поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бүген математикадан нинди билге алдың, улым?
    – Биш плюс дүрт минус җиде.
Бүген кемнәр туган
  • 29 Ноябрь
  • • Йосыф Акчура (1876-1935) - язучы
  • • Әхәт Фазылҗанов - язучы
  • • Фаил Ибраһимов - режиссер
  • • Маннур Саттаров (1920-2016) - шагыйрь
  • • Шәһидә Максудова (1926-2009) - язучы
  • • Руслан Кираметдинов - җырчы
  • Сдается двухкомнатная квартира в центре Актаныша, на длительный срок. с.T 89274767230
  • Угез ите сатыла. Ал-620,Арт-660. Китереп биру момкинлеге бар. 89503282206
  • Яшь Тай ите сатыла. Декабрь башында суелачак. Казанга китереп биру момкинлеге бар.шалтыратыгыз, 89520347319.
  • Студент егеткэ с подселением эзлим бүлмэ. Энергоуниверситет тирэлэрендэ. 89172618276
  • Тандем сэудэ узэге янында урнашкан 2 булмэле фатирга узем белэн торырга кызлар эзлим.89534004384
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
  • Саксофон сатыла. 30 000 сум. Казан. 89172935717
Архив
 
27.11.2026 Сәясәт

Татарстанда «тычкан бизгәге» эпидемиясеме?

Татарстанда бөер синдромлы геморрагик бизгәк, халык телендә «тычкан бизгәге» дип йөртелгән авыру очраклары арта.

Көзге эшләр вакытында — бакчаларны җыештырганда, яшелчә саклагычларны тәртипкә китергәндә һәм баз, чормаларны чистартканда дистәләгән кеше бу куркыныч чирне йоктырган.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, республикада быел әлеге авыруның 723 очрагы ачыкланган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 1,7 тапкырга күбрәк. Октябрь аенда гына да 109 кешедә тычкан бизгәге теркәлгән.

Белгечләр авыру очракларының артуын көзнең җылы килүе белән дә бәйли. Кешеләр бакчаларда, дачаларда күбрәк эшләгән.

Ничек йога?

«Тычкан бизгәге» вирусы кешегә күбесенчә кимерүчеләрнең бүлендекләре белән пычранган тузан аша эләгә. Шулай ук зарарланган яшелчәләр һәм башкалар аша да инфекция йоктыру ихтималы бар.

Шуңа күрә бакчада һәм хуҗалык биналарында эшләгәндә саклык чараларын үтәргә кирәк:

— тузанлы урыннарны җыештырганда битлек һәм перчатка кияргә;

— бүлмәне алдан җилләтергә;

— идәннәрне һәм өслекләрне хлорлы дезинфекция чаралары белән эшкәртергә;

— яшелчәләрне яхшылап юып ашарга;
 
— кимерүчеләр керә алырлык урыннарны тәртиптә тотарга.

Грипп белән бутамагыз!
 
"Тычкан бизгәге"нең иң куркыныч якларының берсе — беренчел билгеләренең гриппка охшаш булуы. Кешенең температурасы күтәрелергә, хәлсезлек, баш һәм мускуллар авыртуы башланырга мөмкин. Шуңа күрә кайберәүләр моны гадәти салкын тию дип кабул итә. Шуңа күрә үзеңә үзең диагноз куярга, интернеттагы мәгълүматка таянып дәваланырга ярамый. "Тычкан бизгәге"н ачыклау өчен башка лаборатор анализлар үткәрелә.
 

Гүзәл Камалова
Шәһри Казан
№ --- | 27.11.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы