поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Үзеңне бер җөмлә белән макта.

    – Миннән дә начаррак кешеләр бар.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Апрель
  • Идрис Газиев - җырчы
  • Алинә Сафиуллина - җырчы
  • Равил Тумашев (1923-2016) - режиссер
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
Архив
 
04.04.2024 Шоу-бизнес

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Ник мине таптың инде син, әни, дип еладым» (ФОТО)

Зәйнәб Фәрхетдинова әнисен искә алып, социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзенең уй-фикерләрен яза. Татарстанның халык артисты сугыштан соңгы еллар авырлыгы турында уртаклаша. Болай дип яза ул, гаилә фотолары белән уртаклашып:

«Олыгаеп кына тапкан мине әни. Аның иң матур яшь чаклары сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән. Яңа тормыш, төзәтү, яңарту, белем алу, нинди дә булса һөнәргә өйрәнү мәшәкатьләре. «Егетләргә елмаерга вакыт та, көч тә юк иде. Әни дә, нәселен җентекләп тикшереп, нәтиҗә ясап куя торган иде кызыккан егет хакында», – дип сөйли иде ул. Булачак ире Фазлытдин (әти) урлап алып кайтып китмәсә, кияүгә, бәлки, чыкмаган да булыр иде. Әйе, сугыштан соңгы елларда һәр кеше өлешенә тигән ул коточкыч авырлык, ялгызлык. Әнигә каршы әйткән, телгә кергән бала түгел мин. Шулай да булды бер сөйләшү... «Ник мине таптың инде син, әни. Кияүгә чыкмаска иде, тапмаска иде мине», – дип еладым үзенә. Шул сөйләшүгә кадәр беркайчан да үпкәмне белдергәнем юк иде. Никтер, барысын да сөйләдем... Ул миңа җавап итеп: «Туасы җан булган инде син, балам, яшисе җан. Сиңа кадәрге авырымны шушы йортны салышканда бүрәнә башы күтәреп төшердем, ул да кыз бала иде… Яңадан да тик тормадым. Әмма син тормышка нык ябышкан булып чыктың. Тудың, Аллаһка шөкер! Бик чая булып, бар нәрсә белән кызыксынып, курыкмыйча, яшисең килеп яралган кеше булып чыктың. Син, балам, рәнҗемә беркемгә дә. Үпкәләү ул яхшылыкка илтми», – дип, көрәк кадәр зур, йомшак, җылы кулы белән башымнан сыйпады. «Ә башкасына мин сине өйрәтмим, үзең беләсең, юлын табарсың. Барып чыгамы, юкмы, Аллаh кулында. Әйдә, тор, тәһәрәт алыйм әле, намаз вакыты җитте», – дип мине туктатты. Яңадан бу сөйләшүгә беркайчан да әйләнеп кайтканым булмады. Әйе, мин аны аңлап бетермәгән шул! Авырлыкларны күреп, бер рәхәт тормыш күрмәде, әмма бер дә зарланмады. Күңел боеклыгын сиздермичә яшәде. Уразасын тотты, намазын укыды, тормыштан канәгать була белде. Рәхмәт, ӘНИ! Урының җәннәт түрләрендә булсын», – дип яза Зәйнәб Фәрхетдинова.
 
 
 
Фото: © https://vk.com/zaynabfarhetdinova
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.04.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы