|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.04.2024 Шоу-бизнес
Гөлназ Асаева күкрәкләренә операция ясату турында: Миңа Аллаһ бер тапкыр «кирәкми» дип әйтте бит инде«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булган Гөлназ Асаева алып баручы Лилия Кадыйрованың пластик операция турында соравына җавап бирде. Җырчы бала табып, имезгәннән соң күкрәкләрен ясатасы килсә дә, бу адымга ни өчен бармавы турында сөйләде. "Хәзер карыйм, бөтенесе эшләтә башлады. Юк, кирәкми, минәйтәм. Ничек бар – шулай калсын. Иремә ошый икән, калганнары… Сәхнәгә чыкканда берәр ничек матурларбыз әле, кысып булса да… Кирәкми, эшләтмим. Мин мөселман бит, җавап та бирәсе бар. Кирәми андый-мондый нәрсәләр. Уйладым да, Миңа Аллаһ бер тапкыр «кирәкми» дип әйтте бит инде. Инде кереп яткач, анализлар начар килде дә, бу – билгедер, дип уйладым. Курыктым да чыгып киттем. Әле бит монда бераз аркам ертылгач тектеләр. Үлә яздым авыртудан. Анда бит инде зур операция. Үз теләгем белән пычак астына яту кирәкми, дип саныйм", - дип сөйли Гөлназ Асаева.
--- |
Иң күп укылган
|