поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бүген математикадан нинди билге алдың, улым?
    – Биш плюс дүрт минус җиде.
Бүген кемнәр туган
  • 29 Ноябрь
  • • Йосыф Акчура (1876-1935) - язучы
  • • Әхәт Фазылҗанов - язучы
  • • Фаил Ибраһимов - режиссер
  • • Маннур Саттаров (1920-2016) - шагыйрь
  • • Шәһидә Максудова (1926-2009) - язучы
  • • Руслан Кираметдинов - җырчы
  • Сдается двухкомнатная квартира в центре Актаныша, на длительный срок. с.T 89274767230
  • Угез ите сатыла. Ал-620,Арт-660. Китереп биру момкинлеге бар. 89503282206
  • Яшь Тай ите сатыла. Декабрь башында суелачак. Казанга китереп биру момкинлеге бар.шалтыратыгыз, 89520347319.
  • Студент егеткэ с подселением эзлим бүлмэ. Энергоуниверситет тирэлэрендэ. 89172618276
  • Тандем сэудэ узэге янында урнашкан 2 булмэле фатирга узем белэн торырга кызлар эзлим.89534004384
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
  • Саксофон сатыла. 30 000 сум. Казан. 89172935717
Архив
 
27.11.2026 Мәгариф

Җыр гына түгел бу: 2 нче татар гимназиясендә халык моңнары фестивале узды

Гореф-гадәтләргә нигезләнгән тәрбия иң үтемлеседер. Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә чираттагы «Татар халык җырлары фестивале» узды.

Бу проектның тарихы утыз елга якын инде. Фестиваль ел саен зур әзерлек  белән үткәрелә, укытучылар өчен дә, балаларның үзләре өчен дә бер вакыйгага әйләнә. Һәр сыйныф сәхнәдә бер татар халык җырын башкара. Иң мөһиме – чыгышта һәр укучы катнаша, һәр бала сәхнәгә күтәрелә. Татар халык җырлары фестивале – гимназиядә озак еллар дәвамында тормышка ашырылып килгән уңышлы проектларның берсе, дип саный укытучылар коллективы.

– Еллар дәвамында ул укучыларның күңеленә милли моңга, туган телгә һәм халкыбызның бай мәдәни мирасына мәхәббәт уята. Һәр укучы күңелендә һәм хәтерендә уку елларында өйрәнгән унбер татар халык җырының сүзләре һәм башкарылышы сакланып кала, – ди директор урынбасары Гөлшат Абдуллина. – Шулай ук фестиваль балаларның  үз-үзләренә ышанычларын арттыруда зур әһәмияткә ия. Сәхнәгә чыгып, тамашачы алдында чыгыш ясап, алар үзләрен иркен тотарга, каушамаска һәм үз мөмкинлекләрен күрсәтергә өйрәнәләр. Әлеге проект гимназиябезнең Бердәм тәрбия программасына да кертелгән, нигезләмәсе дә төзелгән.

Фестиваль мәктәп кысасында гына калмый, билгеле. Аңа әзерләнер өчен әти-әниләр дә кушыла, хәтта хореографлар ярдәм итә. Сыйныф җитәкчесе туры килгән җырны сайлый, чыгышның эчтәлеген һәм сәхнәдә куелышын билгели. Әти-әниләр исә балалар өчен милли костюмнар әзерләүдә һәм сәхнә образларын булдыруда ярдәм итәләр. Фестиваль һәр укучы өчен үзенә күрә бер иҗади мәктәпкә, милли тәрбия дәресенә әверелә. Һәр сыйныф үзе сайлаган җырны сәхнәләштереп башкара, укучылар үзләренең сәләтләрен, иҗади мөмкинлекләрен күрсәтәләр. Башлангыч сыйныфлар ихласлылык, самимилек белән алдырса, зур сыйныф укучылары җитдирәк җырларга алына, кайберләре сәхнәгә тулы бер клип булырлык куелыш чыгара.

Яңа гына сәхнәдән төшкән балаларның хис-кичерешләрен белик. 2 «В» сыйныфы укучыларының фестивальдә тәүге тапкыр катнашулары. Ут уйнатып торган «Өммегөлсем» җырын сайлаган алар. Сәхнәдә сынатмас өчен хореограф белән эшләгәннәр, көн саен репетицияләр ясаганнар. Бәйгедән соң чыгышларын бәяләп, фикер алышырга дип чәй эчәргә җыелганнар. Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын инде!

– Җырны музыка дәресендә генә түгел, тәнәфесләрдә дә җырлап йөрдек, өйдә әни белән дә өйрәндек, алар да ятлап бетерде инде, – ди Мәрьям Шакирова.

Иң мөһиме – фестивальдә җиңелүчеләр юк. Һәр чыгышны жюри бәяләп, өстенлекләрен ачыклап, һәрбер сыйныфны бүләкли. Җидедәге – җитмештә, дигән халык. Кечкенәдән отып калган татар халык җырлары, милли моңнар бу балаларның гомерлек юлдашлары булачак әле.

 

Алсу Шакирова
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.11.2026
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы