|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.05.2024 Җәмгыять
Ник беләзек сөягенә кызыл җеп бәйлиләр?2000-нче елларда әлеге бөти Голливуд артистлары аркасында бар дөньяга тарала. Мадонна, Линдси Лохан, Эштон Кутчер һ.б. данлыклы артистлар беләзекләренә тага. Ырым-шырымнарга ышанучылар әлеге талисманнарны яһүтләрнең мистик агымы - каббала үзәгендә сатып алалар икән. Янәсе, әлеге бөтиләр күз тиюдән, түлсезлектән һәм чирләрдән саклый. Беләзеккә кызыл җеп бәйләү яһүтләрдә генә түгел, Греция һәм Мисыр риваятьләрендә, Кытай легендаларында, Британия, Уэльс, Ирландиянең - халык, һинд туй йолаларында һәм Румыния һәм Грециядә очрый.
Кайсыберәүләр беләзеккә бәйләп куюдан тыш, кызыл җепне тәннәренең башка өлешләренә дә, ишек-тәрәзәләргә, транспортларга бәйлиләр. Кая гына бәйләсәләр дә, аның мәгънәсе бер үк булып кала: күз тиюдән саклану, сихер, авырулардан, җен-пәриләр кагылудан һәм башка тискәре һөҗүмнәрдән саклану өчен.
Кызыл җепнең популярлыгын өч символ берләштерә: гомер һәм канны чагылдыручы кызыл төс, сихердә файдаланылучы төеннәр һәм явыз көчләрдән саклаучы түгәрәк.
Кызыл җеп серләре белән кызыксынучы тикшеренүчеләр бу ырымның Израильдә төрле катлам халык арасында киң таралуын билгелиләр.
Күпләр бу бөтине күз тиюдән саклану һәм уңышны җәлеп итү өчен тагалар. Талисманны гаиләдә балалар булсын өчен, сугышлардан саклану һәм язмышларын очрату өчен кулланалар. Кияүгә чыкмаган кызның кулыннан кызыл җеп үзе чишелеп төшсә, ул тиздән кияүгә чыгачак дигән ырым бар. Кызыл җепне нинди максатта файдалануга карамастан, уңышны югалтмас өчен, аны кулдан салмаска киңәш итәләр.
Фото: rtek24.ru
Автор:Кадикова Резида
--- |
Иң күп укылган
|