|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.03.2024 Мәдәният
Бүген Ренат Әюпов 60 яшьлек юбилеен билгели
Бүген Кариев театрының баш режиссёры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Мирзахәсән улы ӘЮПОВның гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее. Тормышын милли театр сәнгатен үстерүгә багышлаган шәхес ул. Юбилеен да театрда каршы ала. Бездә көн саен диярлек спектакльләр бара, тамашачыбызны премьералар белән еш сөендерәбез. Баш режиссёрыбыз бу көннәрдә яңа сәхнә әсәре әзерли. Сез ул спектакльне дә яратып кабул итәрсез дип ышанабыз. Хөрмәтле Ренат Мирзахәсәнович! Театрның зур коллективы исеменнән Сезне 60 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр юлдаш булсын. Театр дөньясына хезмәт итүдә көч һәм иҗади уңышлар телибез Сезгә", диелә Кариев театры коллективы котлавында.
--- |
Иң күп укылган
|