|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2024 Җәмгыять
Дәваханә сакчысы авыруны нигә типкәләгән?Стәрлетамакта яшәүче хатын телефонга хастаханә сакчысының кабул итү бүлегеннән бер ирне алып чыгып, типкәләвен төшергән. Дөрес булса, бу хәл яшәү урыны булмаган ир (бомж. - Авт.) белән теркәлгән. “Ирне ашыгыч ярдәм белән алып килделәр, керттеләр. 15 минут та үтмәде, сакчы, аны алып чыгып, типкәләде. Ир янә кычкыра-кычкыра бинага мүкәйләп керде, сакчы аны тагын алып чыгып типкәләде”, – дип язган үзенең социаль челтәрләрендә вакыйганың шаһиты. Ул, кечкенә балалар белән булганга, иргә ярдәм итә алмаган.
“Башинформ” агентлыгы әлеге вакыйга буенча БРның Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткән.
“Сак хезмәткәре медицина оешмасы белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормый. Дәваханәне шәхси сак предприятиесе саклый. Подрядчы оешма белән аңлату эшләре алып барылачак”, – дип аңлаталар ведомствода.
Әлегә билгеле булуынча, яшәр урыны булмаган ир бу дәваханәнең, русча әйткәндә, “даими исерек клиенты” икән. Урамда ятканын күреп, битараф булмаган гражданнар аңа еш кына ашыгыч ярдәм чакырта, ди. Кайчакта ул үзе башта медицина ярдәме артыннан мөрәҗәгать итә, ә аннары госпитализациядән баш тарта, ди.
“Бу авыру терапевт, хирург, уролог һәм башка белгечләр тарафыннан каралган, моңа кадәр өшегән чакларында аңа медицина ярдәме күрсәтелгән. Аңа санитар эшкәртү дә үткәргәннәр, әмма кабат мөрәҗәгать иткәндә аның кыяфәте элеккечә булган. Бүгенге көндә ул ашыгыч медицина ярдәменә һәм госпитализациягә мохтаҗ түгел”, – диләр дәваханәдә.
Чыганак: bashinform.ru
Фото:Социаль челтәрләр.
--- |
Иң күп укылган
|