поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 

Балык Бистәсе

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№23325 / 10.03.2011 21:44:25

Мишярка, Әниләр турында шигырь сезнең өчен. Авторы - Җәүдәт Юныс.


-=Без унберәү идек=-

Мин төшемдә унбер йолдыз күрдем,
Барысы да якты үзенчә...
Шәл ябынган Ай шуларны юа
Инеш суы алып чүмечкә;
Ә инеше – безнең шул Сөлчә.


Әни безне санаганда, кайчак
Ялгышыплар бетә, бутала:
Вәлит, Фәрит, Шәү... әй... Шәриф, Шәүкәт...
Барысыда бала шул, бала.

Үскән берсен юлга озаткан саен,
Калганнарын санап юана:
Фәргать, Рәгать... тагын биш имгәк бит,
Унбер малай – унбер дивана;
Унбер ир-егеткә бер ана.
Үзе укый, үзе оек бәйли,
Аякларда бишек тирбәтә:
Уң аякта – игез Өлфәт-Тәлгать,
Икенчесе – Әхәт-Җәүдәттә.
Унберенче олан – төпчек бала,
Ун әзиле бердәнбер Нәүхать,
Кай арада олыгайган диген,
Өч балалы бала, ниһаять?!

Берчак саный – чыкмый: Тәлгать кая?
Гүргә ятты, әти янына...
Барыбер саный, унбер исем атап,
Унбер чагыбызны сагына.

Әни дәшә: “Вәлит, синме соң ул?
Кайсыгыз бар анда, керегез!”
Ун энеле әзиебез китте...
Әхирәттә тагын беребез”.

Күнегәлми күңеле без кимүгә,
Аңа һаман унбер күренә...
Шәүкәт исемен дә, яшькә төреп,
Яшереп куйды күңел түренә.

Мин төшемдә унбер йолдыз күрдем,
Шәл ябынган Айның яшь чагын;
Аның көмеш яктысына үрелеп,
Ишәяләр йолдызлар тагын.
Бу төшкә бер тагын керәм әле,
Унбер булып калырбыз анда;
Безне җыеп, әни табын ясар,
Баш иярбез әни узганда.
Унбер йолдыз без булырбыз ул:
Вәлит, Фәрит, Шәриф, Шәүкәт тә,
Фәргать, Рәгать булыр, Тәлгать, Өлфәт,
Әхәт, Җәүдәт, Нәүхать, әлбәттә.
Беләм, “ӘНИ” дигән бер сүз булыр,
Бер сүз булыр унбер йөрәктә.

Шигырь http://www.kitap.net.ru сайтыннан алынды.





№23322 / 10.03.2011 21:22:33

Упс, шигырне  http://www.kitap.net.ru сайтыннан алдым дип язарга онытканмын.

№23319 / 10.03.2011 21:07:17

Җәннәт, "Имән итек"не таба алсам бик шат булыр идем дә бит, булмады шул. Ә Ринат Нуруллинга минем аша реклама ясала башлады түгелме? Тагын бер шигырен эзләп табам да "бүлше" сорамагыз.


-=Соңгы сулыш=-

Ул егылды...
Таеп китте таяк,
Аяклылар төртеп ектылар...
Озак ятты
Астан өскә карап,
Күзләреннән яшьләр актылар.

Ул егылды,
Каhәр төшкән язмыш
Кызганмады, җиргә терәде.
Мескен зәгыйфь
Өметләнде азны –
Сүрелмәде яшәү теләге.

Ул егылды
Таянычсыз калып,
Ярдәм кулын беркем сузмады.
Халык узды,
Эремәде салкын
Йөрәкләрдә булган бозлавык.

Берәү туктап
Хәтта аннан көлде,
Ялваруга колак салмады...
Соңгы сулыш
Соңгы сүзне бүлде:
Бу дөньяда кеш-ш-ше калмады...
А – Х – Ы – Р – З – А – М – А – Н...

