поиск новостей
  • 20.06 "Матур-City" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 21.06 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 22.06 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 23.06 "Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 24.06 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.06 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 25.06 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 26.06 "Көзге кайтаваз" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18.30, 12+
  • 28.06 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 28.06 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 29.06 "Аналар улларын көтәләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.06 "Матурлык" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Июнь
  • Венера Шәмиева - җырчы
  • Гүзәлия - җырчы
  • Марат Мухин - композитор, аранжировкалаучы
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
Архив
 
13.04.2024 Язмыш

«Хәзер үкенүдән ни файда?»: хосписта дәваланучыларның язмышлары

Монда күпләр гомеренең соңгы көннәрен уздыра. Табиблар да дару гына түгел, сүз белән дә дәваларга тырыша. Авыруына шифа таба алмаганнарның җанын да юаталар биредә. «ВТ» журналисты Казандагы «Наташа» хосписында дәваланучыларның хәлен белеште.

Әлеге язма күпләргә гыйбрәт булсын. Якыннарыбызга, кадерле кешеләребезгә  җылыбызны кызганмыйча яшик.     

Марс абый

Биредә аның хатыны Татьяна ята. Авыруына түзә алмагач, монда китерүне үзе сораган. Хәле җиңел түгел. Марс Вәлиуллин ике көнгә бер Яшел Үзәннән хатыны янына килеп йөри.

– Хатыным – Белоруссия кызы. Мин хәрби хезмәт узганда таныштык. Татьяна да шунда хезмәт итә иде. Аннары өйләнешеп, Яшел Үзәндә яши башладык. Улыбыз туды. Начар тормадык. Икебез ике милләттән булсак та, аның аркасында тавыш чыкканы булмады. Бер-беребезне яратып яшәдек. Татьяна апаң яхшы хатын була белде, – дип сөйли Марс абый. – Быелның 28 декабрендә бергә яшәвебезгә 50 ел тулыр иде. Тик, кызганыч, бу көннәрне бергә күрә алмабыз инде. Хатынымның хәле бик авыр. Сызлануларына чак түзә. Әнә шуңа да монда алып килдек. Китәсен белә ул. Үлемгә дә әзер инде. Миңа барысын да аңлатты. Мәетен өйгә алып кайтып йөрмәскә кушты. Аның көчле рухлы булуы сокландыра. Ул әле дә мине юата. Татьяна Еременко 2022 елда кинәт кенә хәлсезләнеп китә. Тикшеренә торгач, табиблар яман чир таба. Катлаулы операция дә ясыйлар. Әмма чир чигенми. Марс абый әйтүенчә, биредә 21 көн бушлай дәваланып була. Аннары акча түлисе. Татьянаның вакыты 15 апрельдә тәмамлана. Өмет инде өзелерлек чиккә җитеп нечкәрсә дә, бергә гомер иткән ире әнә шуңа булса да тотынып калмакчы.

– Хатыным өчен акча табам. Пенсиям җитәрлек. Аныкы да аз түгел. Хикмәт акчадамыни, саулык кирәк. Әле бит 71 генә яшь үзенә, – ди ул. – Без улыбыз Илдар белән яшибез. Аңа 10 яшь чагында табиблар кан рагы тапкан иде. Дәваладык. Өч тапкыр үлеп, өч тапкыр терелде ул. Әнисе монда булгач, хәзер улым белән икәү генә торабыз инде. Әнисенең хәле авыр икәнен әйтмим. Хәле авыраеп китмәсен, дим. Әнисе дә кызганыч, улыма да авыр, үзем дә бәргәләнәм. Әмма бирешмим, елап утыра торганнардан түгел мин.   

 

Илнур

Мин килгәндә, янында дусты Рамил бар иде. Кайчандыр очраклы рәвештә танышканнар да әле дә аралашып яши егетләр. Ул чакта әле Илнур Ибәтуллин култык таягы белән йөргән. Хәзер инде 43 яшьлек егет гәүдәсен бөтенләй тота алмый, ятып кына тора. Бик авыр сөйләшә.

– Илнурны энесе килеп карый. Вакыт булганда, мин дә килгәлим. Әле без танышканда бар да яхшы иде. Әмма чир дигәне дустымны бөтенләй бетерде, – ди дусты Рамил. Илнурның язмышы турында әнисе Эльза сөйләде. – Улым 2001–2003 елларда Архангельск өлкәсендәге Мирный шәһәрендә армиядә хезмәт итте. Ул чакта анда ракета шартлады. Бу хәбәрне телевизордан ишеттек. Улым гына исән булсын, дигәнем истә. Исәнен исән, тик сәламәтлеген калдырып кайтты ул анда, – ди сөйли Эльза. – Хезмәтен бетергәнче үк күзләре начар күрә башлады. Аяклары тотмый башлагач, госпитальдә ятып чыкты. Әмма армиядән кайткач, бер дә зарланмады. Аягында йөрде, яшим дип яшәде. Гаилә корды. Кызы туды. Казан читендә йорт салып чыктылар. Киленебез карамады түгел, карады. Хастаханәләрдә дә бергә яттылар. 2022 елда Илнур Буага кайтты. Аннан соң да килен алып китәм дигән иде. Илнур китмәде. Эльза апа әйтүенчә, гаилә таркалу Илнурны бик бетерә. Сул кулы эшләүдән туктый.

