|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.03.2024 Шоу-бизнес
Зифа Нагаева гаиләсен ничек саклап калуын сөйләгәнБашкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, композитор, җырчы, шагыйрә, телевидение алып баручысы Зифа Нагаева белән сөйләшеп утыру — үзе бер җылы тапшыру караган кебек. — Синең кебек, башкалар да мактап тора үземне. Тик, шул ук вакытта, үзсүзле, үҗәт тә мин. Алга куйсам, “шартласам” да эшләргә, башлаганмын икән — бетерергә кирәк. Шуның белән сәламәтлегемә зыян да китерәм, — ди Зифа апа, елмаеп. — Җиләккә баргач, чиләк тулмыйча кайтмыйм, өй җыештыра башласам, бетермичә туктамыйм. — Гаиләне ничек саклап калдыгыз?
— Безне эш саклап калды. Ул дүрт ел администраторымның концертларымны ничек эшләгәнен, акчаны башкалар ничек җыйганын, безгә проценты гына калганын күрде, шушы системаны өйрәнде. Ирем хезмәтемне бәяли, халык алдында хөрмәтле икәнемне белә.
— Ә Шәйхинур абыйның гаиләсе?
— Ул чакта Шәйхинур Себердә эшләп йөри иде. Тормыш иптәше белән биш ел бергә яшәмәгәннәрен әйтте. Араларына кысылмадым, бик әйбәт мөнәсәбәттә, балалары белән яхшы аралашабыз. Бүген Шәйхинур — үзенекеләр һәм минекеләр белән бергә җиде оныкка карт әти. Тормыш иптәше дә — безнең райондаш, бик күп еллар җитәкче вазыйфаларда эшләгән ханым.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|