару ярыйдыр бит?Алар кем була?Күрәзәчеме, сихерче?

№10020 / 23.05.2010 17:40:29

А.М. Күрәзәчегә бару кичерелми торган гонаһы. Чөнки мондый гамәл Аллаһы белдермәгәнне белергә тырышу, ягъни шәригатьчә әйтсәк, ширк кату була. Күрәзәчене Аллаһы Тәгалә урынына кую дигән сүз.

№10017 / 23.05.2010 16:39:40

Курэзэчегэ бару гонах мени?

№10016 / 23.05.2010 14:50:44

Мөслим белән Актанышлылар тиз генә дингә килмәсләр инде алар. Күрәзәчегә барырлар, анысын булдыралар.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»