поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.06.2012 Дин

Дин һәм туган тел турында уйланулар

Бу язмам, әлбәттә, бәхәсләр уятыр, һәркем үзенекен исбат итәргә тотыныр. «Бездә тегеләй, бездә болай», — диярләр. Сүзләр никадәр күп булса да, хакыйкать берәү генә була аладыр: «Безне Ходай татар итеп яраткан икән, ни генә булса да, без татар булып калырга тиеш. Янәшәдә кем яшәсә дә, кем белән уртак дин тотсак та».

"Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Боларның берсе — милли тел, икенчесе — милли кием, өченчесе — милли гореф." (Ш. Мәрҗани).

Без — Аллаһ юк дип үскән буын. Кызганыч, әбекәй Аллаһы, Ходай Тәгалә дип сөйли башласа, чыгып чапкан чакларым да булгандыр. Дини тәрбия алмыйча, нәрсә югалтуымны мин хәзер генә аңлыйм.

Безнең өчен Аллаһ — Ленин бабай булды. Дөрес, бүгенге коммунистик идеология белән авыз чайкаучы күпләрдән аермалы буларак, балаларны аның үрнәгендә (аның турындагы легенда үрнәгендә дип әйтү, бәлки, дөресрәктер) тәрбияләүнең бер начарлыгын да күргәнем юк.

Үсә төшеп, заманалар үзгәргәч, татар теленең сакланып калуында ислам диненең йогынтысы көчле булды дип өйрәндек. Коръәндә туган телне саклау турында аять юк-югын, тик шулай да һәр милләтнең изге бурычы — үз телен, үз динен саклау, диелә (Пәйгамбәребез с.г.в. сөннәте). Атабыз Адәмгә г.с. — беренче Пәйгамбәребезгә — Аллаһы Тәгалә бик күп телләр һәм әйберләрнең атамаларын өйрәткән. Адәм балалары ишәеп, җир йөзенә таралып, һәр кавемнең үз теле барлыкка килгән. Шулай булгач, Ш. Мәрҗани сүзләренә әйләнеп кайтып фикер йөртсәк, дин белән тел берсен-берсе саклый, аларны кискән аерырга ярамый дию түгелме соң? Язмамда әйтәсе килгән фикеремнең берсе нәкъ шул хакта.

Мине, татар теле укытучысы буларак, кайбер ислам дине әһелләренең шушы мәсьәләгә берьяклы гына якын килүе, ягъни дин турында гына уйлап, телне саклау мәсьәләсен онытулары борчый. Аларның «Дин белән тел икесе ике нәрсә» дип аңлата башлаячакларын белеп, алдан ук әйтәсем килә: шулай икәнен бик яхшы беләм. Алар аерылгысыз итеп, бер-берсенә бәйләнеп куелган нәрсәләр түгел. Бер үк дин тоткан төрле милләт халыклары булуын да, бер милләт эчендә төрле дин тотучылар барын да беләм. Тик милләтне саклау — һәр мөселманның бурычы икән, телне саклауда үзеннән үзе аның бурычына әйләнә түгелме? Чөнки тел сакланмаса, милләтнең югаласы мәктәп баласына да билгеле.

Соңгы вакытта, кемгә ярыйм диптер, мәчетләрдә русча вәгазь уку модага кереп бара. Яраткан газетам «Яңарыш» та да русча ислам кануннарын аңлатуга бер бит бирелә. Русча әйткәндә: «Кто платит, тот заказывает музыку» дигән сүз инде бу. Нәрсә, шуны татарча гына язсалар түләмиләрмени? Татар белән башкорттан тыш, төрки булган һәм булмаган күп кенә милләт вәкилләренең дә ислам динен кабул итүе — куанычлы хәлдер. Бу битләр — шулар өчендер. Исламга күбрәк тарту өчен башкарыла торган гамәлдер инде бу. Арада бер урыс булса, ун татарның урысча сөйләшүгә күчүенә күнеккән халык бит инде без. Керәшен татарлары хакына бүген татарча служба алып бара торган чиркәү турында гына ишеткән юк. Әллә мин генә белмим микән?

Мәчетләрдә русча вәгазь уку, мәдрәсәләрдә ислам кануннарын русча аңлатуның сәбәбе шул гына булуына бик ышанасы килсә дә, эш муллаларның үзләрендә дә түгел микән дигән шигем бар. Рус телле мөселманнар белән бергә рус телле муллалар күбәеп бара түгелме? Бу шигем «Безнең гәҗит» газетасыннан (2011, № 47) Рәсим хәзрәт Хәбибулланың мәкаләсен укыгач, тагын да артты. «...Талантсыз һәм кара эш яратмаган егетләргә әле урын тагын да күбрәк: күпләре әти-әнисенең «Улым, «кара» эшне яратмыйсың, кулыңнан бернәрсә дә килми, бар, мәдрәсәдә укы, намаз укып билең сызламас, тамагың ач булмас», — киңәшләрен тотып, муллалыкка укырга баралар. Мәдрәсәдә укыганда ук, үз фикерләре булмау сәбәпле, төрле агымнарга эләгеп, хәтта әти-әниләрен кяферлектә гаепләп, халыкта ислам диненә карата тискәре караш уяталар. «Диндә милләт юк», дигән гыйбарә астында үз милләтенә нәфрәт белән карыйлар», — дип яза автор. Кискенрәк тоелса да, хаклык бардыр бу сүзләрдә. Хәзрәт башы белән белмичә сөйләмәс. Бүген татар яшьләренең күбрәк русча аралашуы беркемгә дә сер түгел. Бигрәк тә шәһәрдә үскәннәре. Мәдрәсә бетерә дә русча вәгазь сөйли. Рәхәт ич! Дин кануннары тыймаганда, нигә ата-анасы телен өйрәнеп торсын! Кайсы телдә укуга карап сәдаканың күләме үзгәрми.

