поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
25.04.2024 Җәмгыять

«Татарстандагы магнит давыллары зур катастрофага китерергә мөмкин…»

Планетадагы турбулентлык социаль тетрәнүләрдә генә түгел, табигать күренешләрендә дә чагыла. Хәзер Россиянең урта полосасында Төньяк балкышын күзәтү беркемне дә гаҗәпләндерми. Күрер күзгә бик матур булса да, планетаның магнит кырында зур үзгәрешләр баруын сөйли бу. Кояшта шартлаулар һәм уртача яки зур куәтлелектәге магнит давыллары булмаган атналар юк диярлек.

Алар кеше сәламәтлегенә генә зыян салып калмый, зур техноген катастрофага китерү куркынычына да ия. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре әле һаман да масштаблы су басу нәтиҗәләреннән айнып бетә алмый. Шәрҗә шәһәрендә диңгез булып җәелгән су әле һаман җыелап тора, кешеләр тездән су ерып йөри.

Яңгыр суына канализация пычрагы кушылып, начар ис тарала. Үткән кыш буе Согуд Гарәбстаны, Оман кебек илләрдә моңарчы күзәтелмәгән көчле яңгырлар яуды. Су басулар Йәмәндә дә күзәтелде. Оман чүлендә гаять зур күлләр барлыкка килде. Индонезия һәм Кытай масштаблы су басулардан интегә.

Җир шары җир тетрәүләр сериясен кичерә. Аларның саны гына түгел, куәте дә арта. Элек бер елга меңләгән җир тетрәү теркәлә иде, әмма аларны бары тик приборлар белән генә сизеп булды.

22 апрель көнне төштән соң Тайваньда өч сәгать эчендә магнитудасы 3кә тигез булган – 33, 5+ белән билгеләнгән 7 җир тетрәү теркәлде. Утрау әле күптән түгел генә җимергеч тетрәүгә дучар булган иде. 23енә каршы төндә исә 6 баллы селкенү булды һәм тектоник плитәләр селкенү саны бер тәүлеккә 80нән артып китте. Соңгы көннәрдә генә дә Төркия, Коста-Рика, АКШ, Япония һәм башка илләрдә зур магнитудалы җир тетрәүләр күзәтелде. Апрель аендагы куәтле тетрәнүләрнең исемлеген генә бирсәк тә, газета битенә сыеп бетмәс иде. Вулкан атуларның статистикасы да шаккатмалы.

Җир шары мең елларга бер генә тапкыр була торган зур үзгәрешләр чорын кичерә, моңа шик юк. Кызганыч, кешелек җәмгыяте шомлы күренешләрдән гыйбрәт алмый. Дәүләтләр арасындагы киеренкелек һәм социаль тетрәнүләр югары ноктага омтыла. Польша Президенты Дуда үз илләренең Америка атом-төш коралын урнаштырырга әзерлеген әйтте. Тик НАТО блогы һәм аның башында торган АКШ, никадәр генә куәтле булмасын, дөньякүләм йогынтысын югалтып килә. Үткән атнада Африканың фәкыйрь бер иле Чад Вашингтонга хат юллады. Хатта Америка гаскәрләренә илдән китәргә турыдан-туры әмер бирелә. Бу хакта CNN хәбәр итә. Гыйрак гыйсъянчылары төбәктәге Америка хәрби базаларын янә утка тота башлады. Гыйракның рәсми хакимиятләре дә, фетнәчеләр дә американнарның китүен таләп итә.  

 
 

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.04.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»