поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бүген математикадан нинди билге алдың, улым?
    – Биш плюс дүрт минус җиде.
Бүген кемнәр туган
  • 29 Ноябрь
  • • Йосыф Акчура (1876-1935) - язучы
  • • Әхәт Фазылҗанов - язучы
  • • Фаил Ибраһимов - режиссер
  • • Маннур Саттаров (1920-2016) - шагыйрь
  • • Шәһидә Максудова (1926-2009) - язучы
  • • Руслан Кираметдинов - җырчы
  • Сдается двухкомнатная квартира в центре Актаныша, на длительный срок. с.T 89274767230
  • Угез ите сатыла. Ал-620,Арт-660. Китереп биру момкинлеге бар. 89503282206
  • Яшь Тай ите сатыла. Декабрь башында суелачак. Казанга китереп биру момкинлеге бар.шалтыратыгыз, 89520347319.
  • Студент егеткэ с подселением эзлим бүлмэ. Энергоуниверситет тирэлэрендэ. 89172618276
  • Тандем сэудэ узэге янында урнашкан 2 булмэле фатирга узем белэн торырга кызлар эзлим.89534004384
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
  • Саксофон сатыла. 30 000 сум. Казан. 89172935717
Архив
 
27.11.2026 Дин

Ильяс Халиков мәртәбәле бүләккә ия булды (ВИДЕО)

Татарстанның атказанган артисты, «Мөнбәр» театры җитәкчесе, мөнәҗәтләр һәм дини җырлар авторы Ильяс Халиков Татарстан Диния нәзарәтенең «Бердәмлек» медале белән бүләкләнде.

Ильяс үзе болай ди:

 - Тормыш юлы һәркемнең үзенчәлекле. Аллаһка шөкер. Без кечкенә вакыттан татар халкына хас булган сыйфат - җырлар тыңлап тәрбияләнгән буын. Кайсы гына дини кешене әйтеп китсәгез дә, ул Авыл көен, матур әдәбият әсәрләрен белеп, укып үскән кешеләр. Мин үзем дә халкыбызның җыр-моңын яратам. Иҗат ярату мине дини җырлар җырлауга этәрде. Кемдер мәчеткә килеп керә, кемдер сәхнәдән ишетеп, иман юлына аяк атлый. Үземнең дини җырларым, нәшидләрем белән инде 20 елга якын халкыбызга хезмәт итәм.

“Әти-әни”, “Иман юлы”, “Тәкъдир”, “Кил син тәүбәгә”, “Шөкер, Аллам” сыман җырларымны тыңлап үстек дигән чор балалары үсеп килә. “Ильяс абый, без гел синең җырны тыңлый идек”, - дип никах-туйларына алып баручы итеп тә, кунак буларак та чакыралар. Өлкәннәр өчен генә түгел, яшь буынга тәрбия бирә алуым белән бәхетлемен. Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен башланган эшем бүгенге көндә дә дәвам итә. Бүген мөфтиебез Камил хәзрәт кулыннан алган бүләк минем өчен бик куанычлы. Алга таба да, милләтебез өчен тырышып хезмәт итәргә көч бирә. Бу Хезмәтнең җимеше ике дөнья бәхетенә ирешә торган сәдака-җәрия эше булсын иде. 

 

---
Матбугат.ру
№ --- | 27.11.2026
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы