поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Сезнең компаниядә ничә кеше эшли?
    – Яртысы.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Июль
  • Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012) - актриса
  • Әлфия Ганиева - журналист
  • Радик Миңнәхмәтов - эшмәкәр
  • Кирам Сатиев - баянчы
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
26.03.2024 Сәясәт

Думада илдә яңадан үлем җәзасы кертү турында уйланалар

Үлем җәзасын кире кайтарырга ярамый. Терроризмның табигатен аңлау һәм алынган мәгълүматларны дәүләт дәрәҗәсендә терроризмны профилактикалауга куллану өчен террорчылар белән галимнәр, фән докторлары эшләргә тиеш. Бу хакта РИА Новости яза.

Элегрәк Дәүләт Думасында һәм Федерация Советында терроризм өчен үлем җәзасына мораторийны бетерү мәсьәләсен күтәргәннәр иде.
"Россия Федерациясендә үлем җәзасын кире кайтарырга ярамый, чөнки хәзерге вакытта гомерлеккә утыртылган террорчылар җитди фәнни тикшеренүләр өчен субъект булып тора. Алар янына галимнәр, фән докторлары килә, алар терроризмның асылын, табигатен аңлар өчен, аларның ышануларын үзгәртергә һәм бу механизмның кайда икәнен аңларга мөмкинлек бирүче тәэсир итү ысулларын эзлиләр", - дигән  Кеше хокуклары буенча Совет әгъзасы Ева Меркачева РИА Новости басмасына биргән әңгәмәсендә.
 
Кеше хокуклары буенча Совет әгъзасы үлем җәзасы нәтиҗәле түгел һәм җинаятьләрне кисәтмәячәк дип саный. Мисал өчен ул профессорларның берсе аңа "террорчыларны тулысынча якты якка җәлеп итү" бурычы куйганын һәм уңай нәтиҗәгә ирешүе турында сөйләгәнен билгеләп үтте.
"Ул моны эшли алды һәм соңыннан терроризмны профилактикалау өчен дәүләт дәрәҗәсендә бу ысулларны кулланырга мөмкин булачак", - дип өстәгән Кеше хокуклары буенча Совет әгъзасы.
 
Элегрәк дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Павел Крашенинников үлем җәзасы турындагы дискуссия ялган юнәлештә алып китәргә мөмкин, комитетта "башка вакыйгалар"турында фикер алышачаклар дип белдергән иде. Депутат билгеләп үткәнчә, иң мөһиме, мондый хәлләр кабатланмасын иде. Шул ук вакытта ул комитетта "үлем җәзасына каршы"булганнар әл өстәде. Крашенинников сүзләренчә, булган хәлләрнең сәбәпләре мөһим.
 
Коточкыч фаҗига 22 март кичендә Мәскәү янындагы Красногорск шәһәренең "Крокус Сити Холл" концерты алдыннан килеп чыга. Бу вакыйганың шаһиты булган РИА Новости хәбәрчесе залга камуфляжлы һәм битлексез берничә ир-ат бәреп кергәнен, кешеләрне атып үтергәннәрен һәм яндыргыч шашкалар ташлаганнарын хәбәр итә.
 
Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, 139 кеше һәлак булган. "Россия сегодня" медиатөркеме һәм RT телеканалы баш мөхәррире Маргарита Симоньян хәбәр иткәнчә, корбаннар саны 143кә кадәр арткан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, теракт нәтиҗәсендә 152 кеше зыян күргән. 24 март гомуммилли матәм көне дип игълан ителде.
 
Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, терактны башкаручы дүрт кеше дә табылган һәм тоткарланган – алар качарга тырышкан һәм Украина ягына хәрәкәт иткән, анда чик аша чыгу өчен юл әзерләнгән булган. Россия Эчке эшләр министрлыгы бу чит ил кешеләре дип хәбәр итте. Президент билгеләп үткәнчә, барлыгы 11 кеше тоткарланган, һәм хокук сакчылары террорчыларның барлык ярдәмче базасын ачу өстендә эшли. ФСБ мәгълүматлары буенча, террорчылар кулланган корал яшерен урында алдан әзерләнгән булган.
 
Путин ассызыклаганча, бу җинаятьне башкаручыларның, оештыручыларның һәм заказчыларның барысы да гадел һәм котылгысыз җәза алачак.
Фото: пиксабай
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 26.03.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы