|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.03.2024 Мәдәният
Татар җәмәгатьчелеге халык шагыйре Равил Фәйзуллинны 80 яшьлек юбилее белән котладыГабдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концерт залында Татарстанның халык шагыйре, мәшһүр әдәбият эшлеклесе Равил Фәйзуллинның 80 яшьлек юбилеена багышланган «Тагын килде язлар!..» дигән кичә бара. Юбилярны котларга танылган шәхесләр килгән. «Без бик бәхетле халык. Халкыбызның бай мәдәнияте бар. Иң зур байлыгы - талантлы, сәләтле, ирекле шәхесләре. Исәнлек-саулык телим, бергә эшләргә язсын!», - дип котлады Равил Фәйзуллинны Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова. Ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның котлавын укыды. «Сезне 80 яшьлек олы юбилеегыз белән котлыйм. Аллаһы Тәгалә Сезгә иҗади дәрт, дәрманны өеп биргән. Яшь шагыйрь Равил Фәйзуллинның күренекле әдип, олпат шәхескә әверелүен тоеп яши торган буын без. Милләтебез мәнфәгатендә төпле фикерегез булды, татарның үзаңын уяткан кеше Сез. «Кешеләргә файда итсәм генә мин кеше», - дип язган идегез. Бу сүзләр яшь буынга нәсихәт булып тора. Халкыбызның дәрәҗәсен күтәрү өчен куйган хезмәтегез өчен котлауларны кабул итегез», - диелгән иде котлау хатында. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков кичә хуҗасын министр Илсур Һадиуллин исеменнән котлады. «Сез озак еллар дәвамында үткен каләмегез белән мәдәниятебезне саклауга өлеш керткән шәхес. Актив позициягез, киңәшләрегез хөрмәткә лаек. Яшь буын Сезнең тирән мәгънәле шигырьләрегезне укып, акны-карадан, яхшылыкны-яманнан аерырга өйрәнә. Үрнәк гамәлләр аша әхлак-тәрбия бирәсез. Имин тормыш, иҗади уңышлар телим. Халкыбызның ихтирамы көч өстәсен, өметләрегез аклансын», - диелгән иде котлауда. «Сез, чын мәгънәсендә, остазыбыз», - диде Илгиз Халиков һәм Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мактаулы остаз» күкрәк билгесен тапшырды. «Безне Равил Фәйзуллин шигъриятенә мәхәббәт җыйды. Равил абыйның канатлы гыйбарәләргә әйләнгән сүзләре искә төшә, алар синең күңел халәтеңне җиткерә. Ул зур хәрефтән Шагыйрь! Безне су стихиясе дә берләштерә - ел саен «Равил Фәйзуллин йөзүләре»ндә күрешәбез. Бәйрәмегез белән котлыйм!» - диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова. Концертта Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, «Мирас» инструменталь ансамбле, Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри, Ришат Әхмәдуллин, Фәннур Мөхәммәтҗанов, халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Насыйбуллин, Азат һәм Алинә Кәримовлар, Илгиз Мөхетдинов катнашты, дип яза "Татар-Информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|