Мәчеткә килгән халыкның күбесе татар булуына барыбер шикләнмим мин. (Алай түгел икән, татарлар ул мәчетләрнең төзәлешенә хәләл акчаларын нигә бирәләр соң?) Иң авыр заманнарда да качып-посып намазын укыган, әби-бабасы өйрәткән доганы ничә еллар күңелендә саклап кала алган өлкән буын вәкилләренә хөрмәт йөзеннән генә дә мәчетләрдә эш татарча гына алып барылырга тиеш дип исәплим. Кайсы төбәкне алып карасаң да, ислам дине йолаларын каяндыр килгән мөселманнар түгел, шул төбәкнең үз халкы саклап калган бит. Инде килеп, вәгазьләрнең мөселман халыкларының берсенең телендә дә түгел, бөтенләй башка дин тоткан халык телендә алып барылуын ничек аңлатып буладыр. Мәчет-мәдрәсә теле тайпылышсыз татарча булса, анда йөрүче «телсез» милләттәшләребез дә, «кунакларыбыз» да өйрәнергә тырышыр иде. Мәчетләрдә генә булса да: «Татарчасыз булмый!» — диярләр иде. Кызганыч, татарчасыз да бик рәхәт яшәргә була бүген. Дәүләт теле булып исәпләнсә дә.

Милли мәнфәгатьләрне яклаган вакытта депутатлар, балаларга туган телне өйрәткәндә укытучылар, теләктәшлек эзләп, дин әһелләренә мөрәҗәгать итәләр. Мәчеткә күбрәк өлкәннәр йөри. Телне саклауда да өлкән буынның роле зур булырга тиеш. Тик урысча вәгазь тыңлап кайткан әби-бабай оныгына туган телен өйрәтүне кирәк табар микән соң?

Ш. Мәрҗани сүзләренә кире кайтып, милли кием турында фикер йөртик әле. Сүзне хөрмәтле язучыбыз Туфан ага Миңнуллинның «Иман» газетасы хезмәткәре белән әңгәмәсендә әйткән сүзләреннән (2010 ел, 7 нче сан) башлыйсым килә: «Коръән барлык кешелек өчен иңдерелгән китап, аның фарызлары үтәлергә тиеш. Ләкин диннең йолалары бар бит әле. Менә моны искә алган вакытта, аны татар үзенең тормышына җайлый. Бу бер дә Коръәнгә, аның төп догмаларына каршы килми», — ди. Җирдән сөйрәлеп баручы кап-кара хиҗаб кигән, яулыкка төренеп беткән хатын-кызлар үзләрен Гарәбстанда уңай дип табылган йоланы үтәп кенә саваплы булабыз дип өметләнәләрме? Халкыбызның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре ислам дине кабул ителгәнче ук формалашкан һәм алар ислам кануннарына каршы килми. Сүзне озынга сузмыйча, мисал итеп, мин мөселман дөньясында бердәнбер казыя булган Мөхлисә Бубыйны китермәкче булам. Күптән түгел Г. Камал исемендәге академия театры аның турында «Үлеп яратты» (Авторы Р. Зәйдулла) спектаклен сәхнәгә куя башлады. Мөхлисә казыяны һич тә төрендермичә, башына калфак кадатып кына сәхнәгә чыгарган атаклы театрыбыз ялгыша микәнни? Әллә Мөхлисә казыя үзе ислам кануннарын белеп бетермәгәнме?

Безнең әбиләребез актан киенергә яратканнар, җирдән сөйрәлгән кара кием кимәгәннәр. Хәзер дә мөселман хатын-кызлары өчен заманча тегелгән бик килешле киемнәр белән сәүдә итүче кибетләр эшли. Тик нигәдер күңелгә шом салучы кара киемле хатын-кызлар торган саен күбрәк күзгә чалына. Бу турыда төшендерү дин әһелләренең вазифасына кермиме, әллә алар да ислам динен тоткан төбәкләр Гарәбстанның копиясе булырга тиеш дип уйлыйлармы? Иң аянычлысы — яулык бәйләп, хиҗаб астына качкан кызларыбыз арасында, күп вакыт яшереп тә тормыйча, тәмәке тартып, аракы эчеп йөрүчеләрнең булуы. Монысын һич арттырмый, үз күзем белән күргәнне язам.

Телне саклау мәсьәләсенә килгәндә дә, мин тулысы белән Туфан аганың сүзләре белән килешәм: «Телне саклау җәмгыятьнең әйдәп баручы кешеләреннән тора. Безнең моңа иң комачаулый торган кешеләр — чиновниклар. Чөнки чиновниклар белән каракларның милләте булмый», — ди ул. Бездә халык өстән нәрсә кушсалар, шуны гына эшләргә күнеккән. Югарыдагыларга ошарга тырышабыз. Түрә теннис уйнаса, теннис уйныйбыз; ат яратса, ат үрчетәбез. Шулай булгач, телебез саклансын дисәк, туган телне үз карьерасыннан да ныграк яраткан түрәнең килүен генә көтәргә кала, ахры. Шул чагында гаиләдә дә, дәүләт учреждениеләрендә дә татарча сөйләшерләр, милли мәктәпләребез чәчәк атар. Күпме көтәсе генә билгесез...

Әгерҗе. 


Наилә ХАРИСОВА
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»