|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.04.2024 Хәвеф-хәтәр
Ике кеше һәлак булды3 апрель иртәсендә Уфада юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булды. ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, “ВАЗ-2114” водителе, Октябрьнең 50 еллыгы урамы буенча зур тизлектә хәрәкәт итеп, Минһаҗев урамы чатында светофорның сары утына чыгып өлгерергә маташкан. Нәтиҗәдә, ул Минһаҗев урамы буйлап килүче “Volkswagen Polo” белән бәрелешә. Бәрелүдән соң “ВАЗ-2114” машинасы башта - металл коймага, аннары агачка барып бәрелә.
Юл-транспорт һәлакәтендә 37 яшьлек “ВАЗ” водителе - урында ук, ә аның пассажиры медицина ярдәме күрсәтелгәндә үлә. “Volkswagen” водителен медицина хезмәткәрләре тикшерә.
Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрелә, вакыйганың барлык хәл-шартлары ачыклана.
Фото: башинформ.рф
Автор:Денис Таваев
--- |
Иң күп укылган
|