Мөслим
Шушы коннэрдэ угез ите сатылачак.Китереп биру момкинчелеге дэ бар.Белешмэлэр очен телефон 89274286667
Бергә 1973-75 елларда Түбән Новгород өлкәсендә 32193 хәрби частендә хөзмәт иттек.Ишетүем буенча Бөгелмә районында яшәргә тиеш.Сезнең ярдәмне өмет итеп калам...
Зурлар очен панперслар сатыла 30 шт - 500 сум. 89274631392
Угезбозаулар 89061127505
Җавап таптым
Бер күрүдә син үзеңә гашыйк иттең.
Тәүге хисләр иде алар минем өчен.
Дөрләп яндым гомер буе, җәһәннәмдә,
Җиңәалмыйча үземдәге сөю көчен.
Ә мин синең беренчең бит булмаганмын ...
Ничә килгән, ул хис сиңа, ничә киткән...
Яңа үргән ятьмәдәге үрмәкүчнең,
Чираттагы корбаны мин булган икән!
Cин ятьмәңдә тоттың мине колың итеп,
Тик бер кичкә тартып алдың кочагыңа.
Аннан тагын яр арты яр алыштырдың,
Ә мин кайттым элеккеге кол чагыма.
Күпме еллар түздем синең газапларга...
Шулай булгач, мин соң ничек түземсез, ди?
Хәтерләмим, кайчан булган, кай вакытта,
Рәнҗегәнмен, ахры сиңа, үзем сизми?!
Азат булдым, бүген табып, ятьмә чиген...
Тапкач бетте күңелемнең бар шикләре:
Бар да чикле! Хыянәтле гомерең дә...
Шуңа ябык сиңа оҗмах ишекләре.
...
Мин бит сине сөйдем, сөям...
Һаман да- элеккечә.
Күз алдымда –нурлы йөзең,
әйтерсең, әле кичә...
Әмма, беләм, бар да инде,
яшьлектә калды күптән...
Бары синнән, синең хакта,
хәерле хәбәр көтәм...
Ә ул бетте. Өздең, гүя
үткен балта алдың да...,
хисне түгел, минем башны,
чаптың, җиргә салдың да.
Мәхәббәттән нәфрәтеңә,
әйләнгәнмен, ахрысы?!
Шуңа инде бу хатым да,
булыр күк ахыргысы...
Синнән киткән юлның, әнә,
ерак түгел азагы...
Хисләремнән качмак булдым,
тик бетмәде газабы.
Сөелмичә сөйдем, әмма,
кердең йөрәк түренә.
Инде менә, нәфрәтең дә,
шул йөрәккә үренә.
Түзде сөю газабына,
нәфрәтеңә түзәрме?
Әллә беркөн, үткен балта,
соңгы җебен өзәрме?
Бар да беткән икән лә бит...
Нәрсә өмет итәмдер?
Ахры, синле бу дөньядан,
җавап тапмый китәмдер?!
Туган көнең белән Мөслим кызы.
Әлмисак.12.11.2022.
...
Яшьлегемдә бер күрдем дә,
гомерлеккә гашыйк булдым.
Язмышлардан узмыш юк, ди,
син бүтәнгә насыйп булдың.
“Ярым булсаң, сине, бәгърем
иң бәхетле итәм”-, дидем.
“Син – бәхетем,шуңа сине,
мин үлгәнче көтәм,”-дидем.
Ялгышканмын! Мин бит сиңа
бәхет бирә алмаганмын...
Тәкъдир бар бит! Ә мин аны
узармын дип, алданганмын.
Узалмадым. Язмышларны
әле беркем узганы юк!
Беркемнең дә, Ходай узып,
үз язмышын язганы юк.
Син бәхетсез булыр идең,
ярый әле түгел бергә.
Үз хәсрәтем тик үземә,
газиз улым керде гүргә...
Рәхмәт, Язгөл,минем җан авазын ишеткәнең өчен... Нишлим,Ходай миңа үлгәнче, әрнеп, сагынып, үкенеп яшәүне язган. Бу бик авыр сынау. Менә шул йөрәк сыкрауларым шигъри юллар булып чыга миннән. Күп инде алар миндә... Языла да языла. Тик кем укысын аларны,аңлар кешең булмагач.Кызганыч, минем йөрәгем сайлаган парым мине яр итмәде. Гомерне үкенечтә яшәп бетерәсе дә,үкенечтә китәсе калды инде...
...
Үзең генә хәл иттең син,
тагын ни иҗат итәсеңне:
бәян, хокку,робагыймы,
шигырь, сөю мәдхиясенме...
Әзер даһи иҗатың да...
Бөек әсәр язып яткансың...
Алмаштырдың, тик бер сүзне,
ә син мине сызып аткансың.
Матбугат.ру Мослим страницасына инде ничэ ел бары тик шигырь уку очен генэ керэм. Искиткеч Сагышнын шигырьлэре! Кунел халэтен бигрэк матур итеп шигырь юлларына сала!
...
Тагын җитте туган көнең, соры көздә.
Әмма, беләм, кояш балкый синең йөздә...
Ә мин синең күрәлмадым йөзләреңне...
сезнең яктан алмасам да күзләремне.
Туган көн дип, бүген таңнан торгансыңдыр?!
Кунакларны кичтән үк чакыргансыңдыр?!
Чакырмадың, белдең минем килмәсемне...
Мин килсәм дә, әдәп тотып, кермәсемне.
Килгәннәрдер котлап сине бәйрәм белән!?
Күпләр чәчәк биргәннәрдер бәйләм белән!?
Ә мин сиңа бирәлмадым бер чәчәк тә.
Биралмамдыр инде, бүтән, киләчәктә.
Мул булгандыр синең табын бу кичеңдә!?
Пешкәндер ит бәлешең дә өй мичеңдә!?
Ә мин синең ул табынны күрәлмадым,
“Ай, бәлешең кайнар,ө-ө-ф,”-дип, өрәлмадым.
Кунакларың тост арты тост әйткәннәрдер!?
Ни булса да, сиңа бүләк иткәннәрдер!?
Ә мин сине котлап бер сүз әйталмадым.
Истәлеккә бер-ни бүләк италмадым.
Затлы шампан шәрабләре ачылгандыр!?
Күңлең тулып, йөзең яшькә манчылгандыр!?
Ә мин синең битеңнән яшь сөрталмадым-
миңа каткан бәгыреңне эреталтадым.
Кемдер шунда гармун алып, сыздыргандыр!?
Кемдер аңа кушылып җыр да сузгандыр!?
Ә мин менә, гармунымны сызалмадым,
Сиңа атап язган җырны сузалмадым.
Кунакларың сыйланып ял иткәннәрдер!?
Сиңа рәхмәт әйтеп кайтып киткәннәрдер!?
Ә мин синдә кунак булып китәлмадым.
Озатканда: “Калыйммы?”-дип әйтәлмадым.
Барсы киткәч, аны кочып , яткансыңдыр!?
Икегезгә уртак юрган япкансыңдыр!?
Ә минем сине шулай кочып яталмадым.
Мин бит сине туйганчы бер яраталмадым.
Туачак көн таңы инде килә атып.
Уйларымда, синең яннан киләм кайтып...
Срочно, табалдыгызмы курэзэчене? Тапсагыз безгэ дэ эйтегез че
Актаныш кызы, табалдыгыз мы Альфинур Апаем безгэ дэ кирэк иде
Блоки на Камаз продается Б\у89053743561
Продается Зил кран на ходу,Двигатели на газ 53,на Т40 с воздушным охлаждением .Продается бочка внутри была вода чистая 5 куб.89274729150.89393899420 Звоните.
- 1
- 2
- 3
- 4
- 5
- 6
- 7
- 8
- 9
- 10
- 11
- 12
- 13
- 14
- 15
- 16
- 17
- 18
- 19
- 20
- 21
- 22
- 23
- 24
- 25
- 26
- 27
- 28
- 29
- 30
- 31
- 32
- 33
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- Алга >
- Последняя >>