поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.04.2024 Дин

«Тәүбә кылсак, күңел тынычлыгын да кайтара алырбыз»

Барысы да бар, тик юк тынычлык. Хәзерге заманда бу сүзләрне бик күпләрдән ишетәсең. Юкка гына күңел тынычлыгын олы бәхеткә тиңләмиләр, тормышта иң мөһиме дә шул, димиләр инде. Күңел тынычлыгына ничек ирешергә? Бу һәм башка сорауларга җавап эзләп, мөхәррир, дини тапшырулар алып баручы Ленар Хаматовка мөрәҗәгать иттек.

– Кеше курыкса, башына кайгы төшсә, күңел тынычлыгын югалта. Гомумән, күпләр хәзер тынычлык юклыктан зарлана. Ни өчен шулай икән?

– Күңел тынычлыгы югалуда төп сәбәп – гөнаһлар һәм тәүбә кылмау. Ничек кенә гади яңгырамасын, бу шулай. Монда зур гөнаһлардан битәр кечкенәләре турында сүз. Бер гөнаһ кылып, күңелдә кара тап барлыкка килергә мөмкин. Күңел пычранган саен, тынычлык та югала. Пәйгамбәребездән (с.г.в.) «Гөнаһ нәрсә ул?» – дип сорагач, ул: «Гөнаһ ул – шундый нәрсә: аннан синең вөҗданың газаплана». Кеше, гөнаһ кылып йөреп, тәүбәгә килми, әмма аның табигате, вөҗданы моңа каршы килергә мөмкин. Күңел шуннан бәргәләнә. Тәүбә кылсак, күңел тынычлыгын да кайтара алырбыз. Икенче сәбәп – безнең тәвәккәллек югалды. «Мөселман кешесенең хәле гаҗәптер. Аңа яхшылык килсә, ул: «Аллаһка шөкер», – ди. Ул аны Аллаһтан дип кабул итә. Шул рәвешле ул тәкәбберләнми. Һәм Аллаһка шөкер итүе белән ул үзенә савап та ала. Әгәр кайгы килсә дә, кеше: «Аллаһка шөкер», – дисә, ул тагын савап алыр», – ди пәйгамбәребез (с.г.в.). Ягъни яхшысы да, яманы да – Аллаһтан. Игелек килсә дә, начарлык килсә дә – Аллаһтан. Мөселман кеше моны аңлый, сынау яисә кәффарәт буларак кабул итә һәм моңа шөкер кыла. Шул рәвешле аның күңеле тыныч кала. Тагын бер сәбәп итеп гыйбадәтебезнең сыйфатын атарга була. Әйтик, намаз укыйбыз да рамазан аенда ураза тотабыз. Әмма бит без, күңел тынычлыгына ирешик дисәк, шушы гыйбадәтләрдән тыш нәфел гыйбадәтләрен дә кылырга тиешбез. Әйтик, уразаны ел дәвамында да тотарга була. Рамазан аенда кешеләр дә үзгәрә, моны барыбыз да сизәдер. Ураза – рухны, нәфесне чистарта торган гамәл. Нәфес басылып, рухи дөньябыз өстенрәк чыкса, күңелебез янә чистара. Нәфел гыйбадәтләре кешегә тынычлыкны сакларга, бәрәкәтне арттырырга бик булыша.

– Күңел тынычлыгына ничек ирешергә?

