поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
Бүген кемнәр туган
  • 29 Май
  • Әбрар Кәримуллин (1925-2000) - галим
  • Әмир Камалиев (1960-2019) - актер, драматург
  • Роза Әдиятуллина - журналист
  • Гөлнара Тимерҗанова - җырчы
  • Ләйлә Фазлыева - дәүләт эшлеклесе
  • Бари Рәхмәт (1897-1957) - балалар шагыйре
  • Хәнисә Алишина - язучы
  • Азалия Бадюгина - тәрҗемәче
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
Архив
 
14.05.2024 Җәмгыять

Китаплар һәм җырлар авторы Рузия Камаева вафат: «Хәйләләп яшьләрне кавыштыра иде»

Әтнә районының Күшәр авылында гомер итүче күп кенә китаплар һәм җырлар авторы Рузия Камаева вафат. Аңа 61 яшь булган. Рузия апаның язмышын күпләр белә. Аның аяклары йөрмәде. Әмма ул шуңа да карамастан, тормышта үзенә юаныч табып яши белде.

Кул эшенә оста иде. Күп кенә матур җырлар иҗат итеп калдырды. Йөрәк түрләреннән чыккан шигырьләр язды.

– Рузия яман чир белән интекте. Табиблар диагноз куйгач та, бер дә бирешмәде. Тереләм, диде. Казанга химия терапиясенә йөрде. Тик коткарып булмады. Чир аны җиңде, ди авылдашлары Гөлназ Гарипова. – Әнисе Гөлзада апага 85 яшь. Күпме күргән ханым инде. Ирен, улын, ике оныгын вакытсыз җирләгән кеше. Инде менә хәзер кызы да китеп барды. Гөлназ яшь вакытларын да искә төшерде. Рузияне бик яратып сөйләде. – Безнең яшьлек алар капка төбендә узды инде. Җәйләрен шунда җыелыр идек. Рузия күпләрне парлаштырган кеше дә инде ул. Җайлап кына, бер-берсен ошаткан кешеләре үз янында калдырыр иде. Янәсе, аны күтәреп кертергә ир-ат кирәк, булышырга кыз кеше.

Әнә шулай хәйләләп алып кала да, яшьләр очраша башлый, кавыша. Күпләрне парлы итте ул, — ди Гөлназ. – Үзенең әдәпле булуы белән дә аерылып торды. Беркайчан да кешене бүлдермәс иде. Башта син сөйләп бетерәсең, аннары ул үз сүзен әйтә. Кызганыч, гомере кыска булган. Урыны оҗмахта булсын, әнисенә сабырлык. Күшәргә баргач, Рузия апа белән танышып, аның язмышын язарга да насыйп булган иде миңа. Бик җылы очрашу булган иде. Үлемен ишеткәч тә, әллә нишләп киттем. Физик мөмкинлеге чикләнсә дә, тормышны яратып яшәгән, бәхетле булган, кешеләргә елмаю аша шатлык өләшкән кеше ул. Оҗмахлы булсаң иде, Рузия апа.

 

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.05.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»