– Улым хатынын яратып яшәде. Кызын да. Алар өчен барысын да эшли иде. Безнең фатирда тордылар. Өй салганда улым коляскасында барып йөрде. Бер дә аерылышырлар кебек түгел иделәр. Инде хәзер өйләрен дә бүләләр, – ди Эльза апа. –

Әлеге хәлләрдән соң улым бик борчылды. Аның нервлары кибә. Табиблар «рассеянный склероз» дип диагноз куйса да, МРТсын караган белгечләр, армиядә шартлау вакытында агуланган, дип тә фаразлыйлар. Илнур хосписта 1 ай ятачак. Әнисенә 63 яшь инде. Әле ярый абыйсын карашырга Камилләре бар. Илнурның дуслары, бергә укыган сыйныфташлары да ташламый. – Хосписның караваты да башка бит аның. Анда улымны бик тәрбиялиләр. Дәвалану беткәч, өйгә кайта. Улым миннән башка берәүгә дә кирәк түгел инде ул, – ди әнисе. Сүз уңаеннан, Илнурның палатасында Альфред абый Галиев та ята. Күршеләре әйтүенчә, аның янына килүче юк. Альфред абый сөйләшә алмый, әйтергә теләгәнен ишарә белән аңлата. Язмышын белә алмадык. Әмма бүгенгесе күңел кылларына тиде инде.   

 

Ләйсән

Кызга – 23 яшь. Моңа кадәр балалар хосписында дәваланган. Хәзер монда килгән. Әнисе белән яталар.

– Балам тумыштан авыру булды. Ишетми, сөйләшми. Күзләре дә начар күрә. Ирем белән бар гомеребезне кызыбызга багышладык. Кая гына йөртмәдек… Гаиләбезне саклап яшәдек. Шунысына сөенәм: ирем һәрчак терәк булды. Икәү бергә авырлыкны җиңел күтәрдек, – дип сөйли Ләйсәннең әнисе Илсөя Хисамиева. – Үзем дә авырып киттем. Умырткалыгыма өч операция ясаттым. II группа инвалидлык бирделәр. Ничә еллар авыру бала тәрбияләү эзсез узмый инде ул, күңел дә башка төрле, хисләр дә. Гомерем буе баламны ничек тә терелтәсе килеп яшәдем. Әле ярый мондый җирләр бар, дим. Өйдә нишләп кенә бетәр идек… Монда эшләүчеләр дә башка дөньяныкы кебек. Ягымлылар, хәлеңә керәләр. Моннан күңел тынычланып кайта.     

Маргарита белән Юрий

Апа белән энекәш алар. Казанда яшиләр. Бер йортта, бер подъездда гомер иткәннәр. Юрий 8 нче катта, апасы – 6 нчыда.

– Энемдә яман чир. Ике инсульт кичергән кеше ул. Инде менә яман чиргә каршы көрәшә. Мәни бизе яман шеше анда. Химия терапияләре дә алды инде. Әмма алга китеш юк. Табиблар бернинди өмет тә бирми. Хосписта ятуыбыз да юкка түгел. Аны мондагы кебек итеп тәрбияли белмим, – ди Маргарита. – Җитмәсә, үзем дә авыру бит әле. Мускулларым зәгыйфьләнә. Кулларым эшләми, аякларым начар йөри. Икебез дә гаилә кормадык. Ул чакта гомер ахыры уйланылмаган да инде. Балаларым булса, ярдәм итәрләр иде дип тә уйлыйм. Яшьлек сизелми дә узып китте. Картлык тиз килер дип кем уйлаган? Тик хәзер үкенүдән ни файда? Бүген монда килеп эләгә алганнарына шөкер итә алар. Урын-җирләре чиста, ризыктан өзелмиләр.

– Энем инде озак яши алмас. Күп калмаганын үзе дә аңлый. Әмма бер нишләп тә булмый бит. Сәламәтлекне яшьтән кара икән. Эшләп йөргәндә, бер дә зарланмадым. Авырсам да, узар әле, дидем. Заводтан кайтып кермәдем. Кем эшкә чыга алмый – шуның өчен эшләр идем. Гаиләм булмагач, бәхетемне эштә таптым, – ди Маргарита. – Тик аның сәламәтлек икәнен аңлап бетермәгәнмен.

…Чыгасы ишекне эзләп шактый йөрдем. Кергәндә башта мәчет бүлмәсе аша узганны, аннары тар коридорда Марс абыйны очратканны, аннан соң тагын бер ишек аша үткәнне хәтерлим. Тик чыкканда юллар буталды. Юллар түгел инде ул, уйлар. Күңелдәгесен бирерлек түгел. Марс абый сөйләгәнен тыңлаганда, миңа кушылып 73 яшьлек ир-атның да елаганын, үзем белән бер яшьтәге Илнурның урын өстендә чарасызлыктан нишләргә белмәгәнен күреп, йөрәк өзгәләнде. Бертуган Платоновлар нишләп бетәр? Хосписка икенче килгәндә алар урынында инде башкалар булыр. Авыр язмышлар, сыгылып сыгылганнар бик күп арабызда. Якыннарыбызга, кадерле кешеләребезгә  җылыбызны кызганмыйча яшик.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.04.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы