|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.05.2024 Җәмгыять
Җырчы Инсаф Гаптелбәров: Бу — минем өчен иң “авырткан” темаларның берсеЯшь җырчы Инсаф Гаптелбәров эстрадада танылып кына килә. “Пошалым чаналары” фестивалендә чыгыш ясаганыннан соң: “Кем ул егет? Искиткеч тавышлы”, — дип редакциягә шалтыратып, яшь җырчы белән якыннан таныштыруыбызны сораучылар булды. — Күпләр: “Сиңа сәхнә кирәк”, — диләр. Моны үзем дә яхшы беләм дә... Бу — минем өчен иң “авырткан” темаларның берсе. Тугыз әзер җырым бар. Берсен генә үземнең социаль челтәрләрдәге сәхифәләремә чыгардым. Зур мәйданчыкларга чыгара алмыйм, акча кирәк. Клип төшерү өчен дә шактый чыгымланасы, радио-телевидениегә түләү турында әйтеп тә тормыйм. Татар эстрадасында күпләр бүген акча белән генә сәхнә тота. Берара килешү төзеп эшләү турында сөйләшеп карадым. Бер елга нинди сумма кирәк икәнен белгәч, күзләр маңгайга менде. Мин — гади эшче. Танылам дип, бер елга 1 миллион сум акчаны кайдан алып чыгарып салыйм? Кредитларга чумасы килми. Концертларга да гел бушка җырларга чакыралар. Таланты булмаса да, сәхнәдә акчалылар заманы шул. Шуларны уйлыйм да, күңелем әрни. Ярый әле менә шундый “Пошалым чаналары” кебек гадел, бушлай уздырыла торган фестивальләр бар. Рөстәм абыйга зур рәхмәт! Безгә мөмкинлек бирә, әле акчалата да бүләкли. Тамашачы мине шунда күреп, бик күп җылы сүзләр җиткерде.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|