|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
28.11.2026 Шоу-бизнес
Наил Мортазин: салкын Интада туып үскән малай гитара кылларында җылы тапканНаил Мортазинны күпләр беләдер. Ул Комида урнашкан Инта шахтерлар шәһәрендә карлар, поляр төннәр арасында кырыс шартларда туып үскән. Мондый мохиттә иҗат ялкыны каян килсен кебек? Әмма музыка аны үзе эзләп тапты, булса кирәк. Наил балачактан музыкага тартылган. Педагогларсыз гына гитарада уйнарга өйрәнгән, нота гыйлемен дә мөстәкыйль үзләштергән. Мондый үҗәтлек кыйммәт тора. Наилнең әнисе туган як сагышы белән сугарылган татар җырларын башкарган. Моң-сагышны ул үзе белән Төньякка алып килә. Абыйсы тальянда уйный. Шулай итеп, гитара белән гармун арасында, рус Төньягы белән татар сагышы арасында, Наилнең дә музыкаль зәвыгы формалаша.
Бу көннәрдә Наил Мортазинның «Төньяк балкышы» («Северное сияние») дигән беренче инструменталь альбомы дөнья күрде. Аны төрле музыкаль мәйданчыкларда тыңларга мөмкин. “Ике дөньяга мәхәббәт аңлату бу”, – ди Наил.
Исеме дә символик. Бу шул гүзәл табигать күренеше астында узган балачакка мәдхия дә, аны беренче көннәрдән үк чолгап алган татар музыкасына рәхмәт тә.
«Төньяк балкышы» – дебют кына түгел. Бу – тарихи ватаннан еракта үскән, әмма аның көен бөтен гомере буе йөрәгендә йөрткән кешенең музыкаль биографиясе.
--- |
Иң күп укылган
|