поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
05.05.2024 Җәмгыять

Кеше язмышлары төрле-төрле...

Җир йөзендәге һәр кешенең үз язмышы, үз тормышы... Берәүләр бәхетле гомер кичерсә, икенчеләрнең юлларында төрле сынаулар, кыенлыклар күп очрый. Менә Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшкән, әсирлек газапларын кичергән, батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнгән Мирза абзый Булатовның да язмышы җиңелләрдән булмый.

Сугыштан 1946 елда гына туган Мәчәләй авылына әй¬лә¬неп кайта ул. Кызганыч ки, хәләл җефете Банат газиз ирен фронттан көтеп ала ал¬мый, якты дөньядан китеп бара. Нишлисең бит, язмышлардан узмыш юк шул. Мирзага балалары: Сылу, Сырур, Фатыйма, Миргазыян, Мәрьямне аякка бастырырга кирәк. Әлбәттә инде, ялгыз ир-атка биш нарасыйны тәрбияләү бик тә авыр бит. Йортта - хуҗабикә, ба¬лаларның әнисе булырга ти¬еш. Шулай уйлана торгач, Мирза өйләнергә була.      
 
Сугыштан соңгы елларда, билгеле, тормыш иптәшен табуы авырлыклар тудырмый - йорт саен диярлек тол хатыннар яши. Ялгызлары да, балалылары да бар, сайлап ал гына. Ләкин ир мәрхүм хатыны Банатның бертуган сеңелесе Шәмсенурга өй¬лә¬нергә карар кыла. Чит-ят кеше түгел, бәбкәйләремә карата яхшы мөгамәләдә булыр дип, иң беренче чиратта, нарасыйларын кайгырта ул.
 
Бергә яшәп киткән ир белән хатынның тора-бара бер кыз һәм бер уллары туа. Яшь ана Шәмсенур барлыгы җиде бала тәрбияли.
Вакыт шулай уза тора. Кызлары Сылу, үсеп, буй җитә. Әтисе аны башта Мәчәләй егетенә кияүгә бирергә була. Әмма, кызының теләгенә каршы килә алмыйча, яраткан кешесенә кияүгә чыгарга рөхсәт итә. Шулай итеп, 1948 елда Сылу һәм Минегали Шабаев өйләнешәләр. Бер-берсен өзелеп сөйгән яшьләрнең башта - уллары Минзакир, аннары кызлары Әлфия туа. Әмма усал язмыш аларның бәхетле тормышын чәлпәрәмә китерә. Өченче баласын тудырганда Сылу вафат була.
 
Тол калган ир бик нык кайгыра, үз-үзенә урын таба алмый. Берникадәр вакыт уз¬гач, киявенә балаларны ялгыз үстерүе бик тә авыр булачагын яхшы белгән Мирза абзый аңа үзенең кызы Фатыймага өйләнергә тәкъдим итә. “Балалар өчен дә чит кеше булмас”, - дип үгетли ул Минегалине. 
Шушы сүзләрдән соң ир, бераз уйланып йөри дә каенатасының хак булуын аңлый. Тик менә Фатыйманың фикере белән генә берсе дә кызыксынмый шул. Ә кыз бу турыда хәтта уйларга да курка. “Юк-юк, алай булдыра алмыйм мин, аңа кияүгә чыкмыйм!” – дип каршы торырга маташса да, әтисе аңа: “Ризалашасың, шулай кирәк, кызым!” – дип кенә җавап бирә.
 
Җизнәсенә кияүгә чыккан Фатыйманың күңелен нинди хисләр биләгәндер инде, анысын беркем дә белми. Тик ул иренә әйбәт хатын була, үзләренең дүрт улларын, бер кызларын да, апасының ике баласын да бертигез яратып үстерә, лаеклы тәрбия бирә.
 
Сугыш афәтләрен кичереп, тормышның әчесен дә, төчесен дә татыган, ул-кызлары, оныклары өчен янып-көеп гомер иткән Мирза абзый, олыгайган көнендә балалары тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәп, соңгы юлга озатыла... 
 

Сәгыйдә СУБЕЕВА
Бердәмлек
№ --- | 05.05.2024
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»