– Үзебезнең тормышка зекерне кертергә кирәк. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Әллә Аллаһны зекер итү белән күңелләр тынычланмыймы?» – ди. Аллаһны искә алырга кирәк. «Сөбханаллаһ», «Аллаһу әкбәр», «Әлхәмдүллиләһ», «Ләә иләәһә илләллааһ» дигән тәһлилне кабатлау һәм башкасын әйтеп искә алырга мөмкин. Яисә Аллаһ үзе барлыкка китергән нәрсәләргә күз салу (табигать, кояш, ай, агачлар, һавага), аларга карап, Аллаһ турында уйлану, «Кара әле, боларны барысын да Аллаһы Тәгалә барлыкка китергән бит!» – дию дә Алллаһны зекер итү булыр. Боларны эшләү өчен ниндидер аерым вакыт кирәк тә түгел бит. Иртән тордың – әйтәсең, машинада барасың – әйтәсең. Шул рәвешле күңел тынычлыгын кайтарасың. Күңел тынычлыгына ирешер өчен, Коръән укырга өйрәнергә кирәк. Гарәпчә укырга тырышу хәерле. Коръән укыганда кеше, бирелеп, мәгънәләренә төшенеп укырга тырыша икән, аның күңеле чистара. Бу җәһәттән бер кыйсса бар. Бабай белән онык Коръән укыйлар икән. Малай: «Бабай, гел Коръән укыйбыз, әмма гарәпчә белмибез. Аңламагач, аннан файда, мәгънә бармы соң?» – дип сорый икән. Бабасы: «Мин бу сорауга җавап бирермен, бар, ташкүмер ташый торган чиләк белән су алып мен әле», – дип, баланы су алырга җибәрә. Чиләк астында тузан коелып барсын өчен махсус челтәре була. Малай: «Моңа бит су салып булмый», – дип тә карый, әмма бабасы сүзенә каршы килми. Суны ала, бабасы янына менгәнче, суы агып та бетә. Күп тапкыр шулай эшләгәннән соң, онык, арып: «Моның мәгънәсе ни инде?» – дип сорый. Бабасы: «Чиләгеңә кара әле», – ди икән. Баксаң, кап-кара чиләк чип-чиста булган. «Күрәсеңме, безнең күңелебез дә шушы чиләктәй кап-кара булырга мөмкин, ә менә Коръән уку әкрен-әкрен генә безнең йөрәкләрне чистартачак», – дип аңлаткан.

– Ислам динен тынычлык дине, диләр. Бу сүзләрне ничек аңларга?

– Туры мәгънәдә аңларга кирәк. Бу ниндидер аллегория белән әйтелгән сүзләр түгел. Исламның асылы шул. Ислам «сәламә» дигән сүздән чыккан. «Әссәламәгаләйкүм» дибез бит. Әмма гарәп телендәге «сәлам» белән татарчасының мәгънәсе аерыла, әлбәттә. Бездә ул күбрәк исәнләшү мәгънәсендә. Татар теленә гарәп телендәге бу сүз исә сәламәтлек мәгънәсендә керде. Без, сәламәт бул, дигәндә барысын да күздә тотабыз бит: җан сәламәтлеген дә, иминлекне дә. Ислам динен тоткан кешенең асылы, димәк, имин, сәламәт булу. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Мөселман ул – шундый кеше: аның авызыннан, теленнән, кулыннан башка кешеләр зыян күрми. Мөэмин ул – шундый кеше: кемнәр үзенең малын һәм җанын курыкмыйча аңа тапшыра ала», – дигән. Бу – нигез. Ислам динен кабул итсәң, имин буласың (иң элек үзең) һәм шушы иминлекне син бүтәннәргә дә бирәсең. Үзеңә теләгәнне кардәшеңә теләмичә, син камил мөселман булмассың да. Динебез кешенең җанын – зыяннан (кеше үз-үзенә кул салырга, хәрам кулланырга, тәненә зыян салырга тиеш түгел), малын рибадан саклый. «Кем дә кем бер кешене хаксызга үтерә икән, ул Җир йөзендәге бөтен кешелекне үтергән кебек була», – диелә Коръәни Кәримдә. Аллаһы Тәгалә бер кешенең дәрәҗәсен бөтен кешелек дәрәҗәсенә күтәрә. Динебездә шундый кагыйдә бар: Аллаһы Тәгалә кечкенә генә гамәлне тыя икән, димәк, аннан да зуррагы шундук тыела. Тел белән дә кешегә зыян китерү ярамый икән, димәк, кул белән яисә башкасы бигрәк тә ярамый.

 
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.04.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»