поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
10.04.2024 Шоу-бизнес

Илвира Хамматова: "Үземне акча тота белмәүчеләр рәтенә кертәм"

Кая карама, акча тотарга өйрәтүчеләр күп хәзер. Өйрәнергә теләүчеләр дә җитәрлек. Сәхифәбез кунаклары акча тота беләме икән? Кайсы очракта кесәләрен киң тоталар да кайчан акчаны аеруча жәллиләр? Шул хакта сораштык.

Альбина Гайзуллина, актриса:

– Мин үземне акчаны бик дөрес тотучылар рәтенә кертмим инде, дөресен әйткәндә. Хатын-кызның күзе я тегесенә, я монысына төшүчән бит. Шулай да, әйтик, кием-салым мәсьәләсенә килгәндә, өсте-өстенә әйбер алырга яратмыйм. Ул яктан уйлап эшлим. Минем шундый матур гадәт бар: театр белән гастрольләргә чыгып киткәч, барган җиремнән курчаклар алып кайтам. Менә аларга акча бер дә жәлләмим. Күңелемә ошаса, соңгы акчама булса да алып кайтам шул курчакны.

Айваз Садыйров, алып баручы:

– Акча тота беләм сыман. Һәрхәлдә, ай саен нәрсә өчен күпме тотканны анализлыйм. Банк кушымталарында категорияләп исәп-хисапны күреп була. Шуннан чыгып, нәрсә өчен күбрәк яки азрак тотылганын күреп, алдагы ай чыгымнарының чамасын тотарга тырышам. Хәзерге базар мөнәсәбәтләре, маркетингка корылган заманда, кеше нәрсә алачагын үзе түгел, маркетологлар хәл итә бит. Шуның капкынына без эләгәбез. Аның алымнары күп һәм төрле, шулай да мин үземне барыбер дә аек акыл белән эш итәм дип саныйм. Бар шундый әйберләр, күпме генә акча тотылса да, жәл түгел кебек. Әйтик, ягулыкка күпме акча тотылса да, кызганмыйсың. Китаплар, нинди дә булса мобиль кушымталарга түләүле язылулар белән дә шулай. Ә менә түләүле парковкага 50 сум жәл булырга мөмкин. Соңгы арада анысына да ияләнә башладым кебек.

Илвира Хамматова, җырчы:

– Минем өчен бик актуаль сорау булды әле бу. Күптән түгел финанс белеме буенча мастер-класска барып кайткан идем. Бер уйлаганда, гап-гади генә кагыйдәләр өйрәттеләр, әмма өйрәнгәннәрне тормышыма кертеп бетереп булмый әле. Әйтик, беркөнне социаль челтәрләр буенча бер курс сатып алдым. Андый әйбергә акча тотарга планлаштырмаган да идем югыйсә. Үзеңә, бу айда моңа акча каралмаган, бераз соңрак алыйм әле, дип әйтә белергә кирәк икәнен чамалыйм да соң… Ул яктан үземне акча тота белмәүчеләр рәтенә кертәм. Ләкин акчаны әрәм китә дип уйламыйм. Күп вакытта хатын-кызның халәте шул вак-төякләрдән тора бит. Матур күлмәк алып кисәң, матурлык салонына барып кайтсаң, рәхәт булып китә. Хатын-кыз энергиясен тулыландыра торган әйберләргә акча кызганмаска кирәк дип саныйм.

 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.04.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»