Азнакай
Иртәгә җомга, мөселман халкының ял көне, ә безгә эшкә. Шимбә көнне стадионда зур бәйрәм, Казан җырчылары һәм җырлыйм дип уйлаучылар концерты була, бәйрәмгә рәхим итегез, билетлары кулда булганнар һәм булмаган азнакайлар!
Отдых в солнечном Крыму - Алушта и Саки. Встретим, разместим. Умеренные цены. т: 8-978-725-36-15
Фундамент, брустан йорт, мунча салабыз, тышлыйбыз,тубэ ябабыз или алыштырабыз. 89656172236.
«Артистлар.ру» дигән сайт эшли башлады. Татар артистлары турында кызыклы яңалыклар шунда булачак. Ә каталогта 600дән артык артист, актер, сәхнә әһеле тупланган.
Бу сайтка көн дә яңалык эленеп барылачак.
Көн дә кереп карагыз.
Менә ул сайт: http://artistlar.ru/
продается фрезерно гравировальный станок по дереву с ЧПУ.89270466353
Татарның мәшһүр улы – Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан апрель аенда районыбызда бик күп чаралар үтә. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки бөек шагыйрьнең ялкынлы иҗаты бүген дә үз асылын җуймаган, аның моңлы сазы йөрәкләрнең нечкә кылларын тибрәтә.
Узган ел Азнакаебызда Тукай белән бәйле ике мөһим вакыйга булды: Тукай микрорайонында һәм яңа төзелгән 1 нче урта мәктәптә аның истәлегенә бюстлар ачылды.
Менә олуг юбилее көнендә беренче тапкыр Тарсус паркы каршындагы һәйкәл янында зурлап шигырь бәйрәме узды.
– Бүгенге бәйрәм күңелләргә яктылык һәм яхшылык нурлары сипсен. Дөньяларыбыз тыныч булсын, бер-беребезгә ихтирамлы-игътибарлы булып яшәргә язсын. Тарихыбызны, күренекле шәхесләребезне онытмыйк, һәрчак шулай зурлап искә алыйк, – диде муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов хакимият исеменнән тәбрикләп.
Бәйрәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, шагыйрьләр Илдус Гыйләҗев, Резеда Шәрипова, Әнәс Исхаков, язучы-тарихчы Мирсәй Гариф, “Гөлстан”чылар, мәктәп укучыларының шигъри тәлгәшләре, җырлар белән үрелеп барды.
2 март көнне Азнакай районы абыстайлары Ак мәчеттә “Әйдәле, остабикә” бәйгесендә гыйлемнәре һәм осталыкары буенча көч сынашты.
Тантананы район мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин ачып җибәрде, ул үз сүзендә: “Абыстайлар алар дин юлында хезмәт итүче, халыкның йолаларын саклаучы хөрмәтле кешеләр, һәрбер авылның йөзек кашы булган ягымлы һәм акыллы апаларына без һәрчак хөрмәт күрсәтергә тиешбез”, — диде. “Сабыйга” тәрбия курсларына йөрүче балаларның Коръән сүрәләре укып бәйрәмне башлап җибәрүләре ямь өстенә ямь булды.
Бәйгедә районның 12 авылыннан һәм Актүбә бистәсеннән дин юлында йөрүче хөрмәтле остабикәләр җыелган иде, алар үзара Коръән укуда, мөнәҗәт әйтүдә, Ислам дине буенча сорауларга җавап бирүдә көч сынаштылар, шулай ук яшьләр тормышында еш очрый торган хәлләргә үз тәҗрибәләреннән чыгып акыллы киңәшләрен бирделәр, хәтта яшьлекләренә кайтып килеп, биләүгә бала да биләделәр. Ә остабикәләрнең күз явын алырлык кул эшләреннән һәм төрледән-төрле татлы ризыкларыннан өстәлләр сыгылып тора иде.
Конкурска килгән барлык абыстайлар бар яклап та бик оста һәм уңган иделәр, жюрига урыннар билгеләү дә авыр булды, ләкин бәйге бәйге инде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынга Уразай авылыннан Галиева Мөнирә, икенче урынга Урсай авылыннан Сагдиева Миннеасия һәм өченче урынга Әлкәй авылыннан Фәррахова Сәрия абыстайлар ия булдылар.
Барлык җиңүчеләргә һәм катнашучыларга Азат хәзрәт бүләкләр тапшырды. Шулай ук Азнакай шәһәрендә озак еллар эшләгән, бик күп шәкертләрнең остазлары булган олы абыстайларга да мөхтәсибәт исеменнән рәхмәт хатлары һәм истәлекле буләкләр бирелде.
Кәкре Елга авылында сарайдан берәүләр сарык урлаганнар
Абзарыңа малыңны яптың да, тынычлап йокладың түгел хәзер. Әнә узган атнада Кәкре Елга авылындагы сарайдан берәүләр сарык урлап чыга. Хуҗаларга 7 меңлек матди зыян килә. Бәхеткә, полиция вәкилләре каракларның эзенә тиз төшә.
исэнмесез азнакайлылар!актаныш базарында Гараев Айдар Фандасович дигэн кеше паспортын онытып калдырган белучелэр юкмы ялгышмасак Азнакайнефтьтэ эшли бугай 15 контейнер Розалия ападан килеп алсын
Күп тел белү һәркем өчен мәртәбә. Ә менә туган телеңне белү – зур горурлык. Татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен ресупбликабызда «Ана теле» проекты тормышка ашырыла. Туган телебезне өйрәнергә теләүчеләр Albina_rogers@mail.ru электрон почтасы аша 21 гыйнварга кадәр үзләре турында мәгълумат (исем-фамилияләре, социаль статуслары, телефон номерлары) тапшыра алалар.
Э Марсель абый Шайдуллин без беренче ди. Кемгэ ышанырга ? Эйт эле колхозчы.
Кит але?
Безнен Азнакай Татарстанда авыл хужалыгы буенча рейтингта 28 нче урынга тэшкан бит але. Сыерлар да 111 башка кимеган ди. Авылхужалыгы сайтында шулай язылган. Бу начар бит.
Хәзер «Матбугат.ру»да комментарийларны бары тик «Вконтакте» виджеты аша үз исемең белән генә язып була
Тулырак укырга: matbugat.ru/news/?id=11409
- << Первая
- < Артка
- 1
- 2
- 3
- 4
- 5
- 6
- 7
- 8
- 9
- 10
- 11
- 12
- 13
- 14
- 15
- 16
- 17
- 18
- 19
- 20
- 21
- 22
- 23
- 24
- 25
- 26
- 27
- 28
- 29
- 30
- 31
- 32
- 33
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- Алга >
- Последняя >>