|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.03.2024 Шоу-бизнес
Ләйсән Гыймаева: Бар нәрсә бар, күңел тынычлыгы гына юк…Укучыларыбызның кәефен белештек. Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева уртаклаша: – Хәлләр әйбәт, Аллаһка шөкер. Бу арада иҗат белән мәш киләбез. Берничә яңа җыр яздырдык. Кызыбыз Таңсылуның да яңа җыры чыкты. Бар нәрсә бар, күңел тынычлыгы гына юк. Башта махсус хәрби операция күңел тынычлыгын алган иде, Мәскәүдәге теракттан соң ул бөтенләй бетте. Мондый чакта якын кешеләрең белән тагын да якынаерга кирәк. Шәхсән үземә Аллаһы Тәгаләдән көн дә сорау, намаз уку күңелгә тынычлык бирә. Аның ризалыгыннан башка бернәрсә дә булмый.
Динә ГЫЙЛӘҖИЕВА |
Иң күп укылган
|