|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2024 Фаҗига
Биш кеше һәлак булган авариядә исән калган кыз күзләрен ачкан, тик...Узган җомга иртәсендә Уфага кергән урында теркәлгән авария турында язган идек. Анда биш кеше һәлак булды. Алексей исемле яшь егет һәм аның сөйгәне Регина исән калдылар. Регина бик авыр хәлдә иде. Бүген ул күзләрен ачкан. “Честный репортаж” Телеграм-каналы мәгълүматы буенча, һәлакәттән соң бер атна узуга медиклар аның хәлен бик авыр дип бәяли. Авыру кыз күзләрен ачса да, аның бернәрсәгә дә реакциясе дә юк, ди. Регинаның егетенә килгәндә, аның хәле яхшырган. Ул 22нче санлы дәваханәнең нейрохирургия бүлегендә ята, кыз – нейрореанимациядә.
БР буенча ЮХХДИ мәгълүматына ярашлы, 19 апрель иртәсендә Уфа-Ырынбур автомобиль юлының 1нче километрында юлларга су сиптерү “КамАЗ” машинасы белән идарә итүче водитель борылган вакытта сул яклап юл уңаеннан зур тизлектә хәрәкәт итүче “ВАЗ-2115” белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә “ВАЗ-2115” руле артында утырган 22 яшьлек Уфа районы егете, пассажирлар – водительнең 20 һәм 22 яшьлек дус егетләре һәм 18 яшьлек ике кыз шунда ук һәлак булганнар. 21 яшьлек егет белән кыз исән калганнар. Алар барысы да Уфа районыннан, бер һәлак булган кыз гына Уфадан.
Чыганак: bashinform.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|