|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.03.2024 Авыл
300 кеше авылдан чыга алмый җәфалана (ФОТО)Башкортстанның Яңавыл районында яз аркасында шулкадәр кеше авылда бикләнеп калган диярлек. Авылга илтүче юлларны кар сулары юкка чыгарган. Орловка авылы язны әнә шулай каршылый: балчык белән комнан ясалган юл баткакка әйләнгән. Авылга азык-төлек китерә алмыйлар, балалар мәктәпкә йөрми, почта таратмыйлар.
Җирле хакимият юлны 20 ел элек ремонтлаган. Фотосурәтләрдәге юлларга авыл халкы 2014 елда зарлана башлаган. Әмма ни түрәләрдән, ни депутатлардан файда юк, дип яза Mash Batash Телеграм-каналы. Төзелеш министрлыгында ел саен ремонтларга вәгъдә итәләр-итүен, әмма әлегә хәлләр үзгәрми. Юл хуҗалыгы идарәсендә бу мәсьәләне 2 апрельгә кадәр хәл итәргә вәгъдә биргәннәр.
Фото һәм чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы.
--- |
Иң күп укылган
|