(1993)



№23318 / 10.03.2011 20:56:32

Мишярка, Әниләр турында шигырҗ бик күңелле булып чыкмады, "Кайнар нокта"ны укыгыз.

№23317 / 10.03.2011 20:56:21

Нур-улы, син шулай да ул итек турындагы шигырьне тап әле яме..??

№23316 / 10.03.2011 20:53:55

Нур-улы, артык төзек, бик дөрес, бик акыллы, темасы да йөрәккә тия торган. Әмма ..............!!!!!?????

№23314 / 10.03.2011 20:46:58

Җәннәт! Махсус сезнең өчен Ринат Нуруллиның тагын бер шигырен әзерләдем. Ул шигерьдә дә физика нигезләре күренә.


-=Кайнар нокта=-

Оча кургаш – эзли мишень,
Аның максаты – йөрәк...
Ә йөрәккә пуля түгел,
Мәхәббәт угы кирәк!

Утаткычлар ут бөркиләр,
Әдәмнәр яна көйрәп...
Ә кешегә үлем түгел,
Тормыш ялкыны кирәк!

Кайта очкыч туган якка
Тутыя сандык төяп...
Ә анага табут түгел,
Исән баласы кирәк!
(1997)

Шигырь http://www.kitap.net.ru сайтыннан алынды.


№23312 / 10.03.2011 20:36:19

Җәннәт, "Имән итек" дүртюллык кына түгел, аның дәвамы бар. Шул дәвамын эзлим дә инде мин.

№23302 / 10.03.2011 20:06:23

Нур-улы, бәлки көләрсең, итек турындагы 4 юллыкта, үз-үзеңә таян дигәне дә ошый.

№23294 / 10.03.2011 19:35:50

Нур-улы,Энилэр турында язарсын элеяме,буген тугел ,вакытын булганда)))Синен кулдан язганны укыйсым килэ,аталап язгач укырга приятно бит....)))))

№23293 / 10.03.2011 19:26:54

Мишяркаa, һич шаяртып көлмим мин. Бар ул "Имән итек" шигыре. Таба алмыйм гына, вәт!

№23292 / 10.03.2011 19:21:06

Нур-улы,сорап торасын,значет Син язгач була(имэн итек)инде,миннэн кэлеп язуындыр инде,Мишэргэ ярый ул диеп,мина конешно буген берэу обещать иткэн иде шигырь Ленинагурдан,ват бит эй сина РЭХМЭТ инде)))))

№23289 / 10.03.2011 19:05:38

Сезнең карамакка тагын бер шигырь, якташыбыз Равил Фәйзуллинныкы.

Үз-үзеңә таян!

Башың имә, җилләр
иссәләр дә каян!
Киләчәккә карап,
үткәнеңә таян!

Көнләүчеләр гүя
астан чаккан чаян...
Тезеңә бәрсәләр,
кулларыңа таян!

Язмыш ханым усал,
кайчак, юри шаян...
Үсү юлларында
иманыңа таян!

Намуслыга кыен,—
һәркем өчен гаян...
Чит шәфкатен көтмә,
йөрәгеңә таян!




Шигырь http://www.kitap.net.ru сайтыннан алынды.

№23287 / 10.03.2011 18:44:33

Мишярка, Сезгә ярарга тырышырмын! Ләкин үзем бер шигырьне эзлим, һич таба алмыйм. Шигырьнең исеме \"Имән итек\" булырга тиеш. Башлана болай:

Киез итек, күн итек...
Исең китте шуңамы!
Әйт син менә, дөньяда
Имән итек буламы?

Авторы - Әхмәт Фәйзи дип беләм.


№23285 / 10.03.2011 18:29:40

Хэерле кичлэр,барыгызгада!!!Нур-улы,менэ дигэн шигырь,эгэрдэ эченэ кереп укысалар шулай язмаслар иде,тагын берничэне чэпэп куй-без укырга яратабыз,яза белмэсэктэ)))

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»