поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.03.2024 Дин

Фитыр һәм фидия сәдакалары турында. «Алучыдан да, бирүчедән дә кабул кылсын»

Сәдаканың берничә төре, шулар арасында мәҗбүри саналганнары бар. Ул да булса – зәкят, гошер, фитыр. Рамазан аенда мөселманнарның аеруча да фитыр һәм фидия сәдакалары турында сораулары күп җыела. Бу сәдакаларның билгеле күләме бармы? Әлеге сәдакаларның әҗере нинди? Аларны кемгә тапшырырга мөмкин?

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин шул һәм башка кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

– Фитыр һәм фидия сәдакалары турында аңлатып үтсәгез иде.

– Аллаһның рәхмәте белән рамазан ае килүгә, гаеткә кадәр без фитыр сәдакасын тапшырабыз. Бу сүз «чистарыну» дигәнне аңлата. Хәтта ананың йөрәк астында йөргән бала өчен дә фитыр сәдакасы бирелергә тиеш. Ураза тоткан вакытта без начар гамәлләр кылырга мөмкинбез. Әйтик, кем беләндер ачуланышырга. Шулардан котылу, чистарыну өчен, фитыр сәдакасын тапшырабыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Кем дә кем гаеткә кадәр фитыр сәдакасын бирсә, ул фитыр сәдакасы дип саналыр һәм безнең хата-кимчелекләребезне, гөнаһларыбызны Аллаһы Тәгалә гафу итәр». Фидия сәдакасына килгәндә, ул – картлык яисә чир аркасында ураза тота алмаган кешенең сәдакасы. Ягъни ураза тотмаган көннәр өчен башка кешене ашатырга тиеш булабыз. Уразаны алмаштыру дип тә атарга була. Фидия мохтаҗларга ярдәм күрсәтү санала. Бу төр сәдаканы алгач, башка кешеләргә бирергә, башка максатлар өчен тотарга рөхсәт ителми.

– Аларның күләмнәре нинди?

– Диния нәзарәте аны ел саен раслый. Нәзарәтнең Голәмәләр Шурасы һәм Казыйлар Шурасы карары белән, быел фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 43000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 495000 сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитыр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә – 1000 сум. Фидия – 400 сум.

– Бу сәдакаларны кайчан бирергә?

– Фитыр сәдакасы гаеткә якынрак булган көннәрдә тапшырылса, хәерлерәк. Фидия исә ураза дәвамында бирелергә тиеш.

– Бу сәдакаларны тапшырганда ниндидер дога укыйсымы?

– «Йә, Раббым! Алучыдан да, бирүчедән дә кабуллардан кыл!» – дисәк тә хәерле булыр.

– Фитырны азык-төлек белән тапшырырга рөхсәтме?

– Ярый, әлбәттә. Рәсүлебез (с.г.в) үзе дә ризыклата биргән аны. Әйтик, ул якынча 3 л банка күләмендә хөрмә бирә торган булган. Без дә, җәмәгать, карабодай, дөге һәм башка азык-төлек җыеп, пакет туплап, мескен кешегә бирсәк, начар булмас.

– Фитыр сәдакасын мәдрәсә-мәчетнең матди ихтыяҗлары өчен бирергә ярыймы?

– Әлбәттә, мәчетләр бу сәдакаларны җыя. Әмма без аны мескен-ятимнәргә таратабыз.

 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.